Муниципальное Бюджетное Общеобразовательное Учреждение «Каенлинская средняя общеобразовательная школа» Нижнекамского муниципального района РеспубликиТатарстан/Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районының "Каенлы урта гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423555,Республика Татарстан,Нижнекамский муниципальный район, Каенлинское СП, с.Каенлы, ул.Школьная, д.17 |
| Телефон: | 8(8555)44-91-23 |
| E-Mail: | kaenly.nk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Каенлинская СОШ" НМР РТ |
| Руководитель: | Сулейманова Лейсан Ильдусовна |
| Год основания учреждения: | 1971 |
| У нас учатся: | 62 обучающийся/62 укучы, из них иностранных граждан 1 |
| У нас учат: | 13 учителей/13 укытучы |
Муниципальное Бюджетное Общеобразовательное Учреждение «Каенлинская средняя общеобразовательная школа» Нижнекамского муниципального района РеспубликиТатарстан/Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районының "Каенлы урта гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 101 102 103 104 105 ( 106 ) 107 108 109 110 >>
-
8 март - Халыкара хатын-кызлар көне 07.03.2017 Хөрмәтле укытучы апалар, әниләр, әбиләр, укучы кызларыбыз! Җир йөзенең бөтен матурлыгын Килә сезгә бүләк итәсе. Дөньядагы матур сүзләрнең дә, Иң җылысын сезгә әйтәсе. Имин булып атсын таң кояшы, Йөзегезгә нурлар сибелсен. Һәр яңа таң сезгә бетмәс шатлык Һәм гомерлек бәхет китерсен.

-
Ветеран укытучыларыбызны хөрмәтләп 07.03.2017 7 нче март көнне Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан мәктәпкә ветеран укытучыларны, техник хезмәткәрләрне кунакка чакырдык. Аларны мәктәп директоры Сөләйманова Л.И. һәм профсоюз рәисе Гарипов Р.Ф. бәйрәм белән котлап, истәлекле бүләкләр тапшырды. Укучылар җыр-биюләре белән сөендерде. Соңыннан бәйрәм чәй табыны янында дәвам итте.

-
"Хуш, әлифба!" 06.03.2017 Бүген 1 нче сыйныф укучылары "Әлифба" белән хушлаштылар. Бәйрәмгә әниләр дә килде. Алар да үзләренең бу китапны яттан белгәнлекләрен исбатладылар.

-
"Ягез әле, кызлар!" 06.03.2017 Көннең яктылыгы - кояшта, Күкнең матурлыгы - йолдызларда, Җирнең гүзәллеге - хатын-кызда. Әйе, хатын-кыз бөтен матурлыкны үзенә җыйган. Алай гына да түгел, алар әле уңган-булганнар да, җитез-өлгеләр дә. Бүген 2-4 нче сыйныф кызлары нәкъ шуны исбатлады. Чараны башлангыч сыйныф укытучысы Краснова Ф.Г. югары дәрәҗәдә оештырды.

-
"Тамчы - шоу" 05.03.2017 Бүген татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гарипова Л.Р. "Тамчы - шоу" интеллектуаль уены үткәрде. Уенда 7 нче сыйныф укучылары катнашты. Балалар үзләренең белемнәрен төрле юнәлешләр буенча күрсәтте.

-
Пионербол 01.03.2017 1 нче март көнне мәктәптә пионербол буенча ярыш узды. Ярышта 2-4 нче сыйныф укучыларыннан ике җыелма команда катнашты. Укучылар югары дәрәҗәдә осталык күрсәттеләр. Һәр команданың җанатарлары көч биреп торды. 2:0 исәбе белән җиңү яулаган "Ялкын" командасын котлыйбыз! Аларга уңышлар телибез!

-
"Бөтенрәсәй тыюлык дәресе" 27.02.2017 Бүген биология укытучысы Салахова Р.Р. 8 нче сыйныфта "Бөтенрәсәй тыюлык дәресе" үткәрде.

-
"Гилаев Р.Г. истәлегенә волейбол турниры" 23.02.2017 Традиция буенча 23 нче февраль көнне мәктәп укучысы Гилаев Р.Г. истәлегенә волейбол турниры үтте. Ярышта Рөстәмнең сыйныфташлары, дуслары, туганнары, укучылар командасы катнашты.

-
"Солдат җырлары фестивале" 22.02.2017 Хөрмәтле укытучы абыйлар, әтиләр, укучы егетләребез! Йөрәктән ташып чыккан хисләребезне, Бәйрәм белән котлау сүзләребезне Чын күңелдән сезгә җиткерәбез. Сез безнең күңелгә мәңгелек ышаныч. Сез көчле,сез батыр,сез-безнең куаныч. Сез-алтын багана,гаиләдә сез-терәк! Тынычлык-иминлек сагында сез кирәк. Бүген мәктәптә бәйрәм уңаеннан "Солдат җырлары фестивале" үтте. Чарага әти-әниләр дә килде.

-
"Хамелеон" хикәясе буенча спектакль 21.02.2017 Рус теле һәм әдәбияты укытучысы Гарипова Р.М. җитәкчелегендә 7-8 нче сыйныф укучылары А.П.Чеховның "Хамелеон" хикәясе буенча спектакль күрсәттеләр.










