МБДОУ Муслюмовский детский сад общеразвивающего вида «Миляшкай» Муслюмовского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 423970, Республика Татарстан, Муслюмовский район, с. Муслюмово, ул. Колхозная, д. 16 |
| Телефон: | +7(8555)6 2-57-42 |
| E-Mail: | DMilyash.Mus@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Миляшкай" |
| Руководитель: | Харисова Лейсан Мирдависовна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 141 |
| У нас учат: | 15 |
МБДОУ Муслюмовский детский сад общеразвивающего вида «Миляшкай» Муслюмовского муниципального района РТ - новости
Страницы: << ( 131 ) 132 133 134 135 136 137 138 139 140 >>
-
"Көзге муллык" 09.10.2017

"Миләшкәй "балалар бакчасының уртанчылар төркеме балалары белән көзге байлыкка хөрмәт һәм сакчыл караш,хезмәтне һәм хезмәт кешесен ихтирам итү хисләре,хезмәт күнекмәләре тәрбияләү,балаларга көз турында гомуми мәгълүмат бирү максатыннан "Көзге муллык" темасы астында уен-кичә уздырылды.Балалар уеннар уйнадылар,табышмакларга җавап эзләделәр,үзләре алып килгән яшелчәләрдән букет ясадылар,алардан авыз иттеләр.
-
Өлкәннәрне хөрмәтләп 05.10.2017

"Миләшкәй"балалар бакчасында өлкәннәрне хөрмәтләп бәйрәм чарасы узды.Гомерләрен балалар тәрбияләүгә багышлаган олы-яшьтәге апа-абыйларга бакчабызның мәктәпкә әзерлек төркеме балалары "Хөрмәтле өлкәннәр" концерт-конкурсында биеделәр,җырладылар,шигырьләр сөйләделәр.Ә кунакларыбыз үзләренең күңел көрлеген,зиһен үткерлеген конкурсларда күрсәттеләр,бәйрәм барышында балалар белән бергә уйнап-җырлап утырдылар.
-
Хезмәтенә күрә-хөрмәте!!! 04.10.2017

"Миләшкәй"балалар бакчасы коллективы З.Басыйрова исемендәге район мәдәният йортында"Укытучылар көне"нә багышланган бәйрәм тантанасында катнашты.Тантана кунакларын район Башлыгы Р.Х.Муллин, мәгариф идарәсе начальнигы Р.Т.Демидов,профсоюзлар оешмалары район советы рәисе Н.Ә.Шаймарданова котлады.Алар кулыннан "Миләшкәй" балалар бакчасы тәрбиячесе Г.В.Ярмухаметова да бүләкләнде.
-
"Өмә" 02.10.2017

30 сентябрь көнне Мөслим авылының яңа зияратында гомуми өмә оештырылды.Бу чарада “Миләшкәй”балалар бакчасы коллективы да катнашты.
-
Кукмарадан кунаклар 29.09.2017

"Миләшкәй" балалар бакчасы коллективы Кукмара муниципаль районының балалар бакчалары мөдирләрен,өлкән тәрбиячеләрен,тәрбиячеләрен каршы алды.Бакча буйлап сәяхәт, күргәзмә,ачык чаралар кунаклар игътибарына тәкъдим ителде.
-
Семинар педагогов ДОУ 27.09.2017

"Миләшкәй" балалар бакчасында "Балалар бакчасында ФДББС шартларында инновацион программаларны тормышка ашыру”темасы астында семинар узды. Семинарда "Миләшкәй", "Ләйсән" , "Күбәләк","Карлыгач","Кояшкай" балалар бакчалары тәрбиячеләре,мөдирләре чыгыш ясадылар. / В МБДОУ "Миляшкай" прошел семинар педагогов ДОУ на тему: "Реализация инновационных программ детского сада в соответствии ФГОС в системе дошкольного образования". В конце семинара начальник управления образования Р.Т.Демидов наградил педагогов почетными грамотами за активное участие в различных муниципальных конкурсах.
-
"Әгерҗеләр кунакта" 22.09.2017

Гости из Агрыза посетили МБДОУ “Миляшкай”. Вниманию гостей было представлена выставка из опыта работы коллектива, проведена обзорная экскурсия по детскому саду. Гости уходили с восхищением и словами благодарности.
Әгерже муниципаль районы вәкилләре Мөслим авылы “Миләшкәй”балалар бакчасында кунакта булдылар. Кунакларны өлкән тәрбияче Султанова А.М. бакча территориясе ,бакчадагы бүлмәләр белән таныштырды. Кунаклар педагогларның балаларга милли тәрбия бирү эшендә куллану өчен ясаган лэпбукларын, дидактик уеннарын аеруча ошаттылар.
-
Минзәләдә семинар-практикумда 20.09.2017

Минзәлә районы "Зоренька" һәм "Шатлык" балалар бакчасында узган семинар-практикумда катнаштык.Республика күләм оештырылган конкурста "Миләшкәй" балалар бакчасыннан барлык педагоглар да узләренең хезмәтләре белән катнаштылар,Шакирова Э.У."Әбидә-бабайда" лэпбугын тәкъдим итеп 3 урынлы дипломга лаек булды.
-
Кросста "Миләшкәй"ләрдә катнашты 16.09.2017

"Миләшкәй" балалар бакчасы коллективы кросста катнашты, кросс “Кояшлы Ык” ял итү зонасында узды. Ярышларда катнашучылар иң элек төрле уеннар уйнадылар. Яңадан барысы бергә зарядка ясадылар,йөгерделәр."Миләшкәй" балалар бакчасында тәрбияләнүче Гизтдинов Самат “Иң яшь катнашучы” номинацисендә җиңүче булды.
-
Башлангыч класс укытучылары белән очрашу 15.09.2017

15 нче сентябрь көнне башлангыч класс укытучылары "Миләшкәй"балалар бакчасына кунакка килделәр.Кунакларга балалар бакчасы буйлап экскурсия үткәрелде,алар игътибарына күргәзмә тәкъдим ителде./ 15 сентября учителя начальных классов района посетили МБДОУ "Миляшкай".Была проведена экскурсия по детскому саду,представлена выставка лэпбуков.






