Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия № 1» имени Мусы Джалиля Нижнекамского муниципального района Республики Татарстан\Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районының Муса Җәлил исемендәге “1 нче гимназия” муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423579, г. Нижнекамск, ул. Гагарина, д. 5 В |
| Телефон: | +7(855)-530-99-37 |
| E-Mail: | gimnaz1.nk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Гимназия №1" НМР РТ |
| Руководитель: | Ульданова Раиля Анасовна |
| Год основания учреждения: | 1991 |
| У нас учатся: | 420 учеников |
| У нас учат: | 28 Языки обучения: татарский и русский |
Новости гимназии №1
“Күңеле тулы моң булгач " дип исемләнгән әдәби –музыкаль очрашу кичәсе
Опубликовано: 18.12.201814 декабрь көнне Түбән Кама шәһәренең Габдулла Тукай исемендәге китапханәсендә балалар язучысы, шагыйрь, М.Җәлил исемендәге бүләк иясе, Г.Х.Андерсен исемендәге Почетлы диплом иясе, А.Алиш исемендәге, Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләкләре иясе Роберт Миңнуллинның тууына 70 ел тулу уңаеннан “Күңеле тулы моң булгач " дип исемләнгән әдәби –музыкаль очрашу кичәсе оештырылды. Китапханәчеләр язучының тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырдылар, Илһам Хисмәтуллин шагыйрь шигырьләренә язылган җырларны башкарды, шагыйрь Гәрәй Рәхим, юбилярны котлап, аңа изге теләкләрен теләде. Барыннан да элек, Роберт Миңнуллинның шигъриятендә Сөн елгасы, туган як каеннары, чишмәләре-таулары ярдәмендә гәүдәләнеш тапкан җир-су темасы; башка бер генә шагыйрьдә дә бу кадәр тирән һәм киң чагылыш тапмаган Әнкәй образы урын алуын, балалар күңеленә тирән үтеп керердәй итеп язылган шигырьләр, кечкенә киятләр, табышмаклар,сүз уйнатулар авторы булуын җиткерде. Чара барышында Роберт Миңнуллин бәйрәменә килгән һәркемгә рәхмәтләрен җиткерде, үзенең бәхетле булуын әйтте. «Күңел һаман унсигездә, ләкин бу хакыйкатькә туры килми. Яшь булып кыланмаска кирәк. Һәр яшьне кабул итә белергә, шул яшьтә яшәргә кирәк. Тәҗрибә, узган гомерем, эшләгән эшләремне, үземнең китапларымны бергә туплагач, җитмеш яшь килеп чыга. Дусларым, туганнарым, гаиләм янәшәсендә җитмеш яшькә аяк басу — зур шатлык. Аллаһы Тәгаләгә Шөкер итәм, чөнки шушы яшемне күрергә насыйп булды», — диде юбиляр.
К списку новостей














