• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Государственное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кадетская школа № 82 имени Героя Советского Союза Ильдара Маннанова»/Яр Чаллы шәһәре дәүләт бюджет гомуми белем бирү учреждениесе “Советлар Союзы Герое Илдар Маннанов исемендәге 82 нче кадет мәктәбе”

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 423832, Республика Татарстан, г. Набережные Челны, Новый город, пр. Чулман, д. 38 (40/14)/423832, Татарстан Республикасы, Яр Чаллы шәһәре, Яңа шәһәр, Чулман проспекты , 38 нче йорт (40/14)
Телефон: +7(855)-258-96-76
E-Mail: licey82_chelny@mail.ru Sk82.Nc@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: ГБОУ "Кадетская школа № 82 им. И. Маннанова"
Руководитель: Шарипова Эльмира Габдулахатовна
Год основания учреждения: 2007
У нас учатся: 577/577укучы
У нас учат: 39/39 укытучы

Новости кадетской школы № 82

Республикакүләм “Мин татарча сөйләшәм” акциясе

Опубликовано: 06.03.2014

Республикакүләм “Мин татарча сөйләшәм” акциясе

3нче марттан 7нче мартка кадәр безнең республикада “Мин татарча сөйләшәм” акциясе уза. Безнең 82 нче кадет мәктәбе дә бу акциядә теләп катнаша. Акциянең һәр көнен нәтиҗәле итеп үткәрү өчен, чаралар планы төзелде, актив укучылардан төркемнәр оештырылды. Алар, татар телен саклап калу, аның кулланылыш сферасын арттыру максатыннан, укытучылар белән берлектә халык арасында аңлату эшләре алып баралар. Шәһәребездә яшәүче башка милләт  кешеләрендә татар теленә карата хөрмәт хисе тәрбиялиләр.

Акциянең I көнендә 8нче сыйныф укучыларынан торган төркем 41нче бистәдә урнашкан “Фонтан” сәүдә үзәгендә булдылар. Укучылар, үзләре төзеп, татарча-русча сүзлек рәвешендә эшләнгән буклетларны халыкка тараттылар. Кадетлар төрле яшьтәге кешеләргә татарча мөрәжәгать итеп, сораулар бирделәр, аралаштылар. Башка милләт кешеләре укучыларны җылы кабул иттеләр, аларга уңышлар теләделәр, татар теле белән кызыксынуларын әйттеләр һәм буклеттагы сүзләрне өйрәнеп, тормышта кулланырга теләк белдерделәр.

Очрашу дәвамында укучылар да, без мөрәҗәгать иткән кешеләр дә татарча аралашудан канәгать калдылар. “Мин татарча сөйләшәм” акциясен уздыру бик кирәкле һәм актуаль дип уйлыйбыз. Мондый чаралар шәһәребездә яшәүче төрле милләт халыкларын тагын да берләштерә, татар телен өйрәнергә этәргеч булып тора.

Акциянең II көнендә 82нче кадет мәктәбенең 5нче сыйныф укучыларынан торган төркеме үзенең эшен мәктәп бусагасыннан ук башлап җибәрде. Вахтада торучы Людмила Петровна балаларны  күреп, кая барулары турында кызыксынды. Укучылар аңа акция турында сөйләделәр һәм  татарча-русча сүзлек рәвешендә эшләнгән буклетны тапшырдылар. Ул кадетларга уңышлы юллар теләп, озатып калды.

Алга таба укучылар 41нче бистәдә урнашкан “Эскулап” даруханәсенә юл тоттылар. Даруханә хезмәткәрләре аларны елмаеп каршы алдылар. Кадетлар даруханәгә кергән кешеләргә буклетларны тараттылар, кирәкле даруларын татарча сорарга ярдәм иттеләр. Укучылар алга таба урамда очраган кешеләр, машина йөртүчеләр белән аралаштылар, татар теленә карата мөнәсәбәтләрен сорадылар. Күпчелеге уңай карашта иде, кызыксынып тыңладылар, тәкъдим ителгән буклетларны бик теләп алдылар.

Укучылар да, мөрәҗәгать иткән кешеләр дә татарча аралашудан канәгать калдылар.

Акциянең III көнендә 82нче кадет мәктәбенең 6нчы сыйныф укучыларынан торган төркеме, төрле җәгәмать урыннарында булып, татар телен актив кулланылышка кертү инициативасын күрсәтте. Бу көнне укучылар почта, “Ваш доктор” шәхси медицина үзәге, чәчтарашханә, даруханә кебек җирләрдә кешеләргә татарча-русча сүзлек рәвешендә эшләнгән буклетлар, эмблемалар тараттылар. Шәһәрдәшләребез буклетлар ярдәмендә укучылар белән татарча аралашырга тырыштылар. Кадетлар башка милләт кешеләренә “Сез татар телен беләсезме?”, “Татар телен өйрәнергә теләр идегезме?” кебек сораулар бирделәр. Мөрәҗәгать иткән кешеләрнең күбесенең төрле дәрәҗәдә татарча белүе ачыкланды. Укучылар үзләре дә гел татарча сөйләшергә тырыштылар,  халыкны да татар телен өйрәнергә, татарча сөйләшергә өндәделәр.

Акциянең IV көнендә 82нче кадет мәктәбенең 7нче сыйныф укучыларыннан төзелгән төркеме иң беренче эш итеп “Камыр батыр” балалар бакчасына юл тоттылар.  Анда бер төркем балалар тәрбияче апалары белән саф һава суларга, уйнарга чыкканнар иде. Кадетлар тәрбиячеләрдән рөхсәт сорап, үзләре белән таныштырдылар, максатларын әйттеләр, татарча-русча сүзлек рәвешендә ясалган буклетлар тараттылар. Балалар бик теләп кабул итеп алдылар, укучылар биргән сорауларга татарча җавап бирергә тырыштылар, татарча сөйләшергә омтылдылар. Рус телендә аралашучы балаларның бик күп татар сүзләрен белүләре бик сөендерде.

Алга таба укучылар даруханәгә юнәлделәр. Даруханәдә аларны бик җылы каршы алдылар.  Анда кадетлар, татар телендә сорап, витаминнар сатып алдылар. Соңыннан рәхмәтләр әйтеп саубуллаштылар.

Даруханәдән кайтканда укучылар урамдагы кешеләр белән дә аралаштылар. Башка милләт кешеләре сорауларга бик теләп җавап бирделәр. Рус телендә сөйләшүче олы яшьтәге апалар да татар теленең көндәлек тормышта кирәк булуын ассызыклап үттеләр.

Укучыларга бу аралашулар бик ошады, алар мондый акцияләрдә тагын катнашырга теләк белдерделәр.



К списку новостей