муниципальное автономное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад общеразвивающего вида № 49" Нижнекамского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районы "49-нчы санлы гомуми үстерелешле балалар бакчасы" муниципаль үзидарә мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423584, Республика Татарстан, город Нижнекамск, проспект Шинников, 75А |
| Телефон: | 8(8555)39-14-52 |
| E-Mail: | Dou49.Nk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МАДОУ "Детский сад общеразвивающего вида №49" НМР РТ |
| Руководитель: | Хайдарова Радина Гусмановна |
| Год основания учреждения: | 1983 |
| У нас учатся: | 105 |
| У нас учат: | 12 |
Новости детского сада №49
Методик берләшмә "Балачак-уйнап-көлеп үсәр чак"
Опубликовано: 22.11.2017Гомумүстерелешле 49 нчы балалар бакчасында татар телендә эшләүче тәрбиячеләрнең методик берләшмәсенең “Балачак – уйный-уйный үсәр чак” дип исемләнгән шәһәркүләм күрсәтмә чарасы узды.Чарада шәһәр бакчаларыннан тәрбиячеләр,методик берләшмә җитәкчесе- 39 нчы бакчаның өлкән тәрбиячесе Нурзия Мирхазова,мөхтәрәм аксакаллар, шәһәрнең Кол Гали исемендәге милли китапханәсе мөдире Гүзәлия Гыйбадуллина катнаштылар.
Бүгенге көн өчен иң мөһим мәсьәләләрдән булган милләтара дус-тату, толерантлы яшәү күнекмәләрен тәрбияләү эше балалар бакчасыннан ук башлана.49нчы бакчада узган методик берләшмә утырышында төрле милләт халыкларының мәдәниятенә, гореф-гадәтләренә,йола-бәйрәмнәренә нигезләнгән уеннар,осталык дәресләре, дәрес үрнәкләре күрсәтелде. Шәһәребездә дус-тату гомер итүче төрле халыкларның уеннары, аларның башкарылу үзенчәлекләрен,атрибутикаларны ошбу бакчага йөрүче төрле яшьтәге балаларның яхшы белүләре, теләп катнашулары чарага килүчеләрне сокландырды.Бу бакча эшчәнлегендә әлеге уеннарның даими үткәрелүе, бу юнәлештәге ниндидер нәтиҗәләргә ирешүләре хакында сөйли.
Шәһәребезнең 42,64, 68, 33,22, 13,53, 32, 39,74 нче балалар бакчалары тәрбиячеләре дә үзләренең бу өлкәдәге эш тәҗрибәләре белән уртаклаштылар. Ә алар күптөрле һәм бик тә кызыклы икән! Тәрбиячеләрнең бу өлкәдәге күпкырлы эшчәнлеге алар тәкъдим иткән күргәзмәләрдә, осталык дәресләрендә, видеопрезентацияләрдә ачык чагылды һәм телебез, гореф-гадәтләребезнең,төрледән-төрле уен-күнекмәләребезнең саклануына, киләчәк буыннарда да куллануына ышаныч тудырды.
Берләшмә утырышында чыгыш ясаган милли китапханә мөдире Гүзәлия Гыйбадуллина катнашучыларны үз белемнәрен тагы да камилләштерергә һәм бу өлкәдә китапханәләргә кергән яңа әдәбият белән танышырга кирәклегенә басым ясады. Шәһәребезнең Аксакаллар шурасы әгъзасы Мансур ага Ганиев милли тәрбия өлкәсендәге даими үрнәк эшчәнлекләре өчен бакча коллективына, аның җитәкчесе Рәдинә Госман кызына, өлкән тәрбияче Гөлнара Хәйрулла кызына аксакаллар исеменнән рәхмәтләрен ирештерде. Методик берләшмә җитәкчесе Нурзия Рашит кызы чараның бик уңышлы узуына басым ясап, халыклар дуслыгы мәсьәләсенең мөһимлеген ассызыклады, бергә һәм бердәм булганда гына илдә-көндә тынычлык сөрәчәк дигән фикерне үткәреп берләшмә утырышын тәмалады.
К списку новостей







