Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад комбинированного вида №82 «Подсолнушек»
Визитная карточка
| Адрес: | 423834, Республика Татарстан, г. Набережные Челны, пр-т Яшьлек, д. 1(52\03) |
| Телефон: | +7(855)-259-29-21;+7(855)-259-61-88 |
| E-Mail: | ds.82.podsolnuh@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБ ДОУ «Детский сад комбинированного вида №82 «Подсолнушек» |
| Руководитель: | Исаева Резеда Салмановна |
| Год основания учреждения: | 1979 |
| У нас учатся: | 270 детей |
| У нас учат: | 29 педагогов |
Новости / Яңалыклар
Страницы: 1 ( 2 ) 3 4 5 6 7 8 9 10 >>
-
победа в республиканском конкурсе среди педагогов, осуществляющих воспитание и обучение на родном языке!
16.07.2026
С гордостью сообщаем, что Сабирова Ляйсира Рафаэловна стала победителем, заняла 1 место! в республиканском конкурсе среди педагогов, осуществляющих воспитание и обучение на родном языке! Конкурс был посвящен реализации проектов, направленных на сохранение и развитие родных языков народов, проживающих на территории Республики Татарстан.Организатором конкурса выступило Министерство образования и науки Республики Татарстан. Победа в таком представительном состязании — это яркое подтверждение высокого профессионализма, педагогического таланта и неравнодушного отношения к сохранению родного языка и культуры. Мы от всей души поздравляем Ляйсиру Рафаэловну с заслуженной победой! Желаем дальнейших творческих успехов, вдохновения и новых блестящих проектов во благо образования и развития родных языков! -
Всероссийский конкурс методических разработок «От Кирилла и Мефодия» — 2026 08.07.2026

У нас замечательная новость! Подведены итоги Всероссийского конкурса методических разработок «От Кирилла и Мефодия» — 2026, и мы спешим поделиться радостью.В этом масштабном профессиональном состязании приняли участие 1 469 педагогов из 70 регионов России. Интересно, что большинство заявок (65,1%) поступило именно от воспитателей и специалистов дошкольного образования. Это лишний раз подтверждает, насколько важен и актуален Год дошкольного образования, объявленный в нашей стране. Мы с огромной гордостью поздравляем педагога нашего детского сада Квитковскую Елену Юрьевнус присвоением звания ПРИЗЕРА III СТЕПЕНИ!Елена Юрьевна, от всей души благодарим Вас за творческий подход, любовь к своему делу и мастерство!
-
НАША ПОБЕДА В МЕЖДУНАРОДНОЙ ПРЕМИИ «ЭКОЛОГИЯ – ДЕЛО КАЖДОГО»! 05.07.2026

Мы с гордостью сообщаем потрясающую новость! Наш детский сад № 82 «Подсолнушек» стал победителем Международной премии Росприроднадзора «Экология – дело каждого»!Это уникальная площадка, где собираются самые смелые, креативные и неравнодушные проекты со всего мира. Участники из России и зарубежных стран делились опытом сохранения природы, показывая, как важно беречь нашу планету. И среди тысяч ярких инициатив жюри отметило именно наш «Подсолнушек»! Эта премия для нас — не просто награда. Это мощный стимул продолжать воспитание принципиально нового, ответственного поколения. Мы верим, что экокультуру нужно прививать с детства, и наша победа — лучшее доказательство того, что мы на верном пути.
Спасибо всем, кто поддерживал нас! Вместе мы показываем, что даже самые маленькие могут совершать большие дела для нашей Земли. -
Победа во Всероссийском конкурсе родительских инициатив! 03.07.2026

Коллектив МБДОУ № 82 «Подсолнушек» г. Набережные Челны с гордостью сообщает важную новость: наш проект стал победителем Всероссийского конкурса инициатив родительских сообществ!Эта победа — результат слаженной работы нашей дружной команды, в которую вошли педагоги, воспитанники и, конечно, наши инициативные и неравнодушные родители. Мы благодарим каждую семью за активную жизненную позицию, творческий подход и веру в наш общий успех. Вместе мы доказываем, что сотрудничество детского сада и семьи — это залог счастливого и гармоничного развития детей!Напоминаем, что Конкурс инициатив родительских сообществ реализуется Российским обществом «Знание» при поддержке Министерства просвещения Российской Федерации.Следите за новостями нашего сада, чтобы узнать о дальнейших шагах по реализации нашего проекта!Официальные ресурсы организаторов:
Телеграм-канал: t.me/znanierodi...
Канал в МАКС: max.ru/znanie_rod... -
Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең Август киңәшмәсе кысаларында милли мәгариф секциясе утырышы 24.06.2026

24.06.2026 көнне Арча муниципаль районында Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең Август киңәшмәсе кысаларында милли мәгариф секциясе утырышы узды. Чарада педагоглар «Милли мәгариф: традицион кыйммәтләр һәм заманча технологияләр» дигән төп юнәлеш буенча үзара фикер алышты.Киңәшмәнең пленар өлешен Татарстан мәгариф һәм фән министры Һадиуллин Илсур Гәрәй улының сәламләү сүзе ачты. Аннары Россия Дәүләт Думасының милләтләр эше буенча комитеты рәисе урынбасары Гыйльметдинов Илдар Ирекович, ТР Рәисе эчке сәясәт департаментының милли сәясәтне гамәлгә ашыру идарәсе башлыгы Мостафин Данил Мәхмүтович, ТР Дәүләт Советы депутаты, Татарстан халыклары ассамблеясе башкарма комитеты җитәкчесе Вәлиуллин Ренат Нәкыйфович та катнашучыларны котлады.Пленар утырышта чыгышлар арасында Яр Чаллының 82нче «Көнбагышкай» балалар бакчасы мөдире Исаева Резеда Сәлмановнаның доклады аеруча игътибарга лаек булды. Ул «Туган телдә белем һәм тәрбиядә балалар бакчасы белән мәктәп арасында дәвамчанлык» дигән мөһим теманы күтәрде. Резеда Сәлмановна туган телне саклау, аны үстерү, балаларда милли үзаң формалаштыру – бүгенге көннең иң әһәмиятле һәм кайнар мәсьәләләренең берсе икәнен ассызыклады. Туган телгә өйрәтү гаиләдә башлана, ә балалар бакчасы, белем бирүнең беренче баскычы буларак, бу эштә аерым урын тора – дип басым ясады.Пленар утырыштан соң секцияләр дүрт төрле юнәлештә үз эшләрен дәвам итте.Киңәшмә кунаклары дәреслекләр, китаплар, халык кәсепләре әйберләре һәм милли киемнәр күргәзмәләре белән танышты. Белем бирү оешмаларының тәҗрибә остаханәләре дә эшләп торды. Методик мәйданчыкларда Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты, КФУ филология институты, Татарстан Мәгарифне үстерү институты галимнәре, шулай ук гамәли педагоглар фикерләре белән уртаклашты.Секцияләр тәмамлангач, очрашуның барлык катнашучылары өчен Кырлайдагы Габдулла Тукайның Дәүләт мемориаль комплексына экскурсия оештырылды.Йомгак ясап әйткәндә, балаларда туган телгә мәхәббәт тәрбияләү, аларның милли үзаңын формалаштыру, шулай ук сыйфатлы белем бирү өчен гаилә, балалар бакчасы һәм мәктәп арасында ныклы элемтә булуы бик мөһим. Киңәшмә барысы өчен дә файдалы, рухландыргыч булып, киләчәккә ышаныч уятты.
-
ВАЖНО! 19.06.2026

ПАМЯТКА ПО СОБЛЮДЕНИЮ ЗАКОНОДАТЕЛЬСТВА О ПРОТИВОДЕЙСТВИИ КОРРУПЦИИ /upload/storage/org4783/files/3 buklet protiv_ korrupcii 2026.pdf
ПАМЯТКА ПО СОБЛЮДЕНИЮ ЗАКОНОДАТЕЛЬСТВА РОССИЙСКОЙ ФЕДЕРАЦИИ, СВЯЗАННОГО С ОБЕСПЕЧЕНИЕМ СВОБОДНОГО ДОСТУПА К ВОДНЫМ ОБЪЕКТАМ /upload/storage/org4783/files/2 buklet po ogranicheniyu svobodnogo dostupa k vodnomu ob``ektu.pdf
-
«Тизрәк, югарырак, көчлерәк» спорт күңел ачу чарасы 19.06.2026

Спорт бәйрәменең кызыклы мизгелләре белән уртаклашабыз. https://vk.ru/wall-215824097_4241
Бүген, 19 июнь көнне, «Көнбагышкай» балалар бакчасында «Тизрәк, югарырак, көчлерәк» спорт күңел ачу чарасы узды. Әлеге чара балаларда сәламәт яшәү рәвешенә кызыксыну уяту, физик сыйфатларны үстерү, шулай ук командада эшли белү күнекмәләрен ныгыту максатыннан оештырылды.
Ярыш программасы бик бай һәм кызыклы булды:
· эстафета уеннары,
· аркан тартышу,
· кызыклы стартлар.
Һәр бала үз көчен сынап карарга, дусларына ярдәм итәргә һәм чын спортчылар кебек ярышырга мөмкинлек алды. Алып баручылар – спорт инструкторы Зөлфия Рафисовна һәм Индира Халиловна балаларны ярышларга рухландырып, биремнәрнең дөрес үтәлешен күзәттеләр. Балаларның тырышлыгы, дуслык рухы һәм бер-берсенә ярдәм итүләре бәйрәмнең чын күрке булды.Бәйрәмнең иң матур мизгеле – финалдагы күмәк бию. Балалар бергәләп биеп, бәйрәмнең шатлыклы атмосферасын тагын да күтәрделәр. Бу көн һәр баланың күңелендә спорт рухы, дуслык һәм яхшы кәеф истәлеге булып калыр.
Спорт – ул көч, дуслык һәм сәламәтлек! Балаларыбыз спортны ярата, без алар белән горурланабыз! -
"Рәсәй көне" бәйрәм иртәсе 11.06.2026

Бәйрәмнең якты мизгелләре белән уртаклашабыз https://vk.ru/wall-215824097_4238
11 июнь көнне «Көнбагышкай» балалар бакчасында илебезнең төп бәйрәме — "Рәсәй көне" бәйрәм иртәсе булып узды.
Әлеге чара балаларда Ватанга мәхәббәт, туган илгә горурлык хисе тәрбияләү, шулай ук дәүләт символларына хөрмәт уяту максатыннан оештырылды.Рәсәй көне — безнең бердәмлегебезне, тарихыбызны һәм киләчәгебезне символлаштыручы бәйрәм.Балаларны Ватан рухында тәрбияләүче тәрбияче Алсу Нургалиевна һәм физик инструктор Зөлфия Рафисовна балалар белән берлектә бәйрәм программасын әзерләде. Алар дәүләт гимнын, флагны, гербны таныштырып, балаларга Рәсәйнең күпмилләтле, бай мәдәнияте турында кызыклы мәгълүмат бирделәр.Балаларның чыгышлары бик матур һәм энтузиазм белән узды: алар шигырьләр сөйләделәр, милли җырлар башкардылар, төрле халык биюләрен күрсәттеләр. балалар белән бергәләп «Бергә булсак, көчле без», «Туган илемне таны» кебек эстафета уеннарда катнаштылар.Чара ахырында балалар Рәсәй символлары төшерелгән флаглар тотып тәрбияче Наилә Насимовна белән флешмоб биеделәр, барлык катнашучылар бергәләп зур түгәрәк басып, «Катюша» җырын башкардылар. Бу көн барыбызның да күңелендә горурлык, шатлык һәм дуслык истәлеге булып калыр.
Рәсәй көне — бердәмлек, тынычлык һәм якты киләчәк бәйрәме! -
Сабантуй-2026 05.06.2026

Бәйрәмнең якты мизгелләре белән уртаклашабыз. vk.ru/album-215824097_3100...
5 июнь көнне «Көнбагышкай» балалар бакчасында халкыбызның иң яраткан, иң күңелле бәйрәме — «Сабантуй» гөрләп узды.Әлеге бәйрәм балалар бакчаларының иң сәләтле һәм талантлы малайларын берләштереп, татар милләтенең гореф-гадәтләрен, милли кыйммәтләрен саклау һәм яшь буынга тапшыру максатыннан оештырылды.
«Сабантуй» бәйрәмен карларда карлар эреп беткәч, язгы кыр эшләре тәмамлангач бәйрәм итәләр.
Сабантуй бүген бездә!
Шатлыклар – күңелебездә,
Ал кояш – күгебездә!
Килегез, дуслар, кунакка –
Сабантуй бүген бездә!
Җилферди чиккән сөлгеләр!
Бүләкләр – күбебезгә!
Көрәшик тә, узышыйк та –
Сабантуй бүген бездә!
Роберт Миңнуллин
— дип, балаларны ана теленә өйрәтүче тәрбияче Ләйсәрә Рафаэловна белән физик культура инструкторы Зөлфия Рафисовна балалар белән бергәләп, гармун телләрен сыздырып, бәйрәмгә бүләкләр җыеп, барлык бакча хезмәткәрләрен, нәниләрне «Сабантуй» бәйрәменә майданга чакырды. Барыбыз да җыелып беткәч, уен-көлке, җыр-биюләр белән бәйрәмне Ләйсәрә Рафаэловна башлап җибәрде.
Балаларның чыгышлары бик җанлы һәм күңелле булды, алар татар халкының бай мәдәниятен чагылдырды.Кунакка килгән Камырша белән Батырша да көч сынаштылар. «Кашык белән йомырка ташу», «ат чабышы», «аркан тарту», «кул көрәше», «чүлмәк вату», «капчык киеп йөгерү» кебек уеннарда балалар рәхәтләнеп катнаштылар. Һәр уен кызыклы, мавыктыргыч иде. Балалар да, кунаклар да чын күңелдән бәйрәм иттеләр. Уеннар уйналып беткәч, балаларга Сабантуй бүләкләрен өләшеп, истәлеккә фотога төшеп саубуллаштылар! Бу көн барыбызның да күңелендә якты истәлек булып калыр. Сабантуй — дуслык, шатлык һәм тырышлык бәйрәме! -
"1- июнь Балаларны яклау көне" 01.06.2026

1 июнь көнне Көнбагышкай балалар бакчасында якты һәм онытылмас бәйрәм иртәсе узды. Без “Алиса могжизалар илендә” дигән музыкаль-уен тамаша оештырдык, анда барлык яшь төркемнәре дә катнашты.Бәйрәм спорт мәйданчыгында узды. Кояшлы көн, матур бизәлгән мәйданчык һәм күңелле музыка чын бәйрәм атмосферасы тудырды.
Төп геройларыбыз – Алиса, Ак Куян һәм Эшләпәче. Алар белән бергә балалар тылсымлы ил буйлап сәяхәткә чыктылар. Анда аларны актив уеннар, биюләр, табышмаклар һәм биремнәр көтте. Балалар барлык сынауларны да уңышлы үтеп, үзләренең осталыкларын, зирәклекләрен һәм бер-берсе белән дус мөнәсәбәтләрен күрсәттеләр.
Бәйрәм ахырында Алиса, Ак Куян һәм Эшләпәче балаларга рәхмәт әйтеп, музыка астында күбекләр шоуы бүләк иттеләр! ????Бәйрәмдә һәркем күп кенә уңай эмоцияләр һәм истәлекле тәэсиратлар алды.
Безнең белән бергә булган барлык дусларга зур рәхмәт!https://vk.com/wall-215824097_4224














