ГБОУ «Нижнетабынская школа-интернат для детей с ограниченными возможностями здоровья» Муслюмовского муниципального района РТ
Визитная карточка
Адрес: | 423977, Республика Татарстан, Муслюмовский район, с. Нижний Табын, ул.Школьная, 40а |
Телефон: | +7(855)-563-90-17 |
E-Mail: | stoy.mus@tatar.ru, stoy.mus@yandex.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | ГБОУ "Нижнетабынская школа-интернат" |
Руководитель: | Хабибуллин Ильшат Рафисович |
Год основания учреждения: | 1983 |
У нас учатся: | 76 |
У нас учат: | 20 учителей и 10 воспитателей, 1 педагог-психолог |
ГБОУ «Нижнетабынская школа-интернат для детей с ограниченными возможностями здоровья» Муслюмовского муниципального района РТ - новости
Страницы: << ( 131 ) 132 133 134 135 136 137 138 139 140 >>
-
Тормыш дәресе. 14.10.2016
14 нче октябрь көнне " Как учиться чтобы не лечиться" темасы астында 5-9 класслар арасында Сайфуллина Гөлназ Фирдәвес кызы чираттагы тормыш дәресе үткәрде. Укучыларга сәламәтлекне саклау, аны ныгыту, сәламәт яшәү рәвешенә омтылу, спортка мәхәббәт тәрбияләү төшенчәләре аңлатылды. Дәрес төрле уен элементлары белән үрелеп барылды.
-
"Көзге бал"га әзерләнәбез. 13.10.2016
Укучылар тырышып-тырышып "Көзге бал"га рәсемнәр , аппликацияләр ясыйлар.
-
Мәктәптә аш узды. 13.10.2016
Мәктәбебездә Әлмәт шәһәреннән килгән Рәйханә, Миңнегөл абыстайлар, Мөслим абыстае Рузалия хаҗия, Мөнир хәзрәт, Тамьян авылы мулласы һәм мәктәп коллективы белән берлектә аш уздырылды.
-
Медосмотр үтте. 12.10.2016
Бүген мәктәптә укучыларның сәламәтлекләрен тикшерү максатыннан, Мөслим үзәк шифаханәсе табиблары тикшерү уздырырга килделәр.
-
Мәктәп яны территориясен җыештырабыз. 10.10.2016
Мәктәбебез укучылары көн саен мәктәбебез территориясен чистарту, җыештыру эшләрендә катнашалар.
-
"Укытучылар Спартакиадасы" 06.10.2016
Гимназия базасында узган "Укытучылар Спартакиадасы"нда мәктәбебез командасы уңышлы чыгыш ясады. Иң-иңнәр арасына Галиев Зиннур Дамирович керде. Ул винтовкадан ату буенча ярышта беренче урын яулады. Афәрин, булдырасыз!
-
"Укытучыларны котла!" акциясе. 05.10.2016
Тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Шакирова Диана Замировна, тәрбияче Ильясова Зилә Рудисовна 8-9 сыйныф укучылары белән берлектә төрле елларда мәктәптә эшләп, лаеклы ялга чыккан Түбән Табын, Тегермәнлек авылларында яшәүче укытучыларны "Укытучыларны котла!" акциясе кысаларында, өйләренә барып, "Укытучылар көне" белән котлап, кулдан ясалган бүләкләр тапшырып кайттылар. Чара бик тәрбияви булды, өлкәннәр чын күңелләреннән сөенеп, рәхмәт хисләре белән озатып калдылар.
-
"Укытучылар көне". 05.10.2016
5-9 нчы сыйныф укучылары мәктәбебездә эшләүче һәр укытучы-тәрбиячене "Укытучылар көне" белән котлап, изге теләкләрен җиткерделәр, үзләренең куллары белән ясалган бүләкләрне тапшырдылар.
-
Табигатькә экскурсия. 05.10.2016
Көзнең матур көннәре тору сәбәпле, мәктәбебез Табын җирлегенең табигатенә экскурсиягә чыкты. Укучылар көзге матурлык белән сокланып, фотоларга төштеләр, төрле уеннар уйнадылар. Соңыннан укытучы Хөсәенов Айрат Раилович пешергән бәрәңгене ашап, яхшы кәеф белән мәктәпкә кайттылар. Экскурсия бик күңелле булды!
-
Өлкәннәр көненә карата мероприятие. 01.10.2016