МБОУ «Муслюмовская гимназия» Муслюмовского муниципального района Республики Татарстан (Школа-центр компетенции в электронном образовании)
Визитная карточка
| Адрес: | 423970, с. Муслюмово, ул. Кооперативная, д. 170а |
| Телефон: | +7(855)-562-36-05 |
| E-Mail: | S3.Mus@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Муслюмовская гимназия" Муслюмовского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Мирзаянов Азат Фаритович |
| Год основания учреждения: | 2003 |
| У нас учатся: | 549 учащихся |
| У нас учат: | 47 педагогов |
Вести из гимназии
Безнең Илүзә - мәктәп укучылары арасында «Илһам» яшь язучылар бәйгесе җиңүчесе!
Опубликовано: 22.04.201421 нче апрельдә Казанда татар телен, әдәбиятын, мәдәниятен саклау һәм үстерү, укучыларда әдәбиятка, сәнгатькә кызыксыну уяту, әдәби иҗатка сәләте булган яшьләрне ачыклау, барлау, яшь язучыларны таныту, осталыкларын үстерергә ярдәм итү максатыннан, 2013-2014 нче уку елында Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Республикасы Язучылар берлеге, Казан (Идел буе) федераль университеты белән берлектә татар телендә иҗат итүче мәктәп укучылары арасында «Илһам» яшь язучылар бәйгесе узды.
Укучыларның иҗади эшләренең элекрон шәкеле конкурска җибәрелде. 5 – 7 һәм 8 - 9 сыйныф, 10-11 сыйныф укучылары аерым “Яшь шагыйрь”, “Яшь прозаик”, “Яшь драматург” номинацияләре буенча ярышты.
Казан шәһәрендә Г. Камал исемендәге татар дәүләт Академия театрында талантлы балаларны бүләкләү тантанасы оештырылды. Гимназинең 7а сыйныфы укучысы Илүзә Кашапова “Проза” бүлегенә үзенең “Фатихалы гомер” хикәясе белән катнашты һәм III дәрәҗә Диплом, 5000 сум күләмендә премия белән бүләкләнде. Илүзә Казан (Идел буе) федераль университеты Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында язучылар белән үткәрелгән әдәби остаханәдә, университет галимнәре белән очрашуда катнашты, ТНВ каналы журналистларына интервью биреп кайтты.
Илүзә – бик сәләтле укучы. Дәрестә бирелгән эшләрне иҗади якын килеп башкарырга ярата. Аның сочинениеләре үзенчәлекле, тирән фикерле. Башкалар игътибар итмәгән гади генә нәрсәләрне дә ул серле итеп тасвирлап яза белә. Үзе шигырьләр иҗат итә. Җирле радио Илүзәнең иҗатына багышланган тапшыру эшләде. Илүзә Кашапова сценарийлар төзи, сыйныфтан тыш чараларны үзе алып бара. Узган уку елында Актанышта Роберт Миңнуллин катнашында уздырылган республикакүләм фәнни-тикшеренү эшләре конференциясендә якташ язучылар иҗаты буенча чыгыш ясап, 1 дәрәҗә Дипломга ия булды. Бу уку елында Клара Булатова исемендәге премия бәйгесендә катнашып, Илүзә Кашапова бәйгенең лауреаты Дипломына, махсус бүләгенә ия булды. Дәрәҗәле конкурсларда катнашып, югары нәтиҗәләргә ирешә алу - укучының сәләтенә зур бәя. Киләчәктә иҗади уңышлар телибез, иҗат чишмәләрең мул булсын, Илүзә!
К списку новостей














