Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад комбинированного вида №82 «Подсолнушек»
Визитная карточка
| Адрес: | 423834, Республика Татарстан, г. Набережные Челны, пр-т Яшьлек, д. 1(52\03) |
| Телефон: | +7(855)-259-29-21;+7(855)-259-61-88 |
| E-Mail: | ds.82.podsolnuh@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБ ДОУ «Детский сад комбинированного вида №82 «Подсолнушек» |
| Руководитель: | Исаева Резеда Салмановна |
| Год основания учреждения: | 1979 |
| У нас учатся: | 270 детей |
| У нас учат: | 29 педагогов |
Новости / Яңалыклар
Страницы: << 11 12 13 14 15 16 17 18 ( 19 ) 20 >>
-
Чыгарылыш иртәсе 7, 10 төркем
22.05.2024
Бүген, 22 нче май көнне, янәдән сихри дөньяга чумып, 7 нче һәм 10 нчы төркемнәрнең чыгарылыш кичәләрен үткәрдек. Бер сулышта узган, балаларның бер-берсенә үрелеп барган чыгышлары безне шатландырып матур бер хикәя булып күңелләребезгә кереп калды. Иң беренче чиратта, бу матурлыкны, сихри дөньяны бәян итүче тәрбиячеләребез Исмагулова Ландыш Анасовна, Солтанова Ландыш Разифовна, Хайруллина Ләйсән Миннехановна, укытучы -логопед Төхбатуллина Гөлнара Гайнелхаковна, музыка җитәкчесе Зәләева Миләүшә Өлфәтовналарга зур рәхмәтемне җиткерәсем килә????. Шулай ук, һәрвакыт ярдәмгә килергә әзер, педагогларның уң куллары булган кече тәрбиячеләребез Вәзилә Вәзировна, Гөлназ Миргасимовналардан башка бу бәйрәм тулы булмас иде????.
9 нчы төркемнән чыгарылыш иртәсенә абый-апаларын котларга кергән кечкенә балаларыбызны, аларның тәрбиячесе Фатыхова Эльвира Данисовнаны да билгеләп үтәсем килә. Бу кечкенәләрнең һәрбер хәрәкәтен, шигырен, биюләрен җылылык белән карадык, тыңладык❤️
Һәр уку елының сентябрь аенда без чыгарылыш төркеме тәрбиячеләре, музыка җитәкчеләре һәм иҗади төркем әгъзалары җыелып булачак иртәнең темасын билгелибез. Чыгарылыш кичәсенең заман белән тәнгәл булуы безнең төп максатыбызның берсе. Бер елны да алар кабатланмый. Әти-әниләр комитетына тема бәян ителеп, раслана. Аларга зал бизәлешенә өлешләрен кертү өчен бурычлар куела. Яңа ел бәйрәменә кадәр вакыт аралыгында сценарий төзелә, төзәтмәләр кертелә. Шуннан иң кызыклы моментлар башлана: фотога төшүләр, видеофрагментлар, бию өйрәнү, җыр сайлау, матур шигырьләр эзләү....
Әлбәттә, сценариебызда татар халык иҗатына да зур игътибар бирелә. Онытылып килә торган (Гөлсинә Гараева тарафыннан яңартылган), өлкән милләтпәрвәр тәрбиячебез Алексеева Рафисә Муллаяровна ярдәме белән яңадан җан өрдерелеп, "Санашлы" исеме куелган уен бәйрәмгә матур, иҗади милли төсмер кертте.
Балаларга ак юллар, миһербанлы булуларын, чын татар егетләре, кызлары булып үсүләрен теләп калам. Әти-әниләргә бергәләп үткән елларны хуплап рәхмәтемне җиткерәм. Сез безнең белән бер фикердә, бер уйда булмасагыз, безнең ярдәмчеләребез булып балаларны тәрбияләүдә бакча тормышына өлешегезне кертмәсәгез бүгенге матур очрашу-хушлашу кичәсе бу кадәр дулкынландыргыч, күңелләрне кузгата торган була алмас иде. Барыгызга да зур рәхмәтләребезне җиткерәбез! Сау-сәламәт, бәхетле балаларның әти-әниләре булырга язсын сезгә!
https://vk.com/wall-215824097_1782
https://vk.com/wall-215824097_1781 -
Чыгарылыш иртәсе 8, 6 төркем
21.05.2024
21 нче май көнне бакчабызда чыгарылыш иртәләре башланып китте. Бакчабызга кунак булып шәһәребезнең мәгариф идарәсе мәктәпкәчә яшьтәгеләр бүлеге методисты Ахметшина Гөлнара Назиповна да килгән иде. 6 нчы һәм 8 нче төркем балалары, педагоглары, әти-әниләре, һәрберебез бик нык әзерләнеп дулкынланып көттек бу көнне. Иртәбез балалар өчен багышланган ил күләмендә бара торган, балалар күңеленә якын булган "Барби" мультфильмы нигезендә әзерләнде. Зал да тәңгәл рәвештә бизәлгән иде. Иртәбез чиста татар телендә барды. Рус телендә үткәрелә торган блокта балалар белән "Опять двойка" дигән сценка тәкъдим ителде. Балаларның чын артистларча рольләрне башкаруларын күрсәгез иде!!! Шулай ук, бию- җырлар да бик урынлы, темага туры китереп балаларның яшь үзәнчәлекләрен исәпкә алып сайланган иде. Иң беренче чиратта, тәрбиячеләремә Хамзина Фәнзилә Альбертовнага, Насретдинова Индира Халиловнага, Гильванова Алсу Нургалиевнага, укытучы-логопед Миндиярова Гөлнара Ралифовнага, кече тәрбиячеләребез Тамано, Мустакимавига да зур рәхмәтемне җиткерәсем килә. Әлбәттә, иртәнең бер сулышта үтүө - алврның зур хезмәте, тырышлыгы. Шулай ук, рәхмәтемне 8 нче төркемне 3 ел дәвамында җитәкләгән үзенең күңел җылысын, итагатьлелекне балалар күңеленә шытып килүче үсентеләр кебек салып калдырган Хайруллина Луиза Мустафовнага җиткерәм. Иртәбездә Барби булып киенгән укытучы-логопед Хусаинова Альбина Шамилевнаның ничек рольгә керүе, аның ничек матур итеп сөйләшүләрен ишетү үзе бер дөнья иде. Әти-әниләр, балалар хәтта басып торганда аны чын курчак буларак кабул иттеләр, һәм бу "курчакның" сөйләшә башлавы сюрприз булды. Пикачу ролендәге- Индира Халиловна, Стиф ролендә кергән Султанова Ландыш Разифовналар иртәне тулыландырып, тагын да җанландырып җибәрделәр. Бөтен репертуарны дөрес, балаларның яшь үзәнчәлекләрен исәпкә алып төзегән музыка җитәкчесе Зәләева Миләүшә Өлфәтовнага да рәхмәтебез чиксез. Огромное спасибо нашей кастелянше Кузнецовой Наталье Витальевне за пошив костюмов героям утренника; за теплоту души, креативность и оригинальность, которые были вложены при оформление зала. Анализ вакытында Гөлнара Назиповна бары уңай моментлар гына булуын билгеләп үтте һәм яшь музыка житәкчебезне мактап яңа үрләр яулау өчен канатлар куйды. Һәм рәхмәтемнең иң олысын әти-әниләргә, әби-бабайларга җиткерәсем килә. Алар зал тутырып килгәннәр иде. Бик дулкынландыргыч, матур, күңелгә үтеп керердәй рәхмәт сүзләрегезне ишетү барыбызга да алга таба да тырышып эшләү өчен дәрт, дәрман бирде. Әти-әниләр, шушы уку елларында балаларны тәрбияләүдә бер фикердә булып безнең белән хәбәрдар булып дус- тату яшәгәнегез өчен сезгә зур рәхмәт!
https://vk.com/wall-215824097_1778
https://vk.com/wall-215824097_1779 -
Эковесна.7 неделя "Зоозабота"
17.05.2024
Полным ходом идет 7 неделя конкурса #ЭКОВЕСНА. Неделя «ЗооЗабота» посвящается братьям нашим меньшим. Силами детей, родителей и сотрудников детского сада для приюта "Азира" были собраны и переданы корма для собак волонтерам которые занимаются помощью животным. Спасибо всем, кто подал руку помощи бездомным животным, не остался равнодушным к их беде!
https://vk.com/wall-215824097_1764
https://vk.com/wall-215824097_1763 -
Спартакиада "Первые шаги к ГТО"
17.05.2024
С целью пропаганды здорового образа жизни, на базе МБДОУ 82 "Подсолнушек" среди детей дошкольного возраста г. Набережные Челны проведена Спартакиада "Первые шаги к ГТО". В данном мероприятии приняли участие воспитанники 6-7 лет из 11 образовательных учреждений. Соревнования состояли из трёх испытаний: прыжки в длину, метание на дальность, бег на 30 м.
https://vk.com/wall-215824097_1757
https://vk.com/wall-215824097_1756 -
Круглый стол по реализации проекта "Развитие речи у двуязычных детей старшего дошкольного и младшего школьного возраста и с тяжелыми нарушениями речи" с участием Ворошиловой Еленой Леонидовной.
16.05.2024
на базе МБДОУ №82 "Подсолнушек" состоялся круглый стол по реализации проекта "Развитие речи у двуязычных детей старшего дошкольного и младшего школьного возраста и с тяжелыми нарушениями речи" с участием Ворошиловой Еленой Леонидовной - кандидатом педагогических наук, доцент, заведующий лаборатории образования и комплексной абилитации детей с нарушением речи ФГБНУ "Институт коррекционной педагогики" (г.Москва)
https://vk.com/wall-215824097_1770
https://vk.com/wall-215824097_1769 -
ЭКОТУЙ-2024
16.05.2024
Безнең балалар бакчасында 15 майда ♻️ЭКОТУЙ-2024♻️ фестивале узды. Балалар "Кызыклы капкачлар", "Серле алан", "Боулинг", " Иң җитез", "Күлне чистарт" уен-эстафеталарында бик теләп катнаштылар. Барлык спорт инвентаре ташланган материалдан әзерләнде. Балалар бик күп уңай эмоцияләр һәм күңел күтәренкелеге алдылар. Оештыручыларга зур рәхмәт!
https://vk.com/wall-215824097_1754 -
Конкурс по БДД "Мой ребенок-Главный пассажир"
14.05.2024
На базе МБДОУ №82 "Подсолнушек" при участии родителей состоялось торжественное подведение итогов и награждение победителей конкурса по БДД "Мой ребенок-Главный пассажир", который был организован при поддержке ГИБДД в рамках социального проекта " Многофункциональная развивающая территория "ИгрАполюс-город профессий".
Дипломы и памятные подарки вручали: Гилмутдинова Р. Р., начальник отдела профилактики ТУ в г. Набережные Челны и Уйбекова Л. М., инспектор отдела пропаганды ГИБДД г. Набережные Челны. В рамках мероприятия Лейсан Минневакиловна провела консультацию для родителей и детей о безопасном поведении на улицах города, а так же о правилах передвижения на самокатах и велосипедах. Репортаж о Церемонии награждения в скором времени сможем увидеть на телеканале "Эфир".
https://vk.com/wall-215824097_1761
https://vk.com/wall-215824097_1743
https://vk.com/wall-215824097_1747
https://vk.com/wall-215824097_1750
https://vk.com/wall-215824097_1746 -
ПРОКУРАТУРА ПРЕДУПРЕЖДАЕТ! 15.04.2024

-
Воспитатель года 2024/Ел тәрбиячесе 2024
22.03.2024
.jpg)
Ежегодно в Республике Татарстан с целью профессионального и личностного развития, выявления и поддержки талантливых педагогов, распространения лучших практик проходит конкурс профессионального мастерства «Воспитатель года». Конкурс проводится по двум номинациям: «Воспитатель года» и «Воспитатель группы с родным языком воспитания и обучения». 22 марта 2024 года в городе Казань завершился конкурс профессионального мастерства.В номинации «Воспитатель группы с родным языком воспитания и обучения» МБДОУ № 82 "Подсолнушек" Сабирова Ляйсира Рафаэловна, заняла 3 место.Поздравляем Ляйсиру Рафаэловну с заслуженной победой в конкурсе! Желаем не останавливаться на достигнутом, всегда двигаться вперед, покорять любые вершины.
Ел саен Татарстан Республикасында һөнәри һәм шәхси үсеш, талантлы педагогларны ачыклау һәм аларга ярдәм итү, иң яхшы практикаларны тарату максатыннан «Ел тәрбиячесе» һөнәри осталык конкурсы уза. Конкурс ике номинация буенча уздырыла: «Ел тәрбиячесе» һәм «Туган телдә укыту һәм тәрбия бирү тәрбиячесе». 2024 елның 22 мартында Казан шәһәрендә «Ел тәрбиячесе 2024» һөнәри конкурсының финалы узды. Яр Чаллы шәһәренең 82 нче "Көнбагышкай" балаларга ана телен өйрәтүче тәрбиячебез Сабирова Ләйсирә Рафаэл кызы, "Туган телдә белем һәм тәрбия бирүче тәрбияче" исеме өчен көрәште һәм мактаулы 3 нче урынга лаек булды.
Ляйсирә Рафаэловна, сезне бу профессиональ конкурста җиңүегез белән чын күңелдән котлыйбыз.Сезнең белән горурланабыз һәм яңа уңышлар, зурдан-зур казанышлар телибез!https://vk.com/wall-215824097_1477
https://vk.com/wall-215824097_1476 -
Белем күтәрү курслары кысаларында балалар бакчаларында татар телен өйрәтүче тәрбиячеләр өчен стажировка мәйданчыгы
22.03.2024
Бүген 82 нче "Көнбагышкай" балалар бакчасы базасында белем күтәрү курслары кысаларында балалар бакчаларында татар телен өйрәтүче тәрбиячеләр өчен стажировка мәйданчыгы уздырылды. Безнең педагогларыбыз мастер-класслар һәм шөгыльләрдәге үзләренең кызыклы алымнары белән уртаклаштылар.Төрле регионнардан килгән педагоглар үзләренең эшләрендә әлеге тәҗрибәләрне яратып һәм актив кулланырлар дигән теләктә калабыз.













