МБОУ «Средняя общеобразовательная школа №12 » г. Набережные Челны/Яр Чаллы шәһәре "12нче урта мәктәп" МБГББУ
Визитная карточка
Адрес: | 423802 РТ, г. Набережные Челны, ул. бульвар им. Павла Корчагина, д. 2/Яр Чаллы шәһәре,П.Корчагин исемендәге бульвар, 2 йорт |
Телефон: | +7(855)-271-03-78 |
E-Mail: | S12.Nc@tatar.ru ; sch12_chelny@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Средняя школа №12" |
Руководитель: | Яруллина Илюса Фаиловна |
Год основания учреждения: | 1972 |
У нас учатся: | 839 учащихся/839 укучы, из них иностранные граждане - 5 / чит ил гражданнары - 5 |
У нас учат: | 43 учителя/43 укытучы |
Новости школы №12
Бер күрешү – бер гомер
Опубликовано: 07.12.2013Бер күрешү – бер гомер. Нәкъ шундый исем астында 4 нче декабрьдә 12нче гомуми белем бирү мәктәбендә “Көмеш кыңгырау” газетасы хезмәткәрләре белән очрашу булды.
Укучылар кичәгә әзерлек этабында Факил Сафинның тормыш юлын һәм иҗатын тирәнтен өйрәнделәр. Югары сыйныф укучылары белән”Гөлҗиһан”,
”Биек тауның башларында” әсәрләре буенча класстан тыш уку дәресләре үтте. 1- 6 сыйныфларда Ф.Сафин шигырьләрен сәнгатьле сөйләү , иң яхшы рәсем бәйгесе үткәрелде.
Бәйрәмдә хөрмәтле шәһәрдәшебезнең җырлары яңгырады, яшь баянчыбыз Байков Георгий башкаруында көйләре уйналды, оста биючебез Кобыльская Ева “Чегән кызы” шигыренә үзенчәлекле композициясе белән күпләрне әсир итте.
Очрашуда Факил абый балаларны кызыксындырган сорауларга һәрвакыттагыча бик гади, шул ук вакытта бик үзенчәлекле җаваплар бирде.
Кичәбезгә килгән № 1, 3, 5, 9 нче мәктәп укучылары һәм укытучылары Факил Сафин иҗаты белән тәэсирләнеп, яшәү дәрте алып кайтып киттеләр.
Мәңге яшь булыгыз әле,
Килик кабат яңадан.
Ходай насыйп итсен иде
Очрашырга тагын яңадан!
Факил абый Сафинны якынлашып килүче юбилее белән чын күңелдән котлыйбыз.Сәламәтлек, гаилә бәхете, балалар игелеге, иҗат чишмәсенең саекмавын телибез.
Арсланова А.М
Татар теле һәм әдәбияты укытучысы
К списку новостей