МБДОУ Муслюмовский детский сад общеразвивающего вида «Ляйсан» Муслюмовского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 423970, Республика Татарстан, Муслюмовский район, с. Муслюмово,ул.Пушкина д.40 |
| Телефон: | +7(855)-562-44-53 |
| E-Mail: | Dleisan.Mus@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Ляйсан" |
| Руководитель: | Латипова Айсылу Фаритовна |
| Год основания учреждения: | 1987 |
| У нас учатся: | 83 |
| У нас учат: | 9 |
МБДОУ Муслюмовский детский сад общеразвивающего вида «Ляйсан» Муслюмовского муниципального района РТ - новости
Страницы: << 111 112 113 ( 114 ) 115 116 117 118 119 120 >>
-
Тирә- юнь белән танышу 13.06.2018

Мөслим "Ләйсән" балалар бакчасының беренче кечкенәләр төркем балалары мәйданчыкта тирә- юнь белән таныштылар.
-
Җәйге матур көннәр 09.06.2018

Мөслим "Ләйсән" балалар бакчасының уртанчылар төркеме җәйге матур. кояшлы көннәрне саф һавада уйнарга яраталар. Менә бүген дә алар асфальтка мел белән рәсемнәр ясадылар һәм төрле кызыклы уеннар уйнадылар күңел ачтылар.
-
Нәни эзләнүчеләр 08.06.2018

Мөслим "Ләйсән" балалар бакчасының зурлар төркеме балалары суны чистартуның төрле алымнары белән танышты,тәҗрибәләр үткәрделәр.
-
Без яратканнар уеннар. 07.06.2018

Мөслим "Ләйсән" балалар бакчасының икенче кечкенәләр төркеменең балалары сюжетлы рольле уеннарны бик теләп уйнарга яраталар.Шундый уеннарның берсе "Кибет" уены. Уен барышында балалар бер- берсе белән аралашырга, предметларның исемнәрен дөрес итеп атарга өйрәнәләр.
-
Район Сабантуена әзерлек. 06.06.2018

Мөслим "Ләйсән" балалар бакчасы хезмәткәрләре даими рәвештә районыбызда барган төзекләндерү эшләрендә бик актив катнаша. Бүгендә Сабантуйга әзерлек максатыннан оештырылган өмәдә "Ләйсән" коллективы кызлары сынатмыйлар, тырышып үз хезмәтләрен куялар.
-
Күңелле стартлар! 05.06.2018

Буген Мөслим "Ләйсән" балалар бакчасында уртанчылар төркемендә күңелле стартлар булып узды.Балалар төрле ярышларда көч сынашты,үзләрен физик яктан нык булуларын күрсәттеләр.
-
«ЛЕГО – кирәкле уен!» 04.06.2018
LEGO конструкторы— дөньяда иң танылган уенчыкларның берсе, күпчелек кечкенә малайлар һәм кызларның хыялы. ЛЕГО барлык үстерешле уенчыклар кебек, беренче чиратта, өйрәтә, балаларны игътибарлыкка һәм тырышлыкка өйрәтә, вак кул моторикасын һәм фикерләүен үстерә.ЛЕГО конструкторлары ярдәмендә Мөслим "Ләйсән" балалар бакчасының беренче кечкенәләр төркеме нәниләре яңа, оригиналь төзелеш ясарга өйрәнә, фикер йөртә, мөстәкыйль һәм җаваплыга әверелә, әгәр дә аларның авырлыклары чыкса, тәрбиячеләр һәрвакыт аларга ярдәмгә килә. -
Балалар яклау көне. 01.06.2018

1 июнь көнне "Ләйсән" балалар бакчасында "Балалар яклау көненә багышланган бик матур чара булып узды. Бәйрәмдә балалар җырладылар,биеделәр төрле ярышларда катнаштылар.
-
Чыгарылыш кичәсе - 2018! 29.05.2018

«Ләйсән» балалар бачкчасында чыгарылыш кичәсе узды, мәктәпкә әзерлек төркем балалары бакчабыз белән хушлаштылар. Бу бик матур һәм тантаналы бәйрәм балаларның, ата-аналарның хәтерендә матур мизгелләр калдырды.
В детском саду «Ляйсан» состоялся выпускной бал, на котором дети подготовительной группы попрощались с детским садом. Это очень красивый и торжественный праздник оставил в памяти детей и родителей много красивых воспоминаний.
-
«Бөҗәкләр дөньясы» 28.05.2018

Көнсаен, елның җылы вакытында, "Ләйсән" балалар бакчасының беренче кечкенәләр төркем сабыйлары, бакча участогында «йөри» торган бөҗәкләрне күзәтәләр. Төрле бөҗәкләрне күзләп, балалар аларның төрләре, яшәү рәвеше, гадәтләре, тукланулары белән танышалар, шулай ук бөҗәкләрне бер-берсе белән чагыштыралар.
Тәрбиячеләр бөҗәкләр дөньясының матурлыгын һәм үзенчәлеген ачып, балалар бу матурлыкка сокланырга һәм сакларга өйрәнерләр!
Ежедневно, малыши первой младшей группы детского сада "Ляйсан" в теплое время года, наблюдают за насекомыми, которые «посещают» участок в детском саду. Рассматривая разных насекомых, дети знакомятся с общим видом, образом жизни, узнают их привычки, чем питаются, как защищаются, а также сравнивают насекомых друг с другом.
Воспитатели глубоко убеждены, что раскрывая красоту и уникальность разнообразного мира насекомых, дети научатся любоваться, восхищаться и беречь эту красоту!








