• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

МАДОУ «Детский сад общеразвивающего вида №83" Нижнекамский муниципальный район Республики Татарстан

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 423570, РТ, Нижнекамский район, г. Нижнекамск, ул.Баки Урманче, д.5
Телефон: +7(855)-536-02-67
E-Mail: Dou83.Nk@tatar.ru ВК: https://vk.com/club211539041
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МАДОУ "Детский сад общеразвивающего вида №83" НМР РТ
Руководитель: Гимранова Лилия Шарипяновна
Год основания учреждения: 1991
У нас учатся: 181 воспитанников
У нас учат: 20 педагогов

Новости детского сада №83

Гаилә хәзинәләре

Опубликовано: 20.04.2026

Безнең «Умырзая» балалар бакчасында «Гаилә хәзинәләре» исемендәге балалар һәм гаилә иҗаты фестиваль-конкурсы узды.
Бу чара унынчы тапкыр оештырылды һәм милли гаиләләр арасында зур кызыксындыру тудырды. Конкурс белән кызыксынучылар елдан-ел арта, быел катнашучылар саны 40 якын. Ике этапта уңышлы рәвештә үткән фестиваль милли гәиләләрнең иҗат потенциалын яктыртты. Мәскәү, Санкт-Петербург һәм Ижау шәһәрләреннән, Татарстанның данлыклы шәһәрләре – Казан, Яр Чаллы, Түбән Кама, Алабуга вәкилләре, шулай ук Актаныш, Арча, Норлат районнарыннан матур гаилә командалары чарада актив катнаштылар.
Бу фестиваль-конкурсның төп бурычы – татар халкының бай гаилә традицияләрен саклап калу һәм үстерү аркылы балаларда туган телгә карата мәхәббәт тәрбияләү, шулай ук гаилә иҗатын җанлындыру иде.
Фестивальнең күренекле жюри составы: Фирдавис Ханов, Васил Камалов, Мансур Ганиев, Гөлсинә Галиуллина, Рәзина Хәйдәровна– катнашучыларның милли образы, тел байлыгы, иҗади осталыгы буенча чыгышларын бәяләде.
Ун еллык тарихы булган бәйгене югары дәрәҗәдә оештыруда мөхим өлеш керткән «Татнефть» акционерлык җәмгыяте генераль директоры, җиденче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Илшат Сәлаховка, «Татнефть» хәйрия фонды директоры Эльмира Газизовага, «Ак калфак» хатын-кызлар иҗтимагый оешма җитәкчесе Гөлсинә Галиуллинага чиксез рәхмәтебезне һәм тирән хөрмәтебезне белдерәбез. Аларның матди ярдәме безнең мәдәни чарабызны уңышлы уздыруда зур роль уйнады.
Быелгы бәйге Габдулла Тукайның 140 еллыгы һәм Халыклар бердәмлеге елы уңаеннан оештырылды. Ике билгеле дата бергә килеп, безгә үткәннәрне, рухи мирасыбызны искә төшерү, милли байлыгыбызны саклау һәм төрле милләт кешеләре арасындагы бердәмлекне, дуслыкны ныгыту мөмкинлеге бирде. Бәйгедә катнашучылар милли горурлык, туган тел, халыклар дуслыгы темаларын үз иҗатларында чагылдырдылар.
Фестиваль бик күңелле һәм тылсымлы булды! Зал тамашачылар белән тулы иде – һәрбер чыгыштан соң алкышлар һәм чын күңелдән рәхмәтләр яңгырады. Сәхнәдә күтәренке рух, уңай энергия тоелды: бу атмосфера барлык залны үз-үзенә тартып алды, һәрберенә шатлык һәм горурлык хисләре китерде.
Барлык катнашучылар төрле номинацияләрдә җиңүгә ирештеләр, дипломнар һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнделәр. Конкурс йомгаклары буенча барлык биремнәрне үтәү нәтиҗәсендә Актаныш авылының 7 нче «Алтынчәч» балалар бакчасыннан Бикмөхәммәтовлар гаиләсе абсалют җиңүче булып Гран-при яулады.
«Халык җыры» номинациясендә җиңүчеләр:
- 1 нче урын - Түбән Кама шәһәренең 83 нче «Умырзая» балалар бакчасыннан Корбановлар гаиләсе;
- 2 нче урын - Яр Чаллы шәһәренең 98 нче «Балачак планетасы» балалар бакчасыннан Габидиновлар гаиләсе;
- 3 урын – Яр Чаллы шәһәренең 127 нче «Дуслар» балалар бакчасыннан Сабирҗановлар гаиләсе;

 

«Нәфис сүз» номинациясендә җиңүчеләр:
- 1 нче урын - Яр Чаллы шәһәренең 109 нчы «Курай» балалар бакчасыннан Усмановлар гаиләсе;
- 2 урын – Түбән Каманың 86 нчы «Кыңгыраулар» балалар бакчасыннан Закировлар гаиләсе;
- 3 урын – Яр Чаллы шәһәренең 5 нче «Теремок» балалар бакчасыннан Ибраһимовлар гаиләсе;

 

«Халык бию» номинациясендә җиңүче:
- 1 урын – Түбән Каманың 93 нче «Әллүки» балалар бакчасыннан Нуруллиннар гаиләсе;
- 2 урын – Актаныш авылының 2 нче «Ромашка» балалар бакчасыннан Ахметовлар гаиләсе;
- 3 урын – Мәскәү шәһәренең 1516 нчы балалар бакчасыннан Поповлар гаиләсе.

 

Фестиваль беткәч тә, аның рухы чәй өстәле янында дәвам итте – дуслык, ихласлык һәм туган ил турында. Җылы һәм дуслык тулы булган бу вакыт, күңелләрдә озак сакланырлык хәтирәләр калдырды. Катнашучылар да, тамашачылар да уңай хисләр алды – күпләр үз гаиләләре өчен чын күңелдән горурланалар



К списку новостей