Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Гимназия №22" Нижнекамского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 423582, Республика Татарстан, Нижнекамский район, г. Нижнекамск, ул. Менделеева, д. 15А |
| Телефон: | +7(855)-536-73-62;+7(855)-536-74-73 |
| E-Mail: | gimnaz22.nk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Гимназия №22" НМР РТ |
| Руководитель: | Шумилова Екатерина Петровна |
| Год основания учреждения: | 1987 |
| У нас учатся: | 1030 учеников, из них иностранных граждан 6 |
| У нас учат: | 54 педагога |
Новости гимназии №22 г.Нижнекамска
Укучыларны «Талир тәңкә» ансамбле чыгышы сокландырды
Опубликовано: 20.03.2014
Бүген, 20нче март көнне, гимназиябезнең актлар залында «Талир тәңкә» фольклор ансамбле чыгыш ясады. Концертны карарга килгән укучылар җыр-моң дөньясына чумды. Сәхнәдән татар халык җырларын, түгәрәк уеннарын, биюләрен сокланып тамаша кылдык.
«Талир тәңкә»нең оста гармунчыларын сәхнәдән тиз генә җибәрәсе килмәде, дәррәү кул чабып кат-кат сәхнәгә чакырдык. Җырчылар Кәүсәр Камалиев, Нургали Дәүләтшин, Флүр Гайнемөхәммәтов, Корбанбикә Кәримова, Гөлфирә Фәрхиева, Рания Сәлахиева, Җәүһәрия Хуҗиналар укучыларны үзләренең моңлы тавышлары белән таң калдырды.
Мәктәпнең татар теле укытучылары «Талир тәңкә» коллективына һәм җитәкчеләре Флүр Гайнемөхәммәтовка зур рәхмәтләрен белдереп, киләчәктә иҗади уңышлар телиләр.
«Талир тәңкә», синең чулпыларың
Биегәндә зың-зың чыңлыйдыр.
Халкыбызның асыл җәүһәрләре
Сәхнәләрдә күңел яулыйдыр.
К списку новостей














