Муниципальное автономное общеобразовательное учреждение города Набережные Челны «Средняя общеобразовательная школа №35 с углубленным изучением отдельных предметов» / Яр Чаллы шәhәренең “Аерым предметлар тирәнтен өйрәнелә торган 35нче урта гомуми белем бирү мәктәбе” муниципаль автономияле гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 423812, Республика Татарстан, г. Набережные Челны, Новый город, б-р 60-летия Октября, д. 10 (7/14) |
Телефон: | +7(8552) 58-51-81 (приёмная); 8-927-462-35-70 (бассейн) |
E-Mail: | sch35_chelny@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МАОУ "СОШ №35 с УИОП" |
Руководитель: | Альменеев Александр Геннадьевич |
Год основания учреждения: | 1980 |
У нас учатся: | 1747 учеников |
У нас учат: | 101 учитель |
Новости МАОУ СОШ №35
Конкурс чтецов,посвященный к дню рождения М. Джалиля
Опубликовано: 15.02.2025Янып калсын гомерең маяк булып...
15 февраль көнне татар халкының бөек улы, герой- шагыйрь Муса Җәлилнең туган көне.
Ел саен бөек шагыйрьнең туган көне кысаларында бик күп чаралар үткәрелә. Муса Җәлилнең туган көненә багышланган класс сәгатьләре белән «Җәлил атналыгы» башланып китте. 17 нче февраль көнне мәктәбебез укучылары «Янып калсын гомерең маяк булып...» дип исемләнгән нәфис сүз остасы бәйгесендә катнаштылар. Бәйге татар шагыйре Муса Җәлилнең иҗатын яңадан бер кат искә төшереп, яшь буынның аны өйрәнүе һәм хөрмәтләве өчен яхшы мөмкинлек булды. Бәйгедә катнашучылар каһарман шагыйрь шигырьләрен сөйләделәр һәм сәхнәләштерделәр. Аларның тырышлыгы һәм талантлары һәркемне сокландырды.
«Янып калсын гомерең маяк булып...» – , дип язган Муса Җәлил. Безнең өчен аның исеме дә җырга әверелде, республикабыз чикләрен үтеп, бөтен дөньяда яңгырады. Кешеләр аның тоткынлыкта, үләр алдыннан иҗат иткән шигырьләрен укып таң калды, аларны шагыйрьнең сынмас рухы, көче сокландырды. Муса Җәлилнең исеме тарих битләренә алтын хәрефләр белән язылган, үзе үлсә дә, аның исеме, шигырьләре мәңгелек.
К списку новостей