Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнетабынская основная общеобразовательная школа» Муслюмовского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 423977, Республика Татарстан, Муслюмовский район, село Верхний Табын, улица Тукая, дом 21, корпус А |
| Телефон: | +7(855)-563-28-77 |
| E-Mail: | Sntbn.Mus@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нижнетабынская ООШ" |
| Руководитель: | Хафизов Рузаль Фанисович |
| Год основания учреждения: | 1972 |
| У нас учатся: | 25 обучающихся,8 воспитанников |
| У нас учат: | 9 учителей, 2 воспитателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнетабынская основная общеобразовательная школа» Муслюмовского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 191 ( 192 ) 193 194 195 196 197 198 199 200 >>
-
Сугыш чоры баласы мин 15.04.2015

#УрокПобеды Безнең Түбән Табын урта мәктәбе укытучылары һәм укучылары Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан хезмәт һәм тыл ветераннары белән даими очрашулар үткәрәләр. Үзебезнең лаеклы ялдагы мөгаллимнәребезне дә онытмыйбыз. Хезмәт ветераннарыбыз белән бәйрәмнәр, кичәләр үткәреп торабыз. Мизхәт Рәшитович 30 ел буена райондагы рәсем һәм сызым укытучыларының җәмәгать методисты була һәм бу фәннәр укытучыларының методик берләшмәсен җитәкли. Педагогларның чын укытучысы була ул. 36 ел педагогик стажы булган Мизхәт абый быел февраль аенда булып үткән район класс җитәкчеләренең семинарында Тормыш дәресе үткәрүдә катнашты. Ул бүген дә сафта. Умарта кортлары асрыйлар, сезонлы чирләр бик борчымаганда, Мизхәт абый рәсемнәр ясый, картиналар иҗат итә. Әле менә тагын Мизхәт абыйны картиналарын күрсәтергә, сугыш чоры еллары турында сөйләргә дип мәктәбебезгә чакырдык. Балаларга ул үзенең киңәшләрен бирде һәм тырышып укырга чакырды. Бүгенге көндә дә ул безнең остазыбыз. Бу очрашуны физика укытучысы Рафаэль Зарипов оештырды.
-
"Сугыш чоры хатирәләре" Ишалина Разыя апа белән очрашу. 14.04.2015

#УрокПобеды Башлангыч сыйныф укытучылары Кашапова Л.Ф. һәм Шарипова И.Н. тыл ветераны Ишалина Разыя апа белән очрашу оештырды. Ул балаларга үзенең балачагы, шул чордагы хезмәт, тормыш-көнкүреш турында сөйләде. Кызыклы, мавыктыргыч итеп сөйләгәнлектән, укучылар аны сорауларга күмде. Укытучылар да, балалар да аның хәтеренең яхшы булуына, ныклы сәламәтлегенә сокланды. Ул үзе: “Матур эш-гамәлләр кылып, начар гадәтләргә өйрәнмичә, эшләп яшәсәгез, намуслы булсагыз- сез дә картлыкта рәхәт яшәрсез”,- диде. Разыя апа сөйләгәннәрне видеога яздырдык, бергәләп фотога төштек. Бу материаллар мәктәп музеен баетачак.
-
“Космоска сәяхәт” 11.04.2015

11 апрель көнне физика укытучысы Рафаэль Зарипов башлангыч класс укучылары белән космонавтика көненә багышланган һәм сингапур методикасы элементларын кулланып “Космоска сәяхәт” исемле чара үткәрде. Укучылар 1) Юрий Гагарин гаиләсендә кунакта булдылар; 2) космонавтларның очышка әзерләнүе белән таныштылар; 3) МКС ка барып кайттылар; 4) космос турында белемнәрен арттырдылар; 5) кроссворд чиштеләр; 6) космонавтларның ничек туклануы белән таныштылар. Кичә укучыларга бик ошады.
-
Спортсменнар һәм ветеран 11.04.2015

#УрокПобеды Берничә ел дәвамында Түбән Табын урта мәктәбендә район спорт мәктәбенең филиалы уңышлы эшләп килә. 11 апрель көнне бадминтон түгәрәгенә йөрүче спортчылар Табын авылы җирлегендәге сугыш ветераны Габдрахимов Габдрахман абый белән очрашуга бардылар. Ветеранга спортчылар истәлеккә, барлык гаилә әгъзаларының исемнәре язылган, 3Д принтерда ясалган брелоклар һәм бадминтон ракеткалары бүләк иттеләр. Габдрахман абый ракеткаларны үзенең янындагы оныгы Сәйдәшкә бүләк итте. Спортчылар ветеран абыйның оныгына бадминтонның уен тәртибен дә курсәттеләр, Габдрахман абыйга үзләренең уңышлары турында сөйләделәр. Саубуллашу вакытында ветеран спортчыларга тыныч тормыш, сәламәтлек һәм сайлаган спорт төрендә һәм укуда уңышларга ирешүләрен теләп калды.
Очрашуны тренер һәм укытучы Валеев Ф.Ө. оештырды.
-
Космонавтика көне 10.04.2015

10 апрель көнне физика укытучысы Рафаэль Зарипов 11 класс укучылары белән космонавтика көненә багышланган викторина үткәрде. Соңыннан укучылар космонавтларның корабльдә футбол уйнаганнарын карадылар.
-
Җиңү дәресе 08.04.2015

#УрокПобеды 8 нче апрель көнне мәктәпкүләм Җиңү дәресен тарих укытучысы Ахметвалиева Р.М. 11 нче сыйныф укучылары белән берлектә үткәрде. Җиңү дәресе Югары Табын авылында яшәүче ветеран Габдрахимов Габдрахман Габдрахим улының тормышын һәм сугышчан юлын яктыртуга багышланган иде. Дәрес телдән журнал формасында үткәрелде, һәм ветеранның үзе катнашындагы видеоматериаллар белән тулыландырылды.
-
Урок жизни "Как живешь, ветеран? " 07.04.2015

#УрокПобеды Никого не обходил стороной война. И голод, и холод и всяких лишений пережили дети войны. Их детство украла война. Педагоги и ученики Нижнетабынской СОШ Муслюмовского района регулярно посещают семьи ветеранов тыла и войны. На этот раз учительница русского языка и литературы Филия Зарипова со своими учениками, с гостинцами, взяв в руки баян, посетили вдову педагога нашей школы, ветерана тыла Шарипову Фархисорур. И устроили ей небольшой концерт. Рассказ Фархисорур апа нам всем был как Урок жизни.
-
"Тамчы-шоу" 07.04.2015

7 нче апрель көнне биология укытучысы Садриева а.Р. 7 нче сыйныф укучылары арасында кошлар көненә багышланган "Тамчы-шоу" ярышы үткәрде. Укучылар "Әкият" , "Белемлеләр", "Тапкырлар", "Җитезләр" илләрендә кунакта булдылар. Бәйгеләрдә алар үзләренең кошлар турында белемнәрен күрсәттеләр.
-
Республикакүләм ярыш 06.04.2015

5 нче апрель көнне Әлмәт шәһәрендә үткән бадминтон буенча республика ярышында 7 нче сыйныф укучысы Загидуллина А. катнашты. Көчле көрәш барышында яхшы гына чыгыш ясап Айгөл IV урын яулады. Тренеры түгәрәк җитәкчесе Валеев Ф.Ө. Алдагы ярышларда Айгөлгә тагын да уңышлар теләп калабыз.
-
Бадминтончылар... 23.03.2015

21 нче март көнне Түбән Табын бадминтончылары тренерлары Валеев Ф.Ө. җитәкчелегендә спорт мәктәбендә үткән сайлап алу ярышында катнаштылар. Үз яшь аралыгында Талибуллина А. III урын, Галиев Д., Загидуллина А.иң өлкәннәр группасында көч сынашты, Галиев Д.V урын, Загидуллина А. IV урын яулады. Шул рәвешле Загидуллина А. район сборный составына үтте. Ярышка 4 егет, 4 кыз барачаклар.










