• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

МБОУ «Муслюмовская гимназия» Муслюмовского муниципального района Республики Татарстан (Школа-центр компетенции в электронном образовании)

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 423970, с. Муслюмово, ул. Кооперативная, д. 170а
Телефон: +7(855)-562-36-05
E-Mail: S3.Mus@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Муслюмовская гимназия" Муслюмовского муниципального района РТ
Руководитель: Мирзаянов Азат Фаритович
Год основания учреждения: 2003
У нас учатся: 549 учащихся
У нас учат: 47 педагогов

Вести из гимназии

Нәкыя Мирзануровна, олуг юбилеегыз белән!

Опубликовано: 18.02.2012

Хөрмәтле Нәкыя Мирзануровна!

Бәхет бит ул гомер йомгагының ничек сүтелеп барганын сизми калсаң. Ә җаны-тәне белән хезмәткә бирелгән, яраткан һөнәре буенча баштан-аяк эшкә чумган кеше сизми дә кала шул гомер узганын. Намус белән үтелгән тормыш юлы, тырыш хезмәт белән үтелгән бәхетле көннәрегез Сезне  бүгенге шатлыклы көннәргә китергән - өч дистә елдан артык сайлаган һөнәрегезгә  тугры калып, Сез бүген олуг юбилеегызны бәйрәм итәсез. Сез хезмәтегез белән коллективыбыз елъязмасында үз эзегезне калдырган тынгысыз зат – укытучы һәм җитәкче. Яңа туып торган буыннарга белем бирү генә түгел, ә зур коллективны җитәкләү кебек гаять четерекле һәм катлаулы бурыч йөкләнгән Сезгә. Яхшы уңышларга ирешүче укучылар булсын өчен, яхшы укытучының булуы, яхшы укытучылар булсын өчен яхшы җитәкченең булуы шарт. Коллективыбызның тату, бердәм фикердәшләр оешмасы булуы, бүгенге көндә мәктәбебезнең бик күп күрсәткечләр буенча алдынгы урыннарны алып торуы Сезнең тырыш  хезмәтегезнең нәтиҗәсе ул.

Кешене хезмәтенә карап кына түгел, шәхси сыйфатларына карап хөрмәт итәләр. Кешелекле, игътибарлы, ярдәмчел булу өстенә таләпчән, көчле ихтыяр көче, үҗәтлек, үткен сүзле булу тагын да бизи Сезне.

Хөрмәтле Нәкыя Мирзануровна!

Олуг юбилеегыз белән чын күңелдән котлап, Сезгә саулык, сәламәтлек, озын гомер, мул тормыш телибез. Тормыш иптәшегез Фәиз Фәрдиевич белән тигезлектә, балаларыгызның бәхетен, игелеген күреп, туганнарның, дус-ишләрнең һәм хезмәттәшләрнең ягымлы мөнәсәбәтен тоеп яшәгез.

Җир өстенең җем-җем ак карларын
Килә сезгә бүләк итәсе.
Дөньядагы матур сүзләрнең дә
Иң җылысын килә әйтәсе.

Тормыш юлыгыз һәрчак балкып торсын,
Ягымлы, шат булсын күңелегез.
Озын гомер, бәхет-шатлык белән
Бер кайгысыз үтсен гомерегез.

Ихтирам белән Мөслим гимназиясе укытучылары коллективы.

 



К списку новостей