МБОУ «Салауз-Муханская основная общеобразовательная школа» Муслюмовского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 423991, Республика Татарстан, Муслюмовский район, с. Салауз-Мухан, ул. Кооперативная, д. 85А |
| Телефон: | +7(855)-563-13-60 |
| E-Mail: | ssmuh.mus@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Салауз-Муханская ООШ" |
| Руководитель: | Магалимов Динар Низаметдинович |
| Год основания учреждения: | 1989 |
| У нас учатся: | 56 учащихся и 7 воспитанников |
| У нас учат: | 10 учителей и 2 воспитателя |
МБОУ «Салауз-Муханская основная общеобразовательная школа» Муслюмовского муниципального района РТ - новости
Страницы: << 41 42 43 44 45 46 47 48 49 ( 50 ) >>
-
Ярминкә 07.12.2021

Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы, "Мөслим кызы. Мөслим егете" проекты кысаларында һәм Мәрхәмәтлелек айлыгы уңаеннан, мәктәптә ярминкә үтте.
-
Экскурсия 06.12.2021

"Мөслим кызы, Мөслим егете" проекты, Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында укучыларыбыз район оешма-предприятиеләрендә экскурсиядә булдылар. Оешмаларның эшчәнлеге белән таныштылар, үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап алдылар. Экскурсия укучылар өчен бик файдалы булды.
-
Класс сәгате 03.12.2021

Туган теллэр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында, 5 нче сыйныф укучылары өчен «Гаиләдәге мөнәсәбәтләр» темасына тәрбия сәгате үтте.
-
Ата - аналар җыелышы 02.12.2021

Мәктәптә гомуми ата - аналар җыелышы үтте. 9 нчы класста укучыларның имтиханнарга әзерлек торышы турында белешмә бирелде. Гомуми өлештз тәрбия темасына багышланган чыгышлар тыңланды. Ахырда укучылар әниләрне бәйрәм белән котладылар.
-
Очрашу 30.11.2021

29 нчы ноябрь көнне Альберт Робертович Хузин, район прокуроры Данис Дамирович белэн берлектә мәктәптә булды. Кунакларны укучылар сәламләде, алар мәктәп музеенда булдылар, мәктәптә оештырылган күргәзмә белән таныштылар
-
Класс сәгате 30.11.2021

"Кышкы юлларда куркынычсызлык" дигән темага класс сәгатьләре үтте. Укучыларга юлларда кыш көне була торган каршылыклар турында аңлатылды. Техника куркынычсызлыгы буенча инструктаж үткәрелде.
-
Өмәдә 26.11.2021

Укучылар мемориалны кардан арындырдылар
-
Математика атналыгы 23.11.2021

Математика атналыгы кысаларында 5-9 сыйныфлар белән "Самый умный" дигән класстан тыш чара үткәрелде. Башлангыч сыйныф укучылары төрле викториналарда, уеннарда, конкурсларда катнаштылар. Линейкада атналыкка нәтиҗә ясалды, иң актив укучылар билгеләп үтелде.
-
Семинар 19.11.2021

Салауз-Мухан мәктәбе базасында районның физик культура укытучыларының район методик оешмасы семинары үтте. Укучылар кунаклар каршында узләренең чыгышларын тәкъдим иттеләр. Укытучы Сафиуллина Э. Р. ачык дәрес күрсәтте. Фаттахов Р. К. КЭС-баскет, мәктәп волейбол лигасы, олимпиадаларны оештыру үзенчәлекләре турында чыгыш ясады. Семинарда Бадертдинова М. Р. катнашты hэм чыгыш ясады.
-
Конференция 19.11.2021

Туган телләр hәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан, Рус Шуган мәктәбе базасында узган "Укытучылары белән данлы Мөслимебез" исемле фәнни-тикшеренү конференциясендә 9 нчы класс укучысы Гайнуллин Л. 3 нче урын яулады. Укытучысы-Гарифуллина Л.Н.









