Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнетабынская основная общеобразовательная школа» Муслюмовского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 423977, Республика Татарстан, Муслюмовский район, село Верхний Табын, улица Тукая, дом 21, корпус А |
| Телефон: | +7(855)-563-28-77 |
| E-Mail: | Sntbn.Mus@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нижнетабынская ООШ" |
| Руководитель: | Хафизов Рузаль Фанисович |
| Год основания учреждения: | 1972 |
| У нас учатся: | 25 обучающихся,8 воспитанников |
| У нас учат: | 9 учителей, 2 воспитателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнетабынская основная общеобразовательная школа» Муслюмовского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 171 172 ( 173 ) 174 175 176 177 178 179 180 >>
-
Бәйрәм белән, кадерле укытучыларыбыз! 05.10.2016

4 нче октябрь көнне мәктәпкүләм "Хөрмәтле, укытучым!" дип исемләнгән чара үткәрелде. Бәйрәм чарасында күп еллар мәктәптә эшләп лаеклы ялга чыккан ветеран укытучыларыбыз, техперсонал катнашты. Укучыларыбыз бик матур итеп концерт номерлары күрсәттеләр, укытучыларга, ветеран укытучыларга матур теләкләрен җыр, шигырь юллары аша җиткерделәр.
-
Өлкәннәрне хөрмәтлик! 03.10.2016

Бүген мәктәптә «Өлкәннәр көне” билгеләп үтелде. Кичә 6 нчы класс укучылары көче белән әзерләнгән концерт номерлары белән үрелеп барды. Кичәне пед.оештыручы Нуруллина Ә.Х. белән 6 нчы сыйныфларның сыйныф җитәкчесе Кашапова З.Р. оештырдылар. Балалар үзләренең әбиләренә матур теләкләрен җиткерделәр. Укучыларның чыгышыннан соң бәйрәм тантанасы чәй өстәле артында дәвам итте.
-
Табигатькә экскурсия 01.10.2016

Мәктәбебезнең укучылары, укытучылары көзнең иң матур көннәренең берсендә табигатькә экскурсиягә чыктык. Укучылар, укытучылар белән берлектә уеннар уйнадык, учак янында бәрәңге пешереп матур гына өйләргә таралыштык.
-
Интернет - урок 27.09.2016

27 сентября все учащиеся участвовали во Всероссийском Интернет - уроке по теме "Профилактика наркомании в образовательной среде".
-
Бакчада эш гөрли! 26.09.2016

24 нче сентябрь көнне мәктәп уңышын җыеп базга салып куйдык. Үз тракторы белән бәрәңге алырга әтиләр комитетыннан Габдуллин Гаяз абый ярдәм күрсәтте.Гаяз абыйга бик зур рәхмәтебезне белдерәбез.
-
ДЮСШ беренчелегенә ярыш. 22.09.2016

21 нче сентябрь көнне ДЮСШ спорт залында спорт мәктәбе беренчелегенә бадминтон ярышы уздырылды. Бу ярышта безнең мәктәп укучылары бик актив катнаштылар. Укучыларны ярышка алып баруда әти - әниләр ярдәм иттеләр, шулай ук физкультура укытучысы Кашапова Люция Фаритовна оештырды. Ярышта 6 нчы сыйныф укучысы Гибадуллин Раяз III урына лаек булды, тренеры Валеев Ф.Ө. Укучыларга, укытучыларга рәхмәтебезне белдерәбез.
-
Нәрсә ул Профсоюз? 21.09.2016

21 нче сентябрь көнне Профсоюз оешмасы җитәкчесе Шакирова Әлфия Мөнировна 7-9 нчы сыйныф укучыларына "Нәрсә ул Профсоюз?" дип исемләнгән сыйныф сәгате үткәрде. Әлфия Мөнировна укучыларга Профсоюз оешмасы хакында презентация ярдәмендә аңлатты.
-
Грипптан сак бул! 16.09.2016

16 нчы сентябрь көнне биология укытучысы Садриева Алсу Раисовна мәктәпкүләм "Грипптан сак бул!" дип исемләнгән сыйныф сәгате үткәрде.Сыйныф сәгатен укытучы бик кызыклы итеп оештырган, хәтта укучылар төрле экспериментлар ясап карадылар һәм кызыксындырган сорауларын биреп җаваплар тыңланылды. Грипптан сак булырга кирәкле хакында аңлатылды.
-
Ата - аналар җыелышы үткәрелде. 15.09.2016

15 нче сентябрь көнне мәктәпкүләм ата-аналар җыелышы үткәрелде. Җыелышта Югары Табын авылының фельдшеры Җәләлетдинова Гүзәл Фаяз кызы наркотик матдәләрнең куркыныч китерүе хакында ата-аналарга аңлатты.
-
Корбан гаете, мөбарәк булсын! 14.09.2016

13 нче сентябрь көнне Югары Табын авылында яшәүче Садиков Айдар Рәҗәп улы мәктәптә Корбан гаетенә багышлап бәйрәм өстәле әзерләтте. Чарада мәктәп укучылары, укытучылар, авылыбызның имам хатибы, ветеран укытучыларыбыз катнашты.










