МБДОУ Муслюмовский детский сад общеразвивающего вида «Ляйсан» Муслюмовского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 423970, Республика Татарстан, Муслюмовский район, с. Муслюмово,ул.Пушкина д.40 |
| Телефон: | +7(855)-562-44-53 |
| E-Mail: | Dleisan.Mus@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Ляйсан" |
| Руководитель: | Латипова Айсылу Фаритовна |
| Год основания учреждения: | 1987 |
| У нас учатся: | 83 |
| У нас учат: | 9 |
новости
“Онытырга мөмкин түгел”.
Опубликовано: 06.05.2015Җиңү бәйрәме кысаларында барлык урыннарда да ветераннар белән очрашулар, төрле чаралар үткәрелә. Безнең «Ләйсән» балалар бакчасында да балаларга патриотик тәрбия бирү кысаларында сугыш ветераны Зиннуров Мансур Зиннур улы һәм тыл ветераны Гөлҗәннәт апа кунак булып чакырылды. Алар балаларга сугыш вакытында кичергән хатирәләрен сөйләделәр, дөньялар тыныч булуын, балалар шундый якты бакчаларда шатланып, исән-сау йөрүләрен теләделәр. Зурлар төркеме балалары үз куллары белән ясаган бүләкләрен тапшырдылар, җыр һәм шигырьләрен бүләк иттеләр. Бәйрәм чәй өстәле янында дәвам итте. Ветераннарыбыз бәйрәм пакеты белән бүләкләнделәр.
К списку новостей








