Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Гимназия №14"
Визитная карточка
| Адрес: | 423800, Набережные Челны, ул. Н.Якупова, 6 |
| Телефон: | (8552) 23-00-40 |
| E-Mail: | G14.Nc@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Гимназия № 14» |
| Руководитель: | Силаичева Ольга Александровна |
| Год основания учреждения: | 2021 |
| У нас учатся: | 2429 |
| У нас учат: | 109 |
Новости
Татарча диктант
Опубликовано: 16.10.2023«Татарча диктант» дөньякүләм белем тикшерү акциясе быел сигезенче тапкыр узды. Әлеге акция грамоталы язу, әдәби татар телен белү, орфографик һәм грамматик хаталарны тикшерүгә юнәлтелгән. Теләге булган һәр кеше шушы көннәрдә татар телендә диктант язуда үз көчен сынап карый ала.
Безнең гимназия дә бу мөһим чарада ел саен бик теләп катнаша. 13 нче, 14 нче октябрь көннәрендә гимназиябез укытучылары, укучылар һәм әти-әниләр татарча диктант язды. Акция бәйрәм рухында оештырылды. Диктантны барлыгы 500 кеше язды, шуларның 100 ләбе әти-әниләр һәм укытучылар, 400 е укучылар булды. Иң өлкән катнашучыга 59, ә иң кечкенәсенә 10 яшь иде.
Быелгы диктантка мәгърифәтче, язучы, шагыйрь, тарихчы Таҗеддин Ялчыголга багышланган романнан өзек бирелгән. Өзек чит җирдә гомерен уздырган кешенең үз туган җирен сагынуы турында.
Диктантны язуда «Көмеш кыңгырау» газетасының сайт директоры Ләйлә Мирзаһитова да катнашты. Аңа зур рәхмәтләребезне җиткерәбез!
Диктант нәтиҗәләрен www.diktant.tatar сайтында чарадан соң 30 көн дәвамында күреп булачак.
К списку новостей



