Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Гимназия №22" Нижнекамского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 423582, Республика Татарстан, Нижнекамский район, г. Нижнекамск, ул. Менделеева, д. 15А |
| Телефон: | +7(855)-536-73-62;+7(855)-536-74-73 |
| E-Mail: | gimnaz22.nk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Гимназия №22" НМР РТ |
| Руководитель: | Шумилова Екатерина Петровна |
| Год основания учреждения: | 1987 |
| У нас учатся: | 1030 учеников, из них иностранных граждан 6 |
| У нас учат: | 54 педагога |
Новости гимназии №22 г.Нижнекамска
5Б сыйныфы укучылары дөньядагы иң якын газиз кешеләре өчен «Әниемнең җылы кочагы» дип исемләнгән бәйрәм кичәсе үткәрде
Опубликовано: 14.12.2019
2019нчы елның 12нче декабрендә Мөхлисуллина Г.Н. җитәкчелегендә 5Б сыйныфы укучылары дөньядагы иң якын газиз кешеләре өчен «Әниемнең җылы кочагы» дип исемләнгән бәйрәм кичәсе үткәрде.
- Әни! Бу сүздә күпме наз, җылылык, сөю һәм серле көч! - Әни – һәркем өчен дә иң кадерле, иң сөйкемле зат ул.
- Әни күзләре... алар шундый мөлаем һәм ягымлы!
- Әнкәйнең куллары – иң йомшак, иң җылы, иң кадерле куллар! Шул куллар кагылуга, башыңнан бер сыйпауга, бөтен борчуларың онытыла.
- Әнкәй сүзләре... Алар шундый акыллы, шундый татлы, туң йөрәкләрне эретерлек җылы!
Әлбәттә, мондый җылы матур сүзләр һәр баланың күңелендә, телендә, йөрәгендә. Бу сүзләрне кадерле кешеләребезгә бертуктаусыз әйтеп торырга мөмкин. Алар чишмә суыдай челтерәп ага.
Шушы матур сүзләр концертның һәр номерында яңгырады. Укучылар бәйрәм кичәсендә үзләренең зур тырышлыклары, кабатланмас дулкынланулары белән, эчке халәтләре белән, әниләрен хисләндереп, бик матур чыгыш ясадылар: җырлар җырланды, биюләр биелде, фортепианода виртуозча әсәрләр уйналды, сәхнәләштерүләр урын алды, оттырышсыз лотерея, «Дүрт рәсем – бер сүз» уеннары уйнатылды.
Финал җыры башкарылганда, «җимешләр» яраткан әниләренә чәчәк бәйләме бүләк итте.
Соңыннан 5Б сыйныфы укучылары әниләре белән бергә, зур тату гаилә булып, истәлек фотосурәтенә төштеләр.
К списку новостей














