• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Тойгильдинская основная общеобразовательная школа» Муслюмовского муниципального района Республики Татарстан

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 423974, РТ, Муслюмовский район, с.Тойгильдино, ул.Центральная, д.9.
Телефон: +7(855)-563-46-15
E-Mail: sstoy.mus@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ «Тойгильдинская ООШ»
Руководитель: Ризатдинова Айгуль Мударисовна
Год основания учреждения: 1982
У нас учатся: 25 учащихся и 8 воспитанников
У нас учат: 9 учителей

Новости Тойгильдинской ООШ

Чаңгы ярышы

Опубликовано: 25.03.2011

 25 март көнне Габделхакова Фәнисә Асфен кызы истәлегенә чаңгыда узышу буенча мәктәп күләмендә ярышлар оештырылды.

Анда катнашкан башлангыч класс кызлары арасыннан Шәмсетдинова Зәйнәп белән Хисамиева Альбина җиңү яуладылар. Ә малайлардан иң җитезе Вәлиәхмәтов Айрат булды, ул финишка беренче булып килде. Икенче урында Мифтахов Айзат, өченче урында Дәүләтов Илсаф булдылар.

5-6 класс егетләре арасында беренче урынны Сабиров Данур, 2 урынны Каюмов Алмаз, 3 урынны Нәбиуллин Рузвельт яуладылар. Кызлары арасыннан иң җитезе Халимова Гөльяз булды. Финишка Әмәдишина Рәмилә икенче, Минаҗева Ләйсән өченче булып килделәр.

7-8 класс егетләре арасыннан яшьтәшләрен күпкә артта калдырып Шәйхетдинов Разит финиш сызыгын кисеп үтте. Икенче булып Низаметдинов Айзат, өченче булып Шамсетдинов Раил килде. Кызлар арасыннан Хөсәенова Айназны узып китә алучы булмады. Ул беренче, Сабитова Рәйлә икенче, Таһауова Алия өченче урынны алдылар. Тойгелде коррекция мәктәбеннән ярышларда катнашкан Емельянов Альберт та призсыз калмады.

 

 

Ярышларны оештырган һәм үткәргән Ильясов Наилгә, аңа  ярдәм иткән Хәмидуллин Рафаэль, Нәбиуллин Айрат, Гыйльфанов Рәҗәп, Габделхаков Марат, Гыйльфанов Марсельгә һәм спонсорлык күрсәткән Исанбаевлар гаиләсенә мәктәп директоры Смелов Рөстәм Робертович барлык коллектив исеменнән рәхмәт белдерә.  

 

 



Фоторепортаж:
Чаңгы ярышы

К списку новостей