МБОУ «Муслюмовская гимназия» Муслюмовского муниципального района Республики Татарстан (Школа-центр компетенции в электронном образовании)
Визитная карточка
| Адрес: | 423970, с. Муслюмово, ул. Кооперативная, д. 170а |
| Телефон: | +7(855)-562-36-05 |
| E-Mail: | S3.Mus@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Муслюмовская гимназия" Муслюмовского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Мирзаянов Азат Фаритович |
| Год основания учреждения: | 2003 |
| У нас учатся: | 549 учащихся |
| У нас учат: | 47 педагогов |
Вести из гимназии
«Өлкәннәр көне» декадасы
Опубликовано: 03.10.2011«Өлкәннәр көне» декадасы быел да Мөслим гимназиясендә зур энтузиазм белән башланып китте. Декада уңаеннан «Изгелек» исеме астында 10 көнлек игълан ителде.
10 сыйныф укучылары класс житәкчеләре Лариса Арсланова җитәкчелеге астында инде менә 6 нчы ел рәттән Картлар һәм Инвалидлар йортына барып, үзләренең күчтәнәчләрен биреп, җылы теләкләрен әйтеп кайталар. Укучыларның матур традициясенә әверелеп өлгергән әлеге изге гамәлләрен өлкәннәр зур җылылык белән кабул итеп, рәхмәт хисләрен белдереп калдылар.
Гимназиягә үз гомерен багышлап, бүгенге көндә лаеклы ялда булган мөгәллимнәребез дә коллективыбыз игътибарыннан читтә калмады. Гимназиянең профсоюз комитеты һәм укытучылар коллективы пенсионер педагогларыбыз Талипова Л.Ә. һәм Фатхуллина З.С. янына барып, өлкәннәр декадасы һәм укытучылар көне уңаеннан истәлекле бүләкләр тапшырып, бәйрәм белән котлап кайттылар.
Шулай ук, декада уңаеннан, 4-7 сыйныф укучылары арасында изегелек темасына багышланган рәсем конкурсы игълан ителде, 5-9 сыйныф укучылары волонтерлык хәрәкәтен яңартып җибәреп, ярдәмгә мохтаҗ әби-бабайларга ел дәвамында шефлык күрсәтәчәкләр. «Изгелек, мәрхәмәтлелек, өлкәннәргә ярдәм» итү кебек темаларга тәрбия сәгатьләрендә зур игътибар биреләчәк.
Информатика укытучысы Кадирова А.Р. өлкән яшьтәге абый-апаларга «Компьютерный ликбез» программасы буенча укыту дәресләре оештырачак, ягъни аларны компьтерда эшләргә өйрәтәчәк.
К списку новостей














