Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Центр развития ребенка - детский сад № 85 «Карусель»
Визитная карточка
| Адрес: | 423847, РТ, г. Набережные Челны, улица Николая Мальнева, зд. 1 |
| Телефон: | +7(855)-249-32-01 |
| E-Mail: | mbdou85.Nch@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ «Детский сад №85 «Карусель» |
| Руководитель: | Ситдикова Фарида Фаритовна |
| Год основания учреждения: | 2022 |
| У нас учатся: | 225 |
| У нас учат: | 18 |
Новости / Яңалыклар
Хуш киләсең, Нәүрүз!
Опубликовано: 20.03.2025Март ае – яз башы, бик матур ай. Бу ай озак заманнар буе яңа елның беренче ае булып йөргән. Язның көн белән төн тигезләшкән вакыты 21 – 22 март – Нәүрүз бәйрәме буларак билгеләнеп үтелгән. Нәүрүз – язны каршылап, язгы чәчү эшләре алдыннан үткәрелә торган халык бәйрәме ул. Нәүрүз сүзенең мәгънәсе фарсыча яңа көн (ел) дигәнне аңлата.Бу көнне өйдән-өйгә кереп, теләк теләп, сый-бүләк җыеп йөргәннәр. Йорт хуҗаларына яңа елда саулык-иминлек, кырларга бай уңыш, кешеләр бер-берсенә озын гомер теләгәннәр. Нәүрүз ул – игелек, дуслык бәйрәме. Бу гүзәл, язгы матур бәйрәм көнендә кешеләр бер-берсенә кунакка йөриләр, үзләре дә кунак чакыралар, булган үпкәләрен оныталар, бер-берсен гафу итәләр. Ул бәйрәмгә яз кызы гүзәл Нәүрүзбикә килә.
К списку новостей











