• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад комбинированного вида №130 «Калейдоскоп»/"130нчы "Калейдоскоп" катнаш төрдәге балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 423838, Республика Татарстан, город Набережные Челны, улица Раскольникова, здание 2
Телефон: +7(855)-249-33-45
E-Mail: 130sad@mail.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБДОУ "Детский сад комбинированного вида № 130 "Калейдоскоп"/"130нчы "Калейдоскоп" катнаш төрдәге балалар бакчасы" МБМББУ
Руководитель: Никонова Анджела Витальевна
Год основания учреждения: 2021
У нас учатся: 227
У нас учат: 21

Новости МБДОУ "Детский сад №130 "Калейдоскоп"

“Без татарча сөйләшәбез!”

Опубликовано: 03.02.2023

Мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән эшләүдә кулланыла торган “Татарча сөйләшәбез”  һәм “Туган телдә сөйләшәбез” программаларының төп принципларының берсе – коммуникативлылык принцибы. Ул балаларны татар телен аралашу чарасы буларак куллануга әзерләүгә корылган. Шуңа күрә тәрбиячеләр үз эшчәнлекләренең төп бурычлары итеп  балаларда уеннар аша татар телендә аралашу өчен гади күнекмәләр булдыру, телгә кызыксыну тәрбияләү, ихтирам уятуны билгеләделәр

Рус төркемнәре тәрбиячеләре режим вакытындагы эшчәнлекләрне оештыруга иҗади якын килеп эшлиләр. Бу юлы, мәсәлән,  7нче мәктәпкә әзерлек төркеме балалары (тәрбияче Гурко К.С.) башкалабыз Казанга юл тотты. Мавыктыргыч сәяхәт барышында алар “Билет бир әле”, “Телефоннан сөйләшү”, “Кафеда” , “Командир” уен ситуацияләрен чиштеләр, республикабызның төрле шәһәрләре турында белемнәрен ныгыттылар. 11нче зурлар һәм уртанчылар төркеме балалары (тәрбияче Лапина Н. Г.) “Уенчыклар кибете”, “Кунак килде”, “Мин әйтәм, син үтә” сюжетлы-рольле уеннарда яратып катнаштылар, “Гаилә”, “Санап күрсәт” дидактик уеннарын уйнадылар. 8нче уртанчылар төркемендә (тәрбияче Садртдинова Г. Р.) Алсу курчак кунакта булды. Балалар “Уенчыклар”, “Саннар” темалары буенча дидактик уеннар уйнадылар, сюжетлы-рольле уеннарда катнаштылар.

Татар төркемнәрендә дә балаларының туган телдәге белемнәрен төрле уеннарда ныгыту да уңышлы алып барыла.  5нче кечкенәнәр төркеме нәниләренә (тәрбияче Шәрипова Г. И.) Куянкай кунакка килеп, бармак уеннары, җырлы-биюле уеннар уйнатып китте. 4нче кечкенәләр төркемендә “Кыргый хайваннар”, “Кем нишли?”, “Күрсәт әле, үскәнем”, “Кишер сана” кебек дидактик, хәрәкәтле уеннар аша балалар туган телдә ирекле аралашуларын күрсәттеләр (тәрбияче Мансурова Л.Р.).

Эшчәнлекләр вакытында педагогларның үзләре ясаган күрсәтмә һәм таратма рәсемнәрдән, битлекләрдән  файдаланулары, музыка кулланулары балаларда зур кызыксыну уята. Шуңа күрә алар барлык эшчәнлекләрдә  бик теләп уйнадылар, актив катнаштылар.



К списку новостей