Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Полилингвальная гимназия № 59 «Адымнар-Чаллы»/ "59 нчы күп телле гимназия "Адымнар-Чаллы" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | город Набережные Челны, проспект Чулман, здание 91 |
Телефон: | +7(855)-247-71-32( вахта), +7(855)-247-71-52 (приемная) |
E-Mail: | gim59-chelny@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ «Адымнар-Чаллы» |
Руководитель: | Галиев Азат Тахирович |
Год основания учреждения: | 2021 |
У нас учатся: | 1009 учащихся/ 1009 укучы |
У нас учат: | 72 педагога/ 72 укытучы |
Новости «Полилингвальная гимназия № 59 «Адымнар-Чаллы»
"Китапка икенче тормыш бүләк ит"
Опубликовано: 30.04.2022Гимназиябез китапханәсендә даими рәвештә төрле матур чаралар үткәрелеп тора.
Бу уку елында Татарстанда "Без бергә" фестивале кысаларында "Китапка икенче тормыш бүләк ит" дип аталган хәйрия акциясе узды. Әлеге чара барышында һәркем үзендә булган яхшы хәлдәге китапны мәктәп китапханәсенә тапшыра ала иде. Акциядә безнең гимназиябез дәрәҗәле беренче урынга лаек булды һәм китапханәбез 828 данә китапка тулыланды.
Гомумән, алда әйтелгәнчә, китапханәбездә тәрбияви әһәмияткә ия булган чаралар еш үтә. 28 апрель көнне, мәсәлән, милли тәрбия бирүгә юнәлтелгән кичә узды. Кичәдә укучылар төрле халыкларның гореф-гадәтләре турында мәгълүмат алдылар, милли моңнар белән хозурландылар. Соңыннан балалар бер-берсенә китаплар бүләк иттеләр.
Киләчәктә дә шундый эчтәлекле чаралар, әлбәттә, булыр дип ышанабыз. Акция кысаларында 52 китап булэк ителде.
К списку новостей