Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад комбинированного вида №130 «Калейдоскоп»/"130нчы "Калейдоскоп" катнаш төрдәге балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 423838, Республика Татарстан, город Набережные Челны, улица Раскольникова, здание 2 |
Телефон: | +7(855)-249-33-45 |
E-Mail: | 130sad@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ "Детский сад комбинированного вида № 130 "Калейдоскоп"/"130нчы "Калейдоскоп" катнаш төрдәге балалар бакчасы" МБМББУ |
Руководитель: | Никонова Анджела Витальевна |
Год основания учреждения: | 2021 |
У нас учатся: | 227 |
У нас учат: | 21 |
Новости МБДОУ "Детский сад №130 "Калейдоскоп"
Республиканың дәүләт телләрен өйрәнү буенча тәҗрибә уртаклашу
Опубликовано: 10.02.2023Безнең балалар бакчасында балаларны Татарстан Республикасының дәүләт телләренә өйрәтүгә багышланган атналык узды.
Бу атналык барышында тәрбиячеләр балаларның татар теленнән алган белемнәрен көн дәвамында кабатлау һәм ныгыту тәҗрибәләре белән уртаклаштылар, эшчәнлекләр күрсәттеләр. Шулай ук төркемнәрдә татар теленә өйрәтү тирәлеге булдыру, “Туган җирем - Татарстан” методик почмакларын тематик тикшерүләр узды. Әти-әниләрне дә җәлеп итеп, “Әкиятләр илендә” дигән рәсемнәр күргәзмәсе оештырылды.
Шушы көннәрдә тәрбиячеләрнең педагогик киңәшмәсендә эшләгән эшләргә нәтиҗәләр чыгарылды. Педагоглар анда үзләре ясаган дидактик уеннарын тәкъдим иттеләр, балаларны дәүләт телләренә өйрәтү эше буенча фикер алыштылар, тәҗрибә уртаклаштылар. Бу эш бакчада көн дәвамында алып барылса гына югары нәтиҗәләргә ирешеп була. Шуңа күрә татар теленә өйрәтү шөгыльләрендә алынган белемнәр төркемнәрдә дидактик уеннар, кызыклы уен ситуацияләре аша иртәнге, көндезге һәм кичке аш, прогулка, йокыга әзерлек вакытында да ныгытыла. Әти-әниләр ярдәме белән оештырыла торган “Өйдән видеосәлам” акциясе аеруча кызыклы. Балалар үз гаиләләрендә татарча уеннар уйнап, бу эшне видеога төшереп алып киләләр һәм татар теленә өйрәтү шөгыльләре вакытында бергәләп карыйлар.
Педагоглар татар теле буенча үз белемнәрен “Мин татарча сөйләшәм” дип аталган КВН барышында күрсәттеләр. “Акбайлар” һәм “Мияулар” командалары арасындагы оста теллеләр бәйгесендә дуслык җиңде.
К списку новостей