• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

МБОУ «Муслюмовская гимназия» Муслюмовского муниципального района Республики Татарстан (Школа-центр компетенции в электронном образовании)

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 423970, с. Муслюмово, ул. Кооперативная, д. 170а
Телефон: +7(855)-562-36-05
E-Mail: S3.Mus@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Муслюмовская гимназия" Муслюмовского муниципального района РТ
Руководитель: Мирзаянов Азат Фаритович
Год основания учреждения: 2003
У нас учатся: 549 учащихся
У нас учат: 47 педагогов

Вести из гимназии

Шагыйрә Клара Булатова исемендәге премия тапшыру тантанасы

Опубликовано: 06.04.2012

4 нче апрельдә Әлмәт дәүләт муниципаль хезмәт институтының актлар залында әдәбият өлкәсендәге казанышлары өчен шагыйрә Клара Булатова исемендәге премия тапшыру тантанасы уздырылды. Тантанада шагыйрә Клара Булатова, Әлмәт Язучылар идарәсе вәкилләре Илүсә Нәбиуллина,  Минзифа Әхмәтшина һ.б. катнашты.Әлеге чара Әлмәт дәүләт муниципаль хезмәт институты хезмәткәрләре, студентлар көче белән әзерләнгән. Клара Булатованың Туган як гимнына әверелгән “Шушы яктан, шушы туфрактан без” дип аталган җыры белән башланып киткән тантанада шагыйрә үзе чыгыш ясады, аның шигырьләре яңгырады, иҗатына багышланган фәнни эшләр тыңланды, яшь каләм тибрәтүчеләрнең иҗади эшләре яңгырады.

Конкурс гомуми урта белем бирү мәктәпләре, лицей, гимназия укучылары, югары уку йортлары студентлар арасында  уздырылды. Быел беренче тапкыр уздырылучы әлеге конкурста Мөслим районы  мәктәпләрендә укучы егетләр һәм кызлар бик теләп катнаштылар. Конкурс әдәби-иҗат процессын стимуллаштыру, яшь буынның рухи һәм әхлакый үсешенә йогынты ясау, шулай ук Клара Булатова иҗатын пропагандалау максатыннан уздырылды. Катнашучылар “Әдәби иҗат” һәм “Фәнни эш” юнәлешләре буенча көч сынашты.

Гимназиясенең 6б  сыйныфы укучысы Язилә Әһлиуллина махсус кызыксындыру бүләгенә һәм Дипломга лаек булды. Язиләнең җитәкчесе – татар теле һәм әдәбияты укытучысы Э.В.Тимергалиева. Тантанада чыгыш ясаучылар Мөслим районы мәктәпләрендә укучыларның иҗатка тартылуын матур күренеш дип бәяләделәр. Алдагы елларда да яңа уңышлар сиңа, Язилә, яңа үрләр яулавыңны телибез.



К списку новостей