Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад комбинированного вида №41«Подснежник»
Визитная карточка
Адрес: | 423832, г. Набережные Челны, пр-кт. Сююмбике, д. 19 |
Телефон: | +7(855)-258-58-61;+7(855)-258-11-32 |
E-Mail: | sad41.00@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ «Детский сад комбинированного вида №41«Подснежник» |
Руководитель: | Расулова Маргарита Хамитовна |
Год основания учреждения: | 1985 |
У нас учатся: | 203 воспитанника |
У нас учат: | 24 педагога |
Новости/ Яналыклар
Абдулла Алиш әкиятләренә сәяхәт
Опубликовано: 18.09.2018
Әкиятләр яратабыз.
Бу елның 15 нче сентябрь аенда күренекле татар балалар язучысы Абдулла Алишның тууына 110 ел тулды. Шул уңай белән бакчабызда төрле чаралар үткәрелде. Татар теле кабинетында, төркемнәрдә, интерактив тактада атна дәвамында (СанПиН таләпләреннән читкә тайпылмыйча), яшь үзенчәлекләрен исәпкә алып, Абдулла Алиш әкиятләрен күрсәттек. Соңыннан балалар эшчәнлекләрендә, төркемнәрдә без – тәрбиячеләр балалар белән әңгәмә үткәрдек: язучы үзенең әкиятләрендә балаларга нәрсә әйтергә теләгәнлеген ачыклап, тәрбияви якларын аңлатырга тырыштык , чөнки аның һәрбер әкиятендә тирән мәгънә ята, әдәплелеккә өйрәнергә ярдәм итә яки әкиятләрендә мәкальләр табарга мөмкин. Шулай итеп, мәктәпкәчә яшьтәге балаларны әдәп - әхлак нормаларына төшендерү – иң мөһим тәрбияви чара булып тора. Балалар үзләренә ошаган сюжетларны рәсемгә төшерделәр. Бу чарадан әти - әниләр дә читтә калмады: өйдә бергәләп А.Алиш әкиятләренә рәсемнәр ясап алып килделәр. Бу чаралардан барыбыз да канәгать калдык һәм сезгә кайбер рәсемнәребезне тәкъдим итәбез.
К списку новостей