МБОУ «Муслюмовская гимназия» Муслюмовского муниципального района Республики Татарстан (Школа-центр компетенции в электронном образовании)
Визитная карточка
| Адрес: | 423970, с. Муслюмово, ул. Кооперативная, д. 170а |
| Телефон: | +7(855)-562-36-05 |
| E-Mail: | S3.Mus@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Муслюмовская гимназия" Муслюмовского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Мирзаянов Азат Фаритович |
| Год основания учреждения: | 2003 |
| У нас учатся: | 549 учащихся |
| У нас учат: | 47 педагогов |
Вести из гимназии
Семинар
Опубликовано: 27.10.2014Бүген гимназиядә мәгариф идарәләре һәм бүлекләренең милли мәгариф һәм төбәкара хезмәттәшлек буенча методистларының (кураторларының) республика семинар-киңәшмәсе үтте. Семинарда Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән хезмәткәрләре, муниципаль районнары мәгариф идарәләренең милли мәгариф һәм төбәкара хезмәттәшлек буенча методистлары катнашты. Семинар ике өлештән торды. Беренче өлештә кунаклар гимназиядә урнашкан күргәзмәләр белән таныштылар һәм мастер-класслар карадылар. Мастер класслар үткәрүчеләр: Тимергалиева Э.В., Фәхретдинова Г.Ә. - "Әдәбиятта һәм музыкада уртак мотивлар", Шәнгәрәева З.Н. - "Әйдә, халыкара хезмәткә!(милләтнең бөек шәхесләрен өйрәнү)", Ситдикова Ч.И. - "Хикәя эчтәлегендәге хис", Фәхертдинова Л.Ә. - "Уен аша уку һәм сөйләм телен үстерү".
Икенче өлеш актлар залында "Туган телем, милләтем - өметле киләчәгем" музыкаль-хореографик композиция белән башланды( оештыручысы Шәймәрданова Л.Я.). Семинарны Шәймәрданова Н.Ә., Мөслим районы мәгариф идарәсенең югары категорияле методисты дәвам итте. Очрашу Татарстан республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы семинар-киңәшмәсе белән тәмамланды.
К списку новостей














