Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад комбинированного вида №82 «Подсолнушек»
Визитная карточка
Адрес: | 423834, Республика Татарстан, г. Набережные Челны, пр-т Яшьлек, д. 1(52\03) |
Телефон: | +7(855)-259-29-21;+7(855)-259-61-88 |
E-Mail: | mbdoy082@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБ ДОУ «Детский сад комбинированного вида №82 «Подсолнушек» |
Руководитель: | Исаева Резеда Салмановна |
Год основания учреждения: | 1979 |
У нас учатся: | 270 детей |
У нас учат: | 29 педагогов |
Новости / Яңалыклар
9 май - Җиңү көне!
Опубликовано: 09.05.2021Хөрмәтле сугыш, тыл һәм хезмәт ветераннары, әти-әниләр, шәһәрдәшләр!
Сезне чын күңелдән Бөек Җиңү көне белән кайнар котлыйбыз!
Еллар узган саен без Бөек Җиңүнең олуг әһәмиятен, рухи дәвамчанлыгын ачыграк аңлый барабыз. Бу изге көндә без сугышта каһарманнарча көрәшкән, хезмәттә тиңдәшсез фидакарьлек күрсәткән, Ватанын өзелеп сөйгән данлы буын вәкиленә чиксез рәхмәтебезне белдерәбез.
9 май - ул өлкән буынның күз яшьләре, ачлык-ялангачлык аша табылган, үтә кыйммәткә төшкән Җиңү көне. Бу сагышлы бәйрәм, яшь аралаш сөенә торган көн. Без, бүгенге буын, Бөек Җиңү көнен якынайткан ватандашларыбызны һичкайчан онытмаска, һәлак булганнарны данга күмәргә, исәннәр турында һәрчак кайгыртырга тиеш.
Күпме кайгы-хәсрәт кичергән җиребезгә бүтән беркайчан да сугыш афәте килмәсен иде. Балаларыбыз һәм оныкларыбыз сугышның үзәк өзгеч фаҗигасен беркайчан да белмәсен, ә аналарыбыз, хатын-кызларыбыз, апа-сеңелләребез беркайчан да якыннарын югалту кайгысыннан күз яшьләрен түкмәсен иде! Сезнең һәркайсыгызга саулык, сәламәтлек, иминлек, гаиләләрегезгә, җиребезгә тынычлык телибез!
К списку новостей