Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнетабынская основная общеобразовательная школа» Муслюмовского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 423977, Республика Татарстан, Муслюмовский район, село Верхний Табын, улица Тукая, дом 21, корпус А |
| Телефон: | +7(855)-563-28-77 |
| E-Mail: | Sntbn.Mus@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нижнетабынская ООШ" |
| Руководитель: | Хафизов Рузаль Фанисович |
| Год основания учреждения: | 1972 |
| У нас учатся: | 25 обучающихся,8 воспитанников |
| У нас учат: | 9 учителей, 2 воспитателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнетабынская основная общеобразовательная школа» Муслюмовского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 91 92 93 94 95 96 97 ( 98 ) 99 100 >>
-
200 лет со дня рождения Ф.М.Достоевского 23.11.2021

В рамках празднования 200-летия со дня рождения великого русского писателя Ф.М.Достоевского для обучающихся 5-8 классов был проведен литературный час «Знакомимся с Ф. М. Достоевским». Ребята познакомились с личностью писателя, его творчеством, посмотрели документальный фильм о Достоевском, и пришли к выводу, что биография Достоевского драматична, а судьбы многих героев своих произведений он пережил сам.
-
Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елы 22.11.2021

Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан 5-9 нчы сыйныф укучылары белән "Татар милли ашлар кафесы" математик кичә үткәрелде. Укучылар татар математиклары, аерым алганда беренче татар хатын-кыз математигы Сара Шакулова белән таныштылар. Шулай ук, математика белән кулинарияне бәйли торган тормышчан мәсьләләр чишеп, математика фәненең тормышта кирәклегенә инандылар, өстәл артында утыру кагыйдәләрен искә төшерделәр.
-
Мәктәпкәчә яшьтәге балалар төркеме 22.11.2021

Мәктәпкәчә яшьтәге балалар төркеме "Түгәрәк күмәч" әкиятен рольләргә кереп уйнадылар.
-
"Мөслим егете, Мөслим кызы" муниципаль проекты 19.11.2021

19 нчы ноябрь көнне "Мөслим егете, Мөслим кызы" проекты кысаларында сыйныф сәгатьләре узды. Башлангыч сыйныфлар әхлакый бурычлар турында сөйләштеләр, 5-8 нче сыйныфлар тәрбияле бала нинди булуы турында фикер алыштылар, 9 нчы сыйныфлар үзләренең яхшы яклары һәм кимчелекләрен күрергә тырыштылар.
-
"Хокук белемнәре" айлыгы 17.11.2021

"Хокук белемнәре" айлыгы кысаларында укучылар "Нәрсә ул СНИЛС һәм ИНН?", "Нәрсә ул налог?", "ВУЗга укырга керү", "Нәрсә ул паспорт?" темаларына роликлар карадылар.
В 2021 году реализуется цикл мероприятий, направленных на правовое просвещение и повышение уровня правовой грамотности молодежи в рамках Подпрограммы «Молодежь Татарстана на 2019–2025 годы» государственной программы «Развитие молодежной политики в Республике Татарстан на 2019-2025 годы», утвержденной постановлением Кабинета Министров Республики Татарстан от
05.03.2019 №158 (пункт 2.5). Реализация проекта по правовому просвещению подростков и молодежи предусматривает трансляцию видеороликов и освещение актуальных тем, таких как: «Получение паспорта, заграничного паспорта»; «Что такое Страховой номер индивидуального лицевого счёта, Идентификационный номер налогоплательщика?»; «Какие есть виды обучения в высших учебных заведениях?», «Как получить место в общежитии?»; «Что такое регистрация, зачем она нужна?»; «Что такое возврат 13% и кому он положен?»; «Устройство на работу до 18 лет. «Трудовой договор», «Жилищно-коммунальные услуги», «Возврат товаров ненадлежащего качества по гарантии». -
Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елы 16.11.2021

Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан, "Мөслим егете, Мөслим кызы" муниципаль проекты кысаларында 2-4 нче сыйныфларда тәрбия сәгатьләре узды. Укучылар татар халык әкиятләре сөйләделәр, якташ артистлар турында стенд белән таныштылар. 6 нчы сыйныф укучылары мәктәпкәчә яшьтәге балалар төркемендә тәрбия чарасы уздырдылар. Балаларны татар халык әкиятләре белән таныштырдылар.
-
Интернет куркынычсызлыгы 13.11.2021

Бөтендөнья челтәреннән куркынычсыз файдалануның биш төп кагыйдәсен тәкъдим итәбез.
1. Конфиденциаль мәгълүматны (банк картасы номеры, ПИН-код, паспорт мәгълүматлары) мессенджерлар һәм социаль челтәрләр аша җибәрмәгез. Документлар сканнары белән хатларны җибәргәннән яки алганнан соң шунда ук бетерү яхшырак, аларны почтада сакларга кирәкми.
2. Антивирус программалары урнаштырыгыз һәм яңартыгыз. Искергән версияләр зыян китерүче программа тәэмин итүдән яклауны гарантияли алмый. Көн саен дөньяда берничә яңа вируслар барлыкка килә, шуңа күрә антивируска алар белән көрәшү ысуллары турында мөмкин кадәр ешрак мәгълүмат алырга кирәк.
3. Таныш булмаган кешеләрдән килгән хәбәрләрдәге сылтамалар буенча клик ясау - кибермошенниклар кармагына эләгү һәм үз җайланмаңа вирус кертүгә бер адым. Куркыныч сылтама таныш компьютердан да килергә мөмкин, шуңа күрә аның сезгә нәрсә җибәргәнен1әм аны ачырга кирәк микәнен аныклау яхшырак.
4. Исегездә тотыгыз: банклар, сервислар һәм кибетләр беркайчан да сылтама буенча күчү, парольне үзгәртү, банк картасының номерын һәм раслауның яшерен кодын кертү яки башка шәхси мәгълүмат хәбәр итүне сорап хатлар җибәрмиләр,
5. Челтәрдә таныш булмаган кешеләр белән аралашканда сак булыгыз. Алар үзләре таныштырган кеше булып чыкмаска мөмкин.
Ата-аналарга Интернетта балалар өчен куркынычсызлык турында истә тотарга кирәк. Челтәр үз эченә бик күп файдалы мәгълүмат һәм белем генә алмый, әмма зур куркыныч та тудыра. Ата-аналарга бөтендөнья челтәрендә балаларны саклау өчен махсус программалар һәм фильтрлар кулланырга кирәк.
-
Әхлак дәресләре 12.11.2021

12 нче ноябрьдә әхлак дәресләре дуслык темасына узды. 5-8 нче сыйныфлар дуслык төшенчәсе турында әңгәмә кордылар, чын дус нинди булуы турында фикер алыштылар, дуслары турында сөйләделәр
-
Әхлак дәресләре 12.11.2021

Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан, әхлак дәресләре кысаларында Югары Табын авылы китапханәчесе Гильманова Фәһимә 9 нчы сыйныфларга "Үзеңне танып бел!" темасына тәрбия сәгате уздырды. Укучылар "Минем ин яхшы һәм ин начар сыйфатларым", "Үземдә нәрсә үзгәртергә телим һәм моның өчен нәрсәләр эшләргә кирәк?" кебек сорауларга җаваплар эзләделәр.
-
"Хокук белемнәре" айлыгы 12.11.2021

"Хокук белемнәре" айлыгы кысаларында китап күргәзмәсе оештырылды










