• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

МБОУ «Муслюмовская гимназия» Муслюмовского муниципального района Республики Татарстан (Школа-центр компетенции в электронном образовании)

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 423970, с. Муслюмово, ул. Кооперативная, д. 170а
Телефон: +7(855)-562-36-05
E-Mail: S3.Mus@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Муслюмовская гимназия" Муслюмовского муниципального района РТ
Руководитель: Мирзаянов Азат Фаритович
Год основания учреждения: 2003
У нас учатся: 549 учащихся
У нас учат: 47 педагогов

Вести из гимназии

Гимназиянең “Радуга” җәйге мәктәп яны балалар лагеренең отчеты

Опубликовано: 21.06.2012

Мөслим гимназиясенең “Радуга” җәйге мәктәп яны балалар лагере үзенең эшен 2 июньнән башлап җибәрде. Лагерьне ачу тантанасыннан соң, 100 баланы 4 отрядка таратып, танышуга багышланган тренинглар һәм куркынычсызлык техникасы буенча инструктаж үткәрдек. “Солнышко”, “Бригантино”, “Непоседы”, “Буратино” отрядлары стендгазеталар чыгардылар, девизлар, речевкалар өйрәнделәр.

Электр челтәре станциясе оештырган бәйрәмдә дә балалар бик актив катнаштылар. Шулай ук “Күңелле стартлар” спорт уеннарында, бассейнда йөзү, А.С.Пушкинның 100 еллыгына багышланган уен-викторинада да балалар яратып катнаштылар.

 “Исәнме, җәй” дигән темага үткәрелгән рәсем конкурсында балалар асфальтка   рәсемнәр ясадылар, җинүчеләр  төрле бүләкләр алдылар. 1 июнь -балаларны яклау көне уңаеннан оештырылган бәйрәм дә балалар күңеленә хуш килде.

“Бантиклар һәм фантиклар “ көнен алар аеруча зур түземсезлек белән көтеп алдылар. Малайлар һәм кызлар көн дәвамында бантиклардан йөрделәр, подиумда һәр отряд мода күрсәтү буенча осталыкта, камиллектә көч сынаштылар, бәйрәм ахырында бүләкләргә лаек булдылар.

12 июнь - Россия Федерациясе  конституциясе көне уңаеннан  9 июнь көнне актлар залында бәйрәм үткәрдек. Әлеге көн турында тулы мәгълүмат биргән слайд-шоу күрсәттек, хөкүмәт символларына багышланган уен-викторина оештырдык. Бәйрәм уңаеннан һәр отряд концерт номерлары  белән чыгыш ясады. Бәйрәм күңелле дискотека белән дәвам итте.

“Музыка һәм без” көнендә актлар залында “Угадай мелодию” уенын үткәрдек. Балалар үзләренең музыка өлкәсендәге белемнәрен сынап карадылар, ахырда караокеда җырлар башкардылар.

“Клад сокровищ” уенында балалар, 2 командага бүленеп, алдан әзерләнгән схема буенча “хәзинә” эзләделәр һәм максатларына ирешеп,  бүләкләр алдылар.

Җәйге мәктәп яны балалар лагеренда без ачык һавада оештырылучы уеннарга зур игътибар бирдек. “Күңелле эстафета”, “Кыюлар, җитезләр, осталар” кебек спорт ярышларында балалар яратып катнаштылар.

“Көлке көне”ндә малайлар кызлар булып, кызлар исә малайлар булып киенеп, “Комик футбол” уенында командалар көч сынаштылар.

Актив ял төрен пассив ял төре белән аралаштырып, актлар залында тәрбияви темага багышланган мультфильмнар, кинолар карадылар.

Балалар күңелендә “Нептун көне” дә кабантланмас күңелле көн булып истә калгандыр. Бассейн төбеннән балалар “Су кызы” югалткан энҗе бөртекләрен эзләделәр, һәр команда “дельфиннар”ы обруч аша җитезлектә көч сынашып йөзделәр, “русалочкалар”, “Иң матур су биючесе” конкурсында яратып катнаштылар. Бәйрәм ахырында иң оста, иң тиз йөзүче билгеләнеп, аны бәйрәмнең “Нептуны” итеп билгеләдек, актив катнашкан балаларга бүләкләр бирелде.

 “Фестиваль искусств” бәйрәме балаларның сәләтен ачу максатында оештырылды. Әлеге бәйрәмдә балалар җырладылар, биеделәр, нәфис сүз сөйләделәр, скетчлар күрсәттеләр.

Мәктәп яны лагерен ябу тантанасыннан соң, балалар өчен Сабантуй оештырдык. Капчык сугышы, кайчы белән бүләкләр кисү, чүлмәк вату, капчык киеп йөгерү, кашыкка йомырка куеп йөгерү, концерт номерлары белән чыгыш ясау кебек чаралар балалар күңеленә хуш килде. Лагерьдан балалар күтәренке кәеф белән, тәннәренә сәламәтлек, күңелләренә рухи азык алып кайтып киттеләр.



К списку новостей