Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Гимназия №14"
Визитная карточка
Адрес: | 423800, Набережные Челны, ул. Н.Якупова, 6 |
Телефон: | (8552) 23-00-40 |
E-Mail: | gim14_chelny@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ «Гимназия № 14» |
Руководитель: | Медведникова Наталья Александровна |
Год основания учреждения: | 2021 |
У нас учатся: | 2223 |
У нас учат: | 91 |
Новости
“Татар кызы 2022”
Опубликовано: 23.11.202222 нче ноябрь көнне гимназиябездә 1-4нче сыйныфлар арасында “Татар кызы 2022” бәйгесе узды. Бәйгедә туган телдә иркен сөйләшүче сәләтле 12 татар кызы катнашты.
Сынаулар балаларның үзләре белән таныштыруларыннан башланды. Күз явын алырлык матур милли күлмәк- калфаклар киеп, сәхнәдә үзләре турында шигырьләрне сәнгатьле итеп сөйләп, тамашачы хозурына җиткерделәр алар.
Кечкенә генә булсалар да, кызларыбыз үзләрен сәхнәдә бик иркен тотулары белән дә шаккатырдылар: берсен берсе уздырып җырладылар, биеделәр.
Бәйге зәвыклы, матур бизәкләргә бай, күңелле узды. Кызларның саф татарча сөйләшүләре сокландырды.
Барлык катнашкан балалар да татарча китаплар, истәлекле бүләкләр һәм дипломнар белән бүләкләнделәр. Ә шәһәркүләм “Татар кызы-2022” бәйгесендә гимназиябез данын I урын яулаган 1 нче “б” сыйныфы укучысы Хәйбиева Азалия яклаячак. Аңа уңышлар телибез!
К списку новостей