МБОУ «Муслюмовская гимназия» Муслюмовского муниципального района Республики Татарстан (Школа-центр компетенции в электронном образовании)
Визитная карточка
| Адрес: | 423970, с. Муслюмово, ул. Кооперативная, д. 170а |
| Телефон: | +7(855)-562-36-05 |
| E-Mail: | S3.Mus@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Муслюмовская гимназия" Муслюмовского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Мирзаянов Азат Фаритович |
| Год основания учреждения: | 2003 |
| У нас учатся: | 549 учащихся |
| У нас учат: | 47 педагогов |
Вести из гимназии
Шагыйрә Клара Булатова исемендәге премия тапшыру тантанасы
Опубликовано: 21.03.201520 нче мартта Әлмәт дәүләт муниципаль хезмәт институтының актлар залында әдәбият өлкәсендәге казанышлары өчен шагыйрә Клара Булатова исемендәге премия тапшыру тантанасы уздырылды. Тантанада шагыйрә Клара Булатова үзе, Әлмәт Язучылар оешмасы вәкилләре, Әлмәт, Азнакай шәһәрләре идарәсеннән вәкилләр катнашты. Әлеге чара Әлмәт дәүләт муниципаль хезмәт институты инициативасы белән үткәрелә.
Конкурс гомуми урта белем бирү мәктәпләре, лицей, гимназия укучылары, югары уку йортлары студентлар арасында уздырылды. Катнашучылар “Әдәби иҗат” һәм “Фәнни эш” юнәлешләре буенча көч сынашты. Конкурс әдәби-иҗат процессын стимуллаштыру, яшь буынның рухи һәм әхлакый үсешенә йогынты ясау, шулай ук Клара Булатова иҗатын пропагандалау максатыннан оештырылган. Клара Булатованың Г.Тукай исемендәге дәүләт бүләгенә тәкъдим ителүчеләр исемлегенә кертелүе турында хәбәр тананада катнашучыларның хуплаулы алкышларына күмелде.
Клара Булатованың Туган як гимнына әверелгән “Шушы яктан, шушы туфрактан без” дип аталган җыры белән башланып киткән тантанада шагыйрә үзе чыгыш ясады, аның шигырьләре яңгырады, иҗатына багышланган фәнни эшләр, яшь каләм тибрәтүчеләрнең иҗади эшләре тыңланды, драма әсәрләре сәхнәләштерелде.
Быел дүртенче тапкыр уздырылучы әлеге конкурста Мөслим районы мәктәпләрендә укучы егетләр һәм кызлар бик теләп катнаштылар.
Конкурска Мөслим гимназиясе “Былбыл” иҗат берләшмәсе укучыларның хикәяләр һәм шигырьләр җыентыкларын тәкъдим итте. Гимназия I дәрәҗә Диплом һәм 3000 сум күләмендә премия белән бүләкләнде. Җитәкчесе Тимергалиева Э.В.
Шәхси нәтиҗәләргә килгәндә, Мөслим гимназиясенең 8а сыйныфы укучысы Илүзә Кашапова “Әдәби иҗат” номинациясендә III дәрәҗә Диплом һәм премиягә ия булды. Мөслим гимназиясе укучылары Язилә Әһлиуллина, Ренат Мотавалов, Нәзилә Сәрвәрова Дипломнарга лаек булдылар. Әлеге укучыларның җитәкчеләре – татар теле һәм әдәбияты укытучылары Э.В.Тимергалиева, З.Н.Шәнгәрәева.
Гимназия укучыларының иҗатка тартылуы - матур күренеш. Алдагы елларда да яңа уңышлар сезгә, яңа үрләр яулавыгызны телибез.
К списку новостей














