• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

  • Главная
  • Организации по районам
  • Нижнекамский
  • Школы
  • Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия № 1» имени Мусы Джалиля Нижнекамского муниципального района Республики Татарстан\Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районының Муса Җәлил исемендәге “1 нче гимназия” муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе.

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия № 1» имени Мусы Джалиля Нижнекамского муниципального района Республики Татарстан\Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районының Муса Җәлил исемендәге “1 нче гимназия” муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 423579, г. Нижнекамск, ул. Гагарина, д. 5 В
Телефон: +7(855)-530-99-37
E-Mail: gimnaz1.nk@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Гимназия №1" НМР РТ
Руководитель: Ульданова Раиля Анасовна
Год основания учреждения: 1991
У нас учатся: 420 учеников
У нас учат: 28 Языки обучения: татарский и русский

Новости гимназии №1

Белем көне белән

Опубликовано: 03.09.2016

Р Премьер-министры урынбасары – ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Нәвап улы Фәттахов Белем көне белән котлый.

 

“Кадерле балалар! Мөхтәрәм педагоглар һәм ата-аналар! Сезне 1 сентябрь – Белем көне белән ихлас котлыйм.

Яңа уку елы башлана. Үзләренең тәрбиясендәгеләрне каршы алучы педагоглар өчен бу бәйрәм көне генә түгел, - әһәмиятле һәм җаваплы эшнең чираттагы этабы, ә мәктәп укучылары һәм студентлар өчен – белем эстәүнең һәм булачак һөнәргә ия булуның киеренке чагы.

Хөрмәтле балалар, кайсы мәктәптә – авыл яки шәһәр мәктәбендә укуыгызга карамастан, сез талантыгыз һәм сәләтегезгә тәңгәл сыйфатлы белем алсын өчен без барысын да эшләргә тырышабыз. Безнең өчен сез яхшы белемгә ия булуыгыз гына түгел, анализлый, кыю идеяләр бирә, югары максатлар куеп, аларга ирешә белүегез мөһим. Яхшы нәтиҗәләргә ирешер өчен сездә көч, ихтыяр, үҗәтлек һәм хезмәт сөючәнлек кебек сыйфатлар җитәр дип ышанам.

Гадәт буенча бу көнне беренче классларга аерым игътибар бирелә. Аларның саны ел да арта баруы куанычлы. Кадерле балалар, сезнең Белем иленә илтә торган юлдан беренче адымнарыгыз алга таба укуда һәм үзүсештә ныклы нигез булсын. Сезгә үҗәтлек һәм тырышлык телим. Мәктәп юлы сезнең өчен мавыктыргыч һәм җиңел булсын, җиңү һәм казанышлар шатлыгы китерсен.

Ата-аналарга балаларга күбрәк вакыт бирсеннәр, аларга терәк булсыннар, ярдәм итсеннәр, казанышларына куансыннар, ныклы һәм бәхетле гаилә булсыннар, дип телисе килә.

Республикабызда укытучылар буыннары тәрбияләнгән нигез булдырган педагогик хезмәт ветераннарына аерым рәхмәт. Ныклы сәламәтлек һәм иминлек сезгә!

Үземнең барлык коллегаларыма уңышлы уку елы, күтәренке күңел, яңа казанышларга һәм ачышларга омтылышлар, бөтен башлангычларда иҗадилык һәм уңышлар телим”, - диелә ТР Премьер-министры урынбасары – ТР мәгариф һәм фән министры Э.Н.Фәттаховның котлау текстында



К списку новостей