Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад общеразвивающего вида с приоритетным осуществлением деятельности по познавательно-речевому направлению развития детей №58 «Тополек»
Визитная карточка
Адрес: | 423820, Республика Татарстан, г. Набережные Челны, ул. Гвардейская, д. 7 (С-29) |
Телефон: | +7(855)-244-56-00 |
E-Mail: | sad058@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ «Детский сад №58 «Тополек» |
Руководитель: | Сергеева Наталья Викторовна |
Год основания учреждения: | 1976 |
У нас учатся: | 262 ребенка |
У нас учат: | 26 педагогов |
Новости
Мин бит татар малае
Опубликовано: 23.04.2024«2024 ел – Гаилә елы». Мин бит татар малае!
Ил күләмендә билгеләп үтелүче Гаилә елы, илебез тарафыннан гаиләләргә булган ихтирамны, игътибарны тагын бер ассызыклап күрсәтеп килә. Оештырылып килүче бик күп төрле чаралар арасында, Казан (Идел буе) федераль университеты филиалы Алабуга институты тарафыннан ел саен уздырылып килуче “Мин бит татар малае” дип аталган балалар иҗатының Бөтенрәсәй бәйгесе дә бар.
“Һәр гаилә үзе бер серле сандык. Ул сандыкта гаиләнең иң кадерле, иң газиз ядкарләре саклана” – дип башлады сүзен безнең 58 нче “Тирәккәй” бакчасына йөрүче чын татар малае Әсадуллин Мурат. Чыннан да, Муратның гаилә сандыгында аның гаиләсесенең дуслыгы-бөтенлеге, газиз әти-әниләренең, әби-бабайларының буыннан-буынга кучеп килә торган рухи байлыгы саклана икән. Әле иң олпат, иң олы байлык – үзенең туган теле – татар теле дә бик кадерләп анда сакланып, Муратка, аның ике кечкенә энесенэ дә бик затлы мирас булып күчә икән. Менә шундый кыйммәтләр турында сөйләп, аларның тәненә дә, җанына да шифа бирүче чын мирас булуы белән горурланып, Муратыбыз, “Мин бит татар малае” Бөтенрәсәй бәйгесендә “Тамашасы мәхәббәтен яулаучы малай” исеме алып, лауреат булды.
Чыннан да шулай бит, уйлап карасаң! Гаилә илнең дә, көннең дә, яшәешнең дә тоткасы бит ул.
К списку новостей