ГБОУ «Нижнетабынская школа-интернат для детей с ограниченными возможностями здоровья» Муслюмовского муниципального района РТ
Визитная карточка
Адрес: | 423977, Республика Татарстан, Муслюмовский район, с. Нижний Табын, ул.Школьная, 40а |
Телефон: | +7(855)-563-90-17 |
E-Mail: | stoy.mus@tatar.ru, stoy.mus@yandex.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | ГБОУ "Нижнетабынская школа-интернат" |
Руководитель: | Хабибуллин Ильшат Рафисович |
Год основания учреждения: | 1983 |
У нас учатся: | 76 |
У нас учат: | 20 учителей и 10 воспитателей, 1 педагог-психолог |
Новости / Яңалыклар
Встреча с односельчанами афганцами
Опубликовано: 15.02.201912 февральдә Түбән Табын интернат мәктәбендә, Югары Табын укучылары белән берлектә, кайнар нокталарда үзләренең хәрби бурычларын үтәгән авылдашларыбыз белән очрашу үткәрелде. Түбән Табын авыл җирлегеннән Әфган җирендә 8 егет хезмәт иткән, ә Чечен Республикасында һәм Дагыстанда 2 авылдашыбыз хәрби-интернациональ бурычын үтәгән. Алар хөрмәтенә уздырылган очрашуны тэрбия эшлэре буенча директор урынбасары ШакироваД.З. ачып, чыгышында ул егет кешенең армия сафларында хезмәт итүе ныклыкка сынауны үтү икәнлеген белдерде. Укучы егетләребезне дә батыр авылдашлары үрнәгендә тәрбияләнеп, авырлыклар алдында бирешмәүче, үз алдына максат куеп, дөрес юлдан бара белүче ир-егетләр булырга чакырды.
Авылдашыбыз Шакиров Айдар абый Әфган сугышы китергән югалтулар турында сөйләде. "Кайнар нокталарда хезмәт иткән авылдашларыбыз туган илләренә тугрылыкларын армия хезмәтендә генә раслап калмадылар. Әфганстанда хезмәт иткән 8, Чечняда хезмәт иткән 2 егетебезнең авылыбызда төпләнеп, бәхетләрен үз җиребездә табуы, шул җирдә хезмәт куюы – аларның туган якка булган мәхәббәтләрен раслаучы тагын бер дәлил", - диде ул. Сугышчы-интернационалистлар солдат хатирәләре белән уртаклаштылар, армиягә киткән көннәрен, бергә хезмәт иткән иптәшләрен искә төшерделәр. Аларның берсеннән дә солдат хезмәтеннән зарлану, тормыш авырлыкларына сукрану кебек сүзләр ишетелмәде. Киресенчә, һәр туган көнгә сөенеп, үз авылыбыз, мәктәбебез белән горурланып яшәргә чакырды алар укучыларны. Бәйрәм ахырында килгән кунакларга балалар үз куллары белән эшләгән бүләкләр тапшырдылар.
Патриотик тәрбия бирү максатыннан уздырылган чара югары сыйныф укучылары өчен чын тормыш дәресе булды.
К списку новостей