ГБОУ «Нижнетабынская школа-интернат для детей с ограниченными возможностями здоровья» Муслюмовского муниципального района РТ
Визитная карточка
Адрес: | 423977, Республика Татарстан, Муслюмовский район, с. Нижний Табын, ул.Школьная, 40а |
Телефон: | +7(855)-563-90-17 |
E-Mail: | stoy.mus@tatar.ru, stoy.mus@yandex.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | ГБОУ "Нижнетабынская школа-интернат" |
Руководитель: | Хабибуллин Ильшат Рафисович |
Год основания учреждения: | 1983 |
У нас учатся: | 76 |
У нас учат: | 20 учителей и 10 воспитателей, 1 педагог-психолог |
Новости / Яңалыклар
Өлкәннәр көненә карата мероприятие.
Опубликовано: 01.10.2016Илебез буенча октябрь ае башында Өлкәннәр көне уздырыла. Төрле җирләрдә котлаулар, бүләкләүләр, искә алулар бара. Безнең мәктәбебез коллективы да төрле елларда эшләп, лаеклы ялга чыккан өлкәннәрне Түбән Табын авылында урнашкан мәктәпкә бәйрәм чарасына дәште. Тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Шакирова Диана Замировна, музыкантыбыз Нигьматуллина Фәнисә Фәрвазетдиновна укучылар белән бик матур концерт куйдылар. Мәктәп директорыбыз Хабибуллин Илшат Рафисович һәм профсоюз комитеты җитәкчесе Сайфуллина Гөлназ Фирдәвес кызы өлкәннәрне бәйрәм белән котлап, аларга күчтәнәчләр салынган пакетлар бүләк иттеләр. Шулай ук лаеклы ялда булып та, үзләренең туган көннәрен билгеләп үтүче ветераннарны да онытмадык, аларны да тәбрикләп, бүләкләр тапшырдык. Бәйрәм табын артында дәвам итте. Соңыннан өлкәннәр җырлап, биеп тә алдылар. Бу чараны ел саен оештырган, өлкәннәрне хөрмәтләгән өчен мәктәп коллективына рәхмәт хисләрен җиткерделәр. Кичәдән соң өлкәннәр мәктәп белән танышып, экскурсия ясап йөрделәр. Аларга мәктәбебезгә ясалган капиталь ремонт бик ошады: төзүчеләргә рәхмәт әйтеп, исән-сау шушы бинада эшләгез, дип таралышты алар.
К списку новостей