МБОУ «Митряевская начальная общеобразовательная школа» Муслюмовского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 423970, Республика Татарстан, Муслюмовский район, с. Митряево, ул. Пушкина, д. 50 |
| Телефон: | 8(5556)3-25-38 |
| E-Mail: | Smitr.Mus@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Митряевская НОШ» Муслюмовского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Хузина Лилия Лаздатовна |
| Год основания учреждения: | 1973 |
| У нас учатся: | 8 учащихся и 13 воспитанник |
| У нас учат: | 2 учителя и 2 воспитателя |
МБОУ «Митряевская начальная общеобразовательная школа» Муслюмовского муниципального района РТ - новости
Страницы: << 41 42 43 44 45 46 47 ( 48 ) 49 50 >>
-
Бәйгеләрдә катнашабыз 17.02.2022

Мөслим үзәк китапханәсе үткәрә торган “Моабит дәфтәре” һәм Мөслим-информ оештырган “Туган телем- иркә гөлем” бәйгеләренә укучыларыбызның видеоязмалары җибәрелде.
-
Без алар белән горурланабыз 15.02.2022

15 нче февраль - сугышчы-интернационалистларны искә алу көне. Шул уңайдан мәктәбебездә совет гаскәрләренең Әфган иленнән чыгарылуы, сугышта катнашкан авылдашларыбыз Хәйбрахманов Нияз, Сабиров Тәлгать абыйлар турында мәгълүмат бирелде. Ногманов Фәргать Фәһемулла улы белән читтән торып очраштылар. Без алар белән горурланабыз!
-
Җырларым, сез шытып йөрәгемдә... 15.02.2022

Муса Җәлилнең 116 еллыгына багышланган балалар иртәсе үтте. Герой-шагыйрьнең тормыш юлы, көрәштәшләре турында мәгълүмат бирелде. Укучылар Җәлил шигырьләрен яттан укыдылар.
-
“Мин-гражданин! Минем хокукларым һәм бурычларым” 12.02.2022

Укучыларның хакимият турындагы белемнәрен тирәнәйтү максатыннан башлангыч сыйныфларда “Мин-гражданин! Минем хокукларым һәм бурычларым” исеме астында парламент дәресе узды. Дәрестә җирле үзидарә башлыгы Яббаров Илнар Назиф улы катнашты.
-
Өмәдә 07.02.2022

Куркынычсызлыкны тормышка ашыру максатыннан мәктәп ашханәсе түбәсе кардан чистартылды. Бу өмәдә балаларның әтиләре, абыйлары, бабайлары һәм мәктәп хезмәткәрләре катнашты.
-
Кышкы эстафета 05.02.2022

Сәламәтлек көне кысаларында кышкы эстафета ярышлары үтте. Укучылар үзара көч сынаштылар.
-
Кошкайларны онытмыйбыз. 04.02.2022

Башлангыч сыйныф укучылары кошлар ашханәсенә җимнәр салдылар. Кошларны күзәттеләр.
-
Әхлак дәресе 04.02.2022

Башлангыч сыйныфларда “Честь и достоинство” темасына багышланган әхлак дәресе үтте.
-
Саф һавада хәрәкәтле уеннар 03.02.2022

Мәктәпкәчә яшьтәге балалар төркеме саф һавада хәрәкәтле уеннар уйныйлар, сәламәтлекләрен ныгыталар.
-
Матбугат битләрендә 03.02.2022

2 нче сыйныф укучысы Шәрифуллин Рүзәлнең язмасы “Көмеш кыңгырау” гәҗите битләрендә басылып чыкты.





