МБОУ «Муслюмовская гимназия» Муслюмовского муниципального района Республики Татарстан (Школа-центр компетенции в электронном образовании)
Визитная карточка
| Адрес: | 423970, с. Муслюмово, ул. Кооперативная, д. 170а |
| Телефон: | +7(855)-562-36-05 |
| E-Mail: | S3.Mus@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Муслюмовская гимназия" Муслюмовского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Мирзаянов Азат Фаритович |
| Год основания учреждения: | 2003 |
| У нас учатся: | 549 учащихся |
| У нас учат: | 47 педагогов |
Вести из гимназии
“Халык күңелендә калган моң” дигән төбәкара фәнни-практик конференция үтте
Опубликовано: 30.11.2011Мөслим гимназиясе базасында районның татар теле һәм әдәбияты укытучылары татар драматургиясе классигы Мирхәйдәр Фәйзинең тууына 120 ел тулуга багышланган “Халык күңелендә калган моң” дигән төбәкара фәнни-практик конференция үткәрделәр. Конференциядә Сарман районының Сарман гимназиясеннән, Карашай Саклау төп мәктәпләреннән килгән татар теле һәм әдәбияты укытучылары да катнашты.
Конференциядә “М.Фәйзи – татар әдәбиятында музыкаль драма жанрына нигез салучы” дигән өлешендә язучы иҗатын мәктәптә өйрәнү тәҗрибәсеннән “М.Фәйзинең “Галиябану” музыкаль драмасын А.Яхин концепциясе буенча анализлау” дигән темага Симәк урта гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Дамира Садретдинова, “Милли киемнәребез: М.Фәйзинең “Галиябану музыкаль драмасында һәм бүген” дигән темага Ю.Табын төп гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Инсия Шәрипова, “М.Фәйзинең “Галиябану” музыкаль драмасында монологлар һәм әсәрнең идея-эстетик кыйммәтен ачуда аларның роле” дигән темага Мәлләтамак төп гомуми белем бирү мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучысы Айгөл Хөсәенова (укытучысы Илсөя Шәйгарданова), “М.Фәйзинең “Галиябану” музыкаль драмасында этнографик детальләрнең роле” дигән темага Мөслим гимназиясенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлшат Мирзаморатова чыгыш ясады.
Конференциянең “М.Фәйзинең “Ак калфак”, “Асылъяр” музыкаль драмаларында музыкаль детальләр” дигән өлешендә исә, төп рольләр булган Хәмдия, Асылъяр башкарган җырларны Баек урта гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлнара Садриева, Әмәкәй урта гомуми белем бирү мәктәбенең 11 нче сыйныф укучысы Фәнзил Вәлиев башкардылар.
Конференциянең “М.Фәйзинең “Галиябану” музыкаль драмасы – XX йөз башы драматургиясенең даны һәм таҗы”дигән бүлегендә Мөслим гимназиясе, аерым фәннәр тирәнтен өйрәнелүче Мөслим урта гомуми белем бирү мәктәбе, Мөслим гимназиясе укытучылары көче белән “Галиябану” музыкаль драмасы сәхнәләштерелде.
Конференция ахырында резолюция кабул ителде, Сарман һәм Мөслим районы татар теле һәм әдәбияты укытучылары фикер алышты, тәҗрибә уртаклашты.
К списку новостей














