• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

МБОУ «Муслюмовская гимназия» Муслюмовского муниципального района Республики Татарстан (Школа-центр компетенции в электронном образовании)

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 423970, с. Муслюмово, ул. Кооперативная, д. 170а
Телефон: +7(855)-562-36-05
E-Mail: S3.Mus@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Муслюмовская гимназия" Муслюмовского муниципального района РТ
Руководитель: Мирзаянов Азат Фаритович
Год основания учреждения: 2003
У нас учатся: 549 учащихся
У нас учат: 47 педагогов

Вести из гимназии

Халкыбызның бөек шагыйре Габдулла Тукайның тууына 128 ел тулуга багышланган тантана узды

Опубликовано: 28.04.2014

Апрель диюгә үк, күз алдыбызга ташу сулары килә. Боз астында йокымсырап яткан елгалар уяна. Кояш җиргә туры карый. Дөнья чәчәкле җәйне каршыларга әзерләнә. Нәкъ менә шул чорда халкыбызның бөек шагыйре Габдулла Тукай дөньягакилә. Габдулла Тукай белән бергә атлаган чорыбыз да инде 128 ел икән!

Еллар үткән, ара ерагайган саен, Тукаебыз безгә якыная, кадерлерәк булааның иҗатының бөеклеге, асыл мәгънәсе тагын да куәтлерәк һәм тирәнрәк ачыла бара.Аңа булган чиксез ихтирам безнең күңелләрдә онытылмаслык урын ала. Тукай иҗаты  җиһанга ямь, яктылык, яшәү көче бөркеп, күңелләрне җылытып торучы мәңгелек кояш кебек бер көчкә ия. Ничәмә-ничә буын балалары Габдулла Тукайның Шүрәле, Су анасы геройларыннан сабак алып яши. Өлкәннәр Тукайның сатирик әсәрләре йогынтысында үз тормышына бәя бирә, лирик шигырьләре аша күңелен дәвалый, фәлсәфи әсәрләре аша дөньяга карашын формалаштыра.

25 нче апрельдә районыбызда халкыбызның бөек шагыйре Габдулла Тукайның тууына 128 ел тулуга багышланган тантана узды. Бәйрәмне гимназия укучылары һәм татар теле һәм әдәбияты укытучылары әзерләде. 11нче сыйныф укучылары Вагыйзов Алмаз белән Насырова Айсылу әлеге чараны алып бардылар, ә 3б сыйныфы укучылары Харитонова Рената, Шәмсетдинов Айзат, Саламаев Руслан, 4а сыйныфы укучысы Абдуллин Ранэль, 5б сыйныфы укучысы Хәйруллина Адилә сәнгатьле итеп шигырьләр сөйләделәр. Бәйрәмнең күркәм бизәге – Гөлнур Әзһәм кызы Фәхретдинова җитәкчелегендәге кызлар вокаль ансамбле. 8б сыйныфы кызлары Язилә Әһлиуллина, Камилә Ханеева, Динара Бәдертдинова, Айгөл Мәхәмәтханова, Лиана Харисова Г.Тукай туган көнгә багышлап, яңа репертуар әзерләделәр, тамашачы ихтирамын яуладылар.

Тукай мирасы – бәһаләп бетергесез рухи хәзинә.Тукай бүген дә әдәбиятыбызның алгы сафында баруын дәвам итә. Татар милләтен, милләтнең асылын, татар телен саклыйм дисәң, Тукай рухын, Тукай мирасын сакларга кирәк!




К списку новостей