МБОУ «Муслюмовская гимназия» Муслюмовского муниципального района Республики Татарстан (Школа-центр компетенции в электронном образовании)
Визитная карточка
| Адрес: | 423970, с. Муслюмово, ул. Кооперативная, д. 170а |
| Телефон: | +7(855)-562-36-05 |
| E-Mail: | S3.Mus@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Муслюмовская гимназия" Муслюмовского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Мирзаянов Азат Фаритович |
| Год основания учреждения: | 2003 |
| У нас учатся: | 549 учащихся |
| У нас учат: | 47 педагогов |
Вести из гимназии
Муса Җәлилнең тууына 106 ел тулуга багышланган реcпубликакүләм фәнни-гамәли конференция
Опубликовано: 29.02.2012
Гимназиянең 11нче сыйныф укучылары 2012 нче елның 28 нче февралендә Сарман муниципаль районы икенче санлы Җәлил урта гомумбелем бирү мәктәбендә Герой-шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 106 ел тулуга багышланган реcпубликакүләм фәнни-гамәли конференциясендә җиңү яулап кайттылар.
11а сыйныфы укучысы Мәһдиева Гүзәл “Гөлшат Зәйнашева иҗатында кош сурәтләре” темасына фәнни-эзләнү эшен тәкъдим итте һәм икенче урын яулап, Диплом белән бүләкләнде. КФУ галиме Хатип Миңнегулов Гүзәлгә уңышлар теләде, үзенең шәхси бүләген тапшырды. Фәнни җитәкче – югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Тимергалиева Э.В.
11а сыйныфы укучысы Бакиров Искәндәргә «Сравнительная характеристика притяжательного падежа существительных в английском и татарском языках» темасына чыгышы “Грани науки” номинациясендә җиңү китерде. Искәндәрнең фәнни җитәкчесе - югары категорияле инглиз теле укытучысы- Бакирова Г.Р.
11в сыйныфы укучысы Сафаргалина Гүзәл “Аяз Гыйләҗев әсәрләрендә конфликтлар бирелеше” темасын яктыртты. Аның хезмәте “Халкым мирасы” номинациясе белән бәяләнде. Укытучысы - беренче категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Мирзамуратова Г.М.
Уңышларыгыз белән котлыйбыз!
К списку новостей














