МБОУ «Муслюмовская гимназия» Муслюмовского муниципального района Республики Татарстан (Школа-центр компетенции в электронном образовании)
Визитная карточка
| Адрес: | 423970, с. Муслюмово, ул. Кооперативная, д. 170а |
| Телефон: | +7(855)-562-36-05 |
| E-Mail: | S3.Mus@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Муслюмовская гимназия" Муслюмовского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Мирзаянов Азат Фаритович |
| Год основания учреждения: | 2003 |
| У нас учатся: | 549 учащихся |
| У нас учат: | 47 педагогов |
Вести из гимназии
Болгар иленә сәяхәт
Опубликовано: 29.09.2011
29 сентябрь көнне Мөслим районы тарих һәм география укытучылары мәгълүмати-методик үзәк методистлары Баева Л.А., Хайдарова Р.Г. җитәкчелегендә Болгар иленә сәяхәт кылдылар. Болгар шәһәренең төрле мәктәпләреннән җыелган укытучылар белән үзара тәжрибә уртаклаштылар. Тарих фәне укытучысы Азат Мирзаянов «Электрон материалларны системалаштыру ысуллары», география фәне укытучылары Гөлзирә Рахимуллина «Мөслим районы чишмәләре» һәм Рушания Марданшина «Мөслим төбәгенең географиясе» дигән темаларга коллегалары алдында чыгыш ясадылар. Болгар шәһәрендә узган очрашудан соң, педагоглар «Болгар тыюлыгы»на сәяхәт ясадылар. Әлеге очрашудан укытучылар үзләренә күпмедер дәрәҗәдә кирәкле мәгълүмат алып, күңелле тәэсирләр алып кайттылар.
К списку новостей














