МБОУ «Муслюмовская гимназия» Муслюмовского муниципального района Республики Татарстан (Школа-центр компетенции в электронном образовании)
Визитная карточка
| Адрес: | 423970, с. Муслюмово, ул. Кооперативная, д. 170а |
| Телефон: | +7(855)-562-36-05 |
| E-Mail: | S3.Mus@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Муслюмовская гимназия" Муслюмовского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Мирзаянов Азат Фаритович |
| Год основания учреждения: | 2003 |
| У нас учатся: | 549 учащихся |
| У нас учат: | 47 педагогов |
МБОУ «Муслюмовская гимназия» Муслюмовского муниципального района Республики Татарстан (Школа-центр компетенции в электронном образовании) - новости
Страницы: << 81 ( 82 ) 83 84 85 86 87 88 89 90 >>
-
А.Алишның тормышы һәм иҗатына багышланган кичә 19.04.2021

Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында 19 нчы апрель көнне А.Алишның тормышы һәм иҗатына багышланган кичә үтте. Укытучы Алишның балачагы, сугышка кадәр тормышы һәм сугыш вакытындагы иҗаты белән таныштырды.
1нче б сыйныф укучылары аның әкият геройлары катнашында “Урман аланында” дигән тамаша күрсәттеләр. Татар малае куян кызы, әтәчләр, атлар, үрдәк белән очраша. Җәнлекләр аңа тәртипле булу, өлкәннәрне тыңлау, сер саклау, дус булу кебек төшенчәләрне аңлаттылар.
Башлангыч сыйныф укучылары А.Алишның әкиятләрен, шигырьләрен яттан сөйләделәр.
-
Мөҗәһит Әхмәтҗанов белән очрашу 15.04.2021

Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында Мөслим үзәк китапханәсендә балалар шагыйре, ТР Атказанган укытучысы, балалар шагыйре, А.Алиш, С. Сөләйманова исемендәге премияләр иясе Мөҗәһит Әхмәтҗанов белән очрашу узды. Әлеге чарада Мөслим гимназиясенең 4б сыйныфы һәм сәнгать мәктәбе укучылары катнашты. Мөҗәһит Әхмәтҗанов балаларга үзенең иҗат җимешләре, шөгыльләре турында сөйләде, төрле уен коралларында уйнап күрсәтте. Балалар үз чиратында әдипнең шигырьләрен сөйләде. Чара сәнгать мәктәбе фортепиано һәм тынлы уен кораллары бүлеге укучыларының чыгышлары белән үрелеп барды.
-
"Китап - безнең иң яхшы дустыбыз" 14.04.2021

Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында “Үзәк китапханә” хезмәткәре Кашапова Миләүшә Рәшит кызы Мөслим гимназиясенең 2 б сыйныф укучылары өчен "Китап - безнең иң яхшы дустыбыз" дип исемләнгән сыйныф сәгате үткәрде. Балалар укуын пропагандалау максатыннан, балалар популяр балалар язучылары һәм кызыклы китаплар турында күп мәгълүмат алдылар. Китапханәче сөйләве презентация белән үрелеп барды. Әкият персонажларына кагылышлы сорауларга җавап бирделәр. Укучылар вакытны күңелле һәм кызыклы итеп үткәрделәр, уңай эмоцияләр алдылар.
-
Гарәп графикасы 13.04.2021

Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында бүген 10 нчы б сыйныфында татар теленнән гарәп графикасына өйрәтү дәресләрен ТР Атказанган укытучысы, балалар шагыйре, А.Алиш, С. Сөләйманова исемендәге премияләр иясе Мөҗәһит Әхмәтҗанов уздыра. Өр-яңа мәгълүмат: кичә безнең яраткан шагыйребез Мөҗәһит Заһит улы Әхмәтҗановка Шәүкәт Галиев премиясе тапшырылды. Форсаттан файдаланып, бу дәрәҗәле бүләге белән котлыйбыз, сәламәтлек, иҗади уңышлар телибез!
-
Тотальный диктант 11.04.2021

Учителя и ученики Муслюмовской гимназии приняли участие в акции "Тотальный диктант". Тотальный диктант можно было написать как в офлайн формате, так и в онлайн. Проверять работы будут ведущие педагоги и эксперты филологии. Свои результаты участники смогут посмотреть на официальном сайте
-
"Китап - безнең дустыбыз" 11.04.2021

Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында, 2в сыйныфында "Китап - безнең дустыбыз" дигән тема астында тәрбия сәгате булды.Укучылар үз китапларын булдырдылар.
-
"Беренче очыш" 10.04.2021

Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында, үзәк китапханә хезмәткәре Вафина Г.З
Мөслим гимназиясенең 6А сыйныф укучыларына "Беренче очыш" дип исемләнгән сыйныф сәгате үткәрде. Китапханәче Ю.А.Гагаринның тормышында булган кызыклы мизгелләре турында сөйләде. -
"Успех каждого ребенка" 10.04.2021

В рамках федерального проекта "Успех каждого ребенка" национального проекта "Образование" в Муслюмовской гимназии будет проведен полный ремонт спортивного зала
#Успехкаждогоребенка #образование #национальныепроектыроссии -
Протоколы результатов спортивного многоборья (тестов) школьного этапа «Всероссийских спортивных соревнований школьников «Президентские состязания» 09.04.2021

Протоколы результатов спортивного многоборья (тестов) школьного этапа
«Всероссийских спортивных соревнований школьников «Президентские состязания»
-
Халыкара балалар китабы көне 07.04.2021

2 апрель-Халыкара балалар китабы көне Һанс Христиан Андерсынның туган көнендә билгеләп үтелә.
Гимназиядә халыкара балалар китабы көне, туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан педагог-китапханәче Солтанова Г.М. укучыларны балалар китаплары һәм Андерсен әкиятләре белән таныштырды. Шулай ук балалар китапларыннан оештырылган күзгәзмә аша китап иленә сәяхәт кылдылар.














