• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Государственное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кадетская школа № 82 имени Героя Советского Союза Ильдара Маннанова»/Яр Чаллы шәһәре дәүләт бюджет гомуми белем бирү учреждениесе “Советлар Союзы Герое Илдар Маннанов исемендәге 82 нче кадет мәктәбе”

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 423832, Республика Татарстан, г. Набережные Челны, Новый город, пр. Чулман, д. 38 (40/14)/423832, Татарстан Республикасы, Яр Чаллы шәһәре, Яңа шәһәр, Чулман проспекты , 38 нче йорт (40/14)
Телефон: +7(855)-258-96-76
E-Mail: licey82_chelny@mail.ru Sk82.Nc@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: ГБОУ "Кадетская школа № 82 им. И. Маннанова"
Руководитель: Шарипова Эльмира Габдулахатовна
Год основания учреждения: 2007
У нас учатся: 577/577укучы
У нас учат: 39/39 укытучы

Новости кадетской школы № 82

“Нәүрүз” һәм “Карга боткасы” бәйрәмнәре

Опубликовано: 27.03.2014

Элекке заманнарда безнең бабаларыбыз, бабаларыбызның бабалары Яңа ел бәйрәмен 22 мартта уздырганнар. Аны “Нәүрүз” дип атаганнар. Бу сүзнең мәгънәсе фарсыча “яңа көн” дигәнне аңлата. Нәүрүз көн белән төн тигезләшкән чорга – 21–22 мартка туры килә. Көнчыгыш календаре буенча язны каршылау язгы чәчү эшләре алдыннан үткәрелә торган халык бәйрәменнән гыйбарәт.

Татар халкының тагын бер күңелле язгы бәйрәме – “Карга боткасы”. Элек-электән кешеләр җирдә язның нилектән булганын белмәгәннәр, аны җылы яктан каргалар алып килә дип уйлап, гөрләвекләр ага башлагач, каргалар килгәч, алар хөрмәтенә “Карга боткасы” дигән бәйрәм ясаганнар. Әби-бабаларыбыз бала вакытта матур итеп киенеп, өйдән өйгә кереп, ярмалар, йомыркалар җыеп, изге теләкләр теләп, авыл халкын бәйрәмгә чакырганнар. Су буйларында, аланнарда казан асып, ботка пешкәнче уйнап-җырлап, такмак әйтешкәннән соң, бергәләп ботка ашаганнар, калганын каргаларга дип җир өстенә сипкәннәр.

82-нче кадет мәктәбендә дә әлеге бәйрәмнәрне үткәрү матур гадәткә әйләнде. Без, укытучылар һәм укучылар, ел саен язгы каникулның беренче көннәрендә мәктәбебездә җыелып, төрле спорт ярышлары үткәрәбез, кызыклы уеннар уйныйбыз, тапкырлыкта һәм җитезлектә көч сынашабыз.

Быел да әлеге бәйрәм бик матур һәм кызыклы узды. Уеннарда укучылар да, укытучылар да бик теләп катнаштылар, сорауларга һәм табышмакларга да бик оста җавап бирделәр.

Ә бәйгеләрдән соң казанда пешкән тәмле ботканы барыбыз да бик яратып ашадык һәм язны алып килүче кошларыбызга да өлеш чыгардык.

 



К списку новостей