Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад общеразвивающего вида с приоритетным осуществлением деятельности по познавательно-речевому направлению развития детей №58 «Тополек»
Визитная карточка
Адрес: | 423820, Республика Татарстан, г. Набережные Челны, ул. Гвардейская, д. 7 (С-29) |
Телефон: | +7(855)-244-56-00 |
E-Mail: | sad058@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ «Детский сад №58 «Тополек» |
Руководитель: | Сергеева Наталья Викторовна |
Год основания учреждения: | 1976 |
У нас учатся: | 262 ребенка |
У нас учат: | 26 педагогов |
Новости
Каз өмәсе - йола бәйрәме
Опубликовано: 21.11.20232023 ел - милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы буларак, үз артыннан бик күп матур эзләр калдырып, узып та бара.
58 нче “Тирәккәй” бакчасында үткәрелгән эчтәлекле, милли бизәкле чаралар сабыйларыбыз күңелендә урын алыр дип ышанабыз. Идел буе халыклары телләрендә иҗат ителгән балалар китаплары күргәзмәсе, милли бәйрәмнәр “Сабантуй”, “Масленица”, “Дуслык белән көчле без” дип аталган төрле милләт вәкилләре катнашында уздырылган бәйрәм чаралары моңа дәлилләр. Һәм, әлбәттә инде, беренче карлар яугач уздырыла торган, бик борыңгыдан килгән йола-бәйрәме “Каз өмәсе”. Әйтергә кирәк, соңгы елларда бу күркәм йола хәзерге заман авылларында да яңартылып, оештылылып килә.
Бачабызның ана теле тәрбичесе Гомәрова И.Т., 1-нче мәктәпкә әзерлек төркеме тәрбиячесе Мирзаянова З.А., балалар белән бәйрәм чарасы әзерләп, каз өмәсенә хас булган күренешләрне тасвирладылар, “Канат сыдыру”, “Ачык авыз”,“Йөзек салыш” кебек төрле йола уеннары уйнадылар. Сабыйлар кара-каршы такмазалар әйтештеләр, уңганлыкларын-булганлыкларын сынаштылар. Әби, әниләр дә читтә калмады, балалары белән рәхәтләнеп күңел ачтылар, бергәләп “Каз канаты” җырын башкардылар, парлы бию биеделәр. Чара узды, ләкин әле аның матур хатирәсе әни-әбиләребез тарафыннан зур рәхмәтләр булып, балалар телендә үзалдына кабатлап йөргән җыр-шигырләр булып озак сакланыр.
Каз өмәсе
Каз өмәсе “кайткан” безгә,
Җыелганнар апалар,
Җырлый-җырлый, көйли-көйли,
Каз мамыгы йолкалар.
Мәзәк сөйли кайберәве,
Кайберәве – узганын,
Яшь чагында энҗе кебек,
Бер гүзәл кыз булганын...
Оныклар да “телгә менә”,
Балалар да сөйләнә,
Әйтерсең лә бу өмәдә
Зур карусель әйләнә.
Сөйләшүләр әкрен генә
Берчак күчә җыр-моңга,
“Шәмдәлемдә шәмем сүнгән”,
Дип “кызлар” җыру суза.
Һич сүнмәгән, сүрелмәгән,
Пыскып яткан җай гына,
Эчтән генә ялкынланган,
Үрсәләнгән сак кына...
Очрашулар көткәндер ул ,
Көткәндер җай чыкканын,
Узганнардан сәлам булып,
Өмәләрнең кайтканын...
Каз өмәсе кайткан безгә,
Үткәннәрдән – истәлек,
Үзгәрмәгән, элекечә,
Шаккатып ис китәрлек.
Рәхмәт сезгә, әй, апалар,
Исән генә торыгыз,
Һәрчак шулай авылыбызның
Йөзек кашы булыгыз.
Вәлиева Дамирә Шәрифҗан кызы,
58 нче “Тирәккәй” бакчасының өлкән тәрбиячесе.
К списку новостей