Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Средняя общеобразовательная школа №3» г. Набережные Челны/ Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе «3 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе»
Визитная карточка
| Адрес: | 423800, г. Набережные Челны, пер. Юности, д. 1 (6/16) |
| Телефон: | +7(855)-270-40-37 |
| E-Mail: | S3.Nc@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "СОШ №3" |
| Руководитель: | Хамадеева Альфия Мансуровна |
| Год основания учреждения: | 1971 |
| У нас учатся: | 697 учащихся |
| У нас учат: | 37 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Средняя общеобразовательная школа №3» г. Набережные Челны/ Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе «3 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе» - новости
Страницы: 1 2 3 4 5 6 7 8 ( 9 ) 10 >>
-
Урок финансовой грамотности 07.12.2024

2024 нче елның 7 нче декабрендә 3 нче мәктәптә 8-9 нчы сыйныфлар өчен финанс грамотлылыгы дәресе үтте. Ул “Экономика развития” Халык программасы юнәлеше кысаларында Яр Чаллы шәһәре советы депутаты, “Твой дом” төзелеш компаниясе директоры Бадиков Рубин Әбүзәр улы катнашында үтте. Дәрес укучыларда зур тәэсир калдырды, алар финанс грамотлылыгы тәҗрибәсе алдылар
-
Открытие памятной доски 07.12.2024

Сегодня в школе прошло трогательное событие – открытие памятной доски в память о выпускниках школы погибших при исполнении служебного воинского долга в ходе специальной военной операции на Украине.
Имена выпускников: Ахметзянов Ильнур Фирдусович, , Чекашов Виталий Викторович, Шигапов Раис Ингелович
Героями не рождаются, ими становятся, проходя через нелёгкие испытания и проявляя в самый трудный час невероятное мужество и самоотверженность, забывая о себе во имя Родины.
Для каждого человека важна память: память о тех героях, которые спасли мир от фашистских захватчиков, кто защищал и сейчас продолжает защищать свою малую Родину, свою семью и своих родственников. Наша святая обязанность - помнить подвиги героев и передавать их из поколения в поколение.
Низкий поклон всем семьям погибших героев!
Минутой молчания собравшиеся почтили память не вернувшихся домой солдат.3 нче мәктәпне тәмамлаган һәм махсус хәрби операциядә геройларча һәлак булган солдатларга Истәлек тактасы ачу тантанасы узды. Тантанада мәктәпнең алдынгы укучылары, активистлар катнашты.
Бу дата уңаеннан мәктәп укучылары “Солдат булып тумыйлар” темасына багышланган шигырь, плакатлар конкурсларында катнаштылар. Һәр чара укучыларда патриотик тәрбия бирүгә зур этәргеч ясый, геройлар белән горурлану хисләре уята.
Больше информации и фото https://vk.com/wall-60064399_3080
-
Татар кызы 28.11.2024

27 нче ноябрь көнне шәһәребезнең “1 нче санлы балалар иҗат йорты”нда “Татар кызы” бәйгесенең сайлап алу туры узды. Бәйгедә шәһәрнең 34 мәктәбеннән татар кызлары катнашты. 3 нче мәктәп данын 3 а сыйныфы укучысы Фатихова Инзилә яклады. Инзилә белән аның әнисе, укытучысы Фатихова Илһамия Равил кызы да катнашты. Инзиләнең дуслары , Гүзәлия Накыйп кызы җитәкчелегендәге бию коллективы аның чыгышына тагын да ямь өстәделәр. Инзилә мәктәпнең алдынгы укучысы: ул “5” ле билгеләренә генә укый. Мәктәптә , шәһәр, республика күләмендә үткәрелгән төрле чараларда актив катнаша, призлы урыннар ала. Инзиләнең яраткан шөгыльләре бик күп: ул җырларга да,биергә дә, шигырь укырга да ярата. Музыка мәктәбенең фортепиано һәм хореография классларында да белем ала. Сайлап алу турында 9 укучы финалга чыкты. Инзиләбез финал бәйгесенә әзерләнә. Финал 10.12.2024 узачак. Аңа уңышлар телибез.
-
Канатлар сере Сак- Сок 27.11.2024

26 нчы ноябрь көнне “Энергетик” мәдәният сараенда Яр Чаллы филармониясе артистлары тарафыннан “ Канатлар сере Сак- Сок” балалар мюзиклы куелды. 3 нче мәктәпнең 6-9 сыйныф укучылары да бу мюзиклны бик теләп карадылар. Югары дәрәҗәдә куелган мюзикл бер генә укучыны да битараф калдырмады. Зур зәвык белән бизәлгән сәхнә, тере тавыш, матур костюмнар,балалар биюе, тере оркестр – барысы да югары профессионализм белән башкарылды. Бу мюзикл зур тәрбияви мәгънәгә ия: бары тик ата- ана мәхәббәте, балаларның ата- анага карата хөрмәте генә барлык авырлыкларны җиңәчәк.
-
ПО СОБЛЮДЕНИЮ ЗАКОНОДАТЕЛЬСТВА О ПРОТИВОДЕЙСТВИИ КОРРУПЦИИ
22.11.2024
смотреть: ПАМЯТКА ПО СОБЛЮДЕНИЮ ЗАКОНОДАТЕЛЬСТВА О ПРОТИВОДЕЙСТВИИ КОРРУПЦИИ
-
Бөтендөнья игелеклелек көне 13.11.2024

13 ноябрь - Бөтендөнья игелеклелек көне❤
Күп кенә илләр өчен ел саен 13 ноябрьдә Бөтендөнья игелек көнен бәйрәм итү бик яхшы традициягә әверелде. Бөтендөнья игелек һәм әдәплелек көне-бөтен дөнья буенча кешеләр бер-берсенә карата игелекле һәм әдәпле булырга чакырыла торган үзенчәлекле көн.Тәрбия буенча директор киңәшчесе Гарипова А. Н. җитәкчелегендә игелекле эшләрдә актив катнашалар
-
Татарча диктант 08.11.2024

Бөтен дөнья татарча яза!
8 нче ноябрь көнне Яр Чаллы шәһәренең 3 нче урта мәктәбендә Бөтендөнья “Татарча диктант” акциясе үтте. Диктант тексты татар халкының яраткан язучысы Шәриф Камалның “Матур туганда” романыннан алынган. Акциядә 3 нче мәктәп җитәкчеләре, укытучылары, укучылары белән беррәттән әти- әниләр дә актив катнашты. Башка милләт вәкилләре дә диктант язуда теләп катнаштылар. Диктантны барлыгы 377 кеше язды. Акциядә төрле яшьтәге кешеләр катнашты. Иң өлкән диктант язучыга- 62 яшь, иң кечесенә-11 яшь. Акция уңышлы, оешкан төстә үтте.
-
Көзге каникуллар.
07.11.2024
3 нче урта мәктәбендә көзге каникулларда татар телендә чаралар оештырылды. 5 сыйныф укучылары “Татар халык уеннары” темасы буенча презентация якладылар, “Йөзек салыш” уенын өйрәнделәр. Шулай ук “Татар кызы” бәйгесенә әзерлек эшләре барды. Бәйге мәктәпнең башлангыч сыйныф укучылары арасында узачак. Укучылар татар телекндә шигырьләр, җырлар, халык биюләре өйрәнделәр, сәхнә әсәрләренә төшенделәр. Шәһәр турында мәктәпкүләм бәйгедә җиңгән укучы катнашачак.
-
Татарча диктант 07.11.2024

Игътибар! Белдерү!
8 нче ноябрь көнне сәгать 10.00 да 3 нче урта гомуми белем бирү мәктәбендә “Татарча диктант” акциясе уздырыла.
Дөньякүлəм «Татарча диктант» акциясе «2014–2020 елларда Татарстан Республикасы дəүлəт теллəре һəм Татарстан Республикасындагы башка теллəрне саклау, өйрəнү һəм үстерү» дəүлəт программасын гамəлгə ашыру кысаларында уздырыла башлады. Бүгенге көндə акция Татарстан Республикасының «Татар халкының милли үзенчəлеген саклау» дəүлəт программасын гамəлгə ашыру кысаларында уздырыла.
Гомуми нигезлəр
1. Əлеге нигезлəмə 2024 нче елда «Татарча диктант» татар теленнəн дөньякүлəм белем тикшерү акциясенең уздыру тəртибен һəм шартларын билгели (алга таба – Акция);
2. Акция түбəндəге дəрəҗəлəрдə катнашуны күз уңында тота:
- татар телен башлангыч дəрəҗəдə белү;
- татар телен камил белү;
3. Акция – ел саен уздырыла һəм телəге булган һəр кеше катнаша ала торган бушлай белем бирү акциясе.
4. Диктантның тексты КФУның Филология һəм мəдəниятара багланышлар институтының татар теле белгечлəре белəн Бөтендөнья татар яшьлəре форумы тарафыннан билгелəнə;
5. Акцияне оештыручылар: «Бөтендөнья татар конгрессы» Халыкара берлеге Башкарма комитеты, Бөтендөнья татар яшьлəре форумы, Казан (Идел буе) федераль университеты, Филология һəм мəдəниятара багланышлар институты, «Яңа гасыр» телерадиокомпаниясе;
6. Акцияне əзерлəү һəм уздыру өчен җаваплы Оештыру комитеты –Бөтендөнья татар яшьлəре форумы;
7. Акция турында тулы мəгълүмат түбəндəге сайтта урнаштырыла:
https://diktant.tatar.
-
Тимуровский десант 06.11.2024

5 ноября 2024г. в МАУДО «ГДТДиМ№1» состоялся 3 этап тимуровского десанта «Искусство жить вместе» - мастер-класс члена Союза художников РТ Мили Нуруллиной по живописи масляными красками с применением мастихина «Ты художник здесь и сейчас» для ребенка с ОВЗ и 30 команд. Тимуровский отряд 5"В" кл "Забота" , вошедший в список победителей тимуровского десанта «Искусство жить вместе» принял участие в данном мастер-классе. У ребят получилась интересная работа и прекрасная картина.
смотреть фото и отчет https://vk.com/wall-60064399_2999




