МАДОУ «Детский сад общеразвивающего вида №83" Нижнекамский муниципальный район Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 423570, РТ, Нижнекамский район, г. Нижнекамск, ул.Баки Урманче, д.5 |
| Телефон: | +7(855)-536-02-67 |
| E-Mail: | Dou83.Nk@tatar.ru ВК: https://vk.com/club211539041 |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МАДОУ "Детский сад общеразвивающего вида №83" НМР РТ |
| Руководитель: | Гимранова Лилия Шарипяновна |
| Год основания учреждения: | 1991 |
| У нас учатся: | 181 воспитанников |
| У нас учат: | 20 педагогов |
МАДОУ «Детский сад общеразвивающего вида №83" Нижнекамский муниципальный район Республики Татарстан - новости
Страницы: ( 1 ) 2 3 4 5 6 7 8 9 10 >>
-
Год единства народов России 31.12.2026

По решению президента Российской Федерации Владимира Владимировича Путина 2026 год объявлен Годом единства народов России. Цель инициативы - укрепить межнациональное согласие и взаимопонимание, пресечь попытки разжигания межнациональной розни, популяризировать идею единства многонационального народа России и сохранить культурное многообразие страны.
-
Год воинской и трудовой доблести в Республике Татарстан 30.12.2026

2026 год в Республике Татарстан объявлен Годом воинской и трудовой доблести. Ожидается, что в течение года пройдет комплекс мероприятий: образовательных, социальных и мемориальных, направленных на сохранение историчекой памяти, поддержку ветеранов, участников СВО и их семей, а также на воспитание молодёжи на примерах служения Родине.
-
Год Первостроителей в городе Нижнекамске 29.12.2026

Глава Нижнекамского района, мэр Нижнекамска Радмир Беляев объявил 2026 год в городе Годом Первостроителей. Решение было принято на первом заседании организационного комитета по подготовке и празднованию 60-летия Нижнекамска. По словам Радмира Ильдаровича, юбилейный год объединит сразу три ключевых вектора: 60-летие со дня основания города, Год единства России и Год вонской и трудовой доблести Республики Татарстан. "Все они подчеркивают главную идею юбилейногго года - уважение к труду, истории и людям, которые создавали и продолжают развивать Нижнекамск", - отметил мэр.
-
Сабантуй 05.06.2026

Сабан туе, хезмәт туе
Бәхет һәм шатлык туе
Җырлап, биеп, уйнап, көлеп
Бәйрәм итик көн буе!
Язгы кыр эшләре тәмамлангач, халкыбыз милли бәйрәмен- Сабан туен үткәргән. Сабан туе- хезмәт, дуслык бәйрәме.
Сабан туе алдыннан өйдән- өйгә йөреп, бүләк җыйганнар.
Безнең бакчада да Сабантуй мәйданы гөрләп торды: балалар бәйрәмгә багышлап җырлар җырладылар, сабантуеда гына уйнала торган уеннарны уйнадылар: чүлмәк вату, чиләк белән су ташу, капчык киеп сикерү, аркан тартыш, көрәш, һ.б. Һәркем уеннарда катнашып, бүләк алырга омтылды.
Бәйрәм балаларның күңеленә хуш килде. Алар башка Сабан туйларында да катнашу теләге белән таралыштылар -
Движение первых - итоговое мероприятие 26.05.2026

Для наших воспитанников подготовительных к школе групп №4 и №10 учебный год стал особенно важным - они весь год были в Движении вместе с наставниками - учащимися Гимназии №2 имени Баки Урманче.
Наши наставники снова были у нас в гостях - вручали значки, а дошкольники презентовали древо семьи. -
Акыллы уеннар 20.05.2026

Казанда мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен «Акыллы уеннар» программасы буенча республика чемпионаты узды.
Әлеге зур чарада безнең балалар бакчасы данын яклап Миннегалиев Айзат һәм Мещанов Кирилл энисе белэн катнаштылар. Без чиксез горурланабыз.
Аларга чыгыш ясарга ярдәм итүе өчен аерым рәхмәтебезне педагогларга һәм әти-әниләргә җиткерәсебез килә. -
Бәхетле гаилә — парлы канат! 13.05.2026

Бүген Халыклар дуслыгы йортында «Мин бәхетле гаиләм белән» исемле бәйгенең соңгы, йомгаклау финалы узды. Бәйрәм гаҗәеп җылы, якты һәм дустанә мохиттә үтте.Кадерле 83 нче «Умырзая» балалар бакчасы намусын бу бәйгедә иң тату, иң үрнәк һәм бердәм Миңнегалиевлар гаиләсе югары дәрәҗәдә яклады! Алар үзләренең бердәмлекләрен, осталыкларын һәм бер-берсенә булган олы мәхәббәтләрен сәхнәдә бик матур итеп күрсәттеләр. Миңнегалиевлар гаиләсенә барлык сынауларны да уңышлы үтеп, бакчабыз исемен зурлап йөрткәннәре өчен чиксез рәхмәтебезне белдерәбез! Без сезнең белән чын күңелдән горурланабыз!
«Умырзая» балалар бакчасы коллективы һәм дуслары исеменнән Миңнегалиевларга алга таба да гаилә җылылыгы, иминлек, яңадан-яңа уңышлар һәм һәрчак шулай үрнәк булып калуларын телибез! -
Акция «Георгиевская ленточка» 07.05.2026

Воспитанники группы № 4 гордостью приняли участие в акции с девизом «Мы помним, мы гордимся»
Наши маленькие патриоты с большим энтузиазмом
своими руками изготовили бутоньерки с георгиевской ленточкой — каждая получилась уникальной и очень трогательной;
с улыбками и гордостью раздавали ленточки прохожим на улице и сотрудникам детского сада, рассказывая о значении этого символа;Детский сад стал точкой памяти: здесь не просто раздают ленточки, а передают эстафету уважения и благодарности. Ребята поняли главное: помнить — значит беречь историю, гордиться — значит быть частью великой традиции!
-
Без - Тукай оныклары 27.04.2026

Апрель җитсә, исемең
Җырына куша тургай.
Милләтемнең кояшы ул
Нурлы Габдулла Тукай.Бүген бакчабызда 7 нче зурлар төркеме балалары катнашында "Без - Тукай оныклары" әдәби - музыкаль кичә булды.
Кичә барышында балалар бөек шагыйребез Габдулла Тукай шигырьләрен сәнгатьле итеп сөйләделәр, аның сүзләренә язылган җырларын җырладылар
Габдулла Тукай әкиятләре геройлары кунакка килү бәйрәмне тагын да җанландырды, ямь өстәде. Балаларның Габдулла Тукай әсәрләрен кечкенәдән белеп, өйрәнеп үсүләре бик күңелле күренеш. -
Гаилә хәзинәләре 20.04.2026

Безнең «Умырзая» балалар бакчасында «Гаилә хәзинәләре» исемендәге балалар һәм гаилә иҗаты фестиваль-конкурсы узды.
Бу чара унынчы тапкыр оештырылды һәм милли гаиләләр арасында зур кызыксындыру тудырды. Конкурс белән кызыксынучылар елдан-ел арта, быел катнашучылар саны 40 якын. Ике этапта уңышлы рәвештә үткән фестиваль милли гәиләләрнең иҗат потенциалын яктыртты. Мәскәү, Санкт-Петербург һәм Ижау шәһәрләреннән, Татарстанның данлыклы шәһәрләре – Казан, Яр Чаллы, Түбән Кама, Алабуга вәкилләре, шулай ук Актаныш, Арча, Норлат районнарыннан матур гаилә командалары чарада актив катнаштылар.
Бу фестиваль-конкурсның төп бурычы – татар халкының бай гаилә традицияләрен саклап калу һәм үстерү аркылы балаларда туган телгә карата мәхәббәт тәрбияләү, шулай ук гаилә иҗатын җанлындыру иде.
Фестивальнең күренекле жюри составы: Фирдавис Ханов, Васил Камалов, Мансур Ганиев, Гөлсинә Галиуллина, Рәзина Хәйдәровна– катнашучыларның милли образы, тел байлыгы, иҗади осталыгы буенча чыгышларын бәяләде.
Ун еллык тарихы булган бәйгене югары дәрәҗәдә оештыруда мөхим өлеш керткән «Татнефть» акционерлык җәмгыяте генераль директоры, җиденче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Илшат Сәлаховка, «Татнефть» хәйрия фонды директоры Эльмира Газизовага, «Ак калфак» хатын-кызлар иҗтимагый оешма җитәкчесе Гөлсинә Галиуллинага чиксез рәхмәтебезне һәм тирән хөрмәтебезне белдерәбез. Аларның матди ярдәме безнең мәдәни чарабызны уңышлы уздыруда зур роль уйнады.
Быелгы бәйге Габдулла Тукайның 140 еллыгы һәм Халыклар бердәмлеге елы уңаеннан оештырылды. Ике билгеле дата бергә килеп, безгә үткәннәрне, рухи мирасыбызны искә төшерү, милли байлыгыбызны саклау һәм төрле милләт кешеләре арасындагы бердәмлекне, дуслыкны ныгыту мөмкинлеге бирде. Бәйгедә катнашучылар милли горурлык, туган тел, халыклар дуслыгы темаларын үз иҗатларында чагылдырдылар.
Фестиваль бик күңелле һәм тылсымлы булды! Зал тамашачылар белән тулы иде – һәрбер чыгыштан соң алкышлар һәм чын күңелдән рәхмәтләр яңгырады. Сәхнәдә күтәренке рух, уңай энергия тоелды: бу атмосфера барлык залны үз-үзенә тартып алды, һәрберенә шатлык һәм горурлык хисләре китерде.
Барлык катнашучылар төрле номинацияләрдә җиңүгә ирештеләр, дипломнар һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнделәр. Конкурс йомгаклары буенча барлык биремнәрне үтәү нәтиҗәсендә Актаныш авылының 7 нче «Алтынчәч» балалар бакчасыннан Бикмөхәммәтовлар гаиләсе абсалют җиңүче булып Гран-при яулады.
«Халык җыры» номинациясендә җиңүчеләр:
- 1 нче урын - Түбән Кама шәһәренең 83 нче «Умырзая» балалар бакчасыннан Корбановлар гаиләсе;
- 2 нче урын - Яр Чаллы шәһәренең 98 нче «Балачак планетасы» балалар бакчасыннан Габидиновлар гаиләсе;
- 3 урын – Яр Чаллы шәһәренең 127 нче «Дуслар» балалар бакчасыннан Сабирҗановлар гаиләсе;«Нәфис сүз» номинациясендә җиңүчеләр:
- 1 нче урын - Яр Чаллы шәһәренең 109 нчы «Курай» балалар бакчасыннан Усмановлар гаиләсе;
- 2 урын – Түбән Каманың 86 нчы «Кыңгыраулар» балалар бакчасыннан Закировлар гаиләсе;
- 3 урын – Яр Чаллы шәһәренең 5 нче «Теремок» балалар бакчасыннан Ибраһимовлар гаиләсе;«Халык бию» номинациясендә җиңүче:
- 1 урын – Түбән Каманың 93 нче «Әллүки» балалар бакчасыннан Нуруллиннар гаиләсе;
- 2 урын – Актаныш авылының 2 нче «Ромашка» балалар бакчасыннан Ахметовлар гаиләсе;
- 3 урын – Мәскәү шәһәренең 1516 нчы балалар бакчасыннан Поповлар гаиләсе.Фестиваль беткәч тә, аның рухы чәй өстәле янында дәвам итте – дуслык, ихласлык һәм туган ил турында. Җылы һәм дуслык тулы булган бу вакыт, күңелләрдә озак сакланырлык хәтирәләр калдырды. Катнашучылар да, тамашачылар да уңай хисләр алды – күпләр үз гаиләләре өчен чын күңелдән горурланалар








