Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад общеразвивающего вида с приоритетным осуществлением деятельности по познавательно-речевому направлению развития детей №49 «Гульназ» г.Набережные Челны/Яр Чаллы шәһәренең «Гөлназ» 49 нчы балаларның танып-белү-сөйләм үсешен өстенлекле гамәлгә ашыручы гомумүстерешле балалар бакчасы» муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423811, Республика Татарстан, г. Набережные Челны, ул. Ш. Усманова, д. 133 (50/18) |
| Телефон: | +7(855)-242-65-92 |
| E-Mail: | Madou.nch49@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ «Детский сад №49 «Гульназ» г.Набережные Челны» |
| Руководитель: | Габидуллина Эльза Сагиловна |
| Год основания учреждения: | 1986 |
| У нас учатся: | 85 детей/85 бала |
| У нас учат: | 11 педагогов/11 педагог |
Новости ДОУ
«Тукай яши безнең күңелләрдә-2026»
Опубликовано: 23.04.2026Күптән түгел безнең балалар бакчасы тарафыннан оештырылган регион күләмендә балалар бакчалары арасында бөек шагыйребез Габдулла Тукайның туган көненә багышланган «Тукай яши безнең күңелләрдә-2026» исеме астында шигырь укучылар бәйгесе уздырылды. Бәйгедә барысы 115 балалар бакчасы катнашты. Бүген бакчабызда шушы бәйгенең финалы узды. Анда 1 урынга лаек булган 19 балалар бакчасы җиңүчеләре катнашты. Бәйрәм 49 нчы балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар һәм зурлар башкаруында «Гөрләшеп яшик» җыры белән башланып китте. Бәйрәмгә кунак булып шагыйрә Әлфия Мирзанур кызы Ситдыйкова, шагыйрь, прозаик Факил Миннемөхәммәт улы Сафин, Яр Чаллы шәһәре Мәгариф идарәсе башлыгының 1 урынбасары Раил Фәнил улы Миннегареев, Яр Чаллы шәһәре Мәгариф идарәсенең баш белгече Алия Фәрит кызы Мөхәммәтова килгән иде. Җиңүче балалар үзләре өйрәнгән шигырьләрне тагын бер кат килгән кунакларга сөйләп күрсәттеләр. Тукай әсәрләренең безгә таныш геройлары Кәҗә белән Сарык, Су анасы белән Шүрәле балаларны әкият иленә алып китеп, уйнатып, балаларның күңелен ачып, ял иттерделәр. Бәйрәм бик күңелле рухта узды. Бәйрәмне бергәләшеп татар халкының гимнына әйләнгән «Туган тел» җыры белән тәмамладык. Хөрмәтле кунакларыбыз үзләренең рәхмәт сүзләрен әйттеләр. Бәйрәмнән барысы да күтәренке рух белән кайтып киттеләр.
К списку новостей










